Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ: ЯТИМГӘ ДӘ ЯЗ КИЛӘ

«Казан утлары» журналы яңа төрле кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Чираттагысы- Зөлфәт Хәкимнең "Ятимгә дә яз килә" повесте. Әлеге сериядән тагын бер китап- Кәрим Караның "Җиләкле алан" китабы да яңа гына табадан төште. Кесә китаплары "Актаныш таңнары" газетасы редакциясендә сатуда да бар.

Зөлфәт Хәкимнең "Ятимгә дә яз килә" повестенда Рахман исемле кечкенә малай әнисеннән, туган җиреннән, кавеменнән аерылып адашып кала. Хәтерендә – бары тик әнисенең җыры.

Еллар узгач, ана җыры, моңы аңа кадерле кешеләрен табарга ярдәм итәрме? Китапны укып чыгып, шул сорауга җавап табарсыз. Ә хәзергә повестьтан өзек тәкъдим итәбез.

Беркөнне детдомда башкалар өчен гап-гади, әмма Рахманның күңелен җилкеткән һәм алга таба язмышын үзгәртәчәк зур вакыйга булды.

Китапханәгә олы яшьтәге апа эшкә урнашты. «Тётя Фая» дип балаларга тәкъдир ителгән бу апа киеме, төс-кыяфәте, килеш-килбәте белән детдом хезмәткәрләренә бөтенләй охшамаган иде. Чәчләренә бераз чал кергән илле-алтмыш яшьләрдәге ягымлы апа Татарстанның Актаныш районыннан килгән һәм чын исеме Фәйрүзә иде. Белоярскига аны панельле йортлар төзү комбинаты директорының урынбасары булып эшләүче улы Идрис алып килгәне беленде. Озак еллар мәктәптә тарих һәм география укытып, лаеклы ялга чыккан бу якты йөзле апа, монда килгәч, эшсез утыра алмаганлыктан, шушы детдомга эшкә урнашты – яшь китапханәче декрет ялына китеп барган иде.

Фәйрүзә апа совет чорында белем алган һәм чын мәгънәсендә шул чор педагогы – һич кенә дә эшсез тормый, китапханәдән чыгып, балалар белән аралаша, тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибә, җыештыручы хатынга ярдәм итә иде.

Бер тапкыр, китапханәгә шактый озак беркем дә аяк басмагач, ул залга чыгып, тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибәргә тотынды. Бу вакытта балалар тәбәнәк өстәлләрдә рәсем ясап утыралар иде. Фәйрүзә, туган якларын сагыныптыр инде, борын төбенә генә җырлап йөрде.

Идел бит ул, Идел бит ул,

Идел бит ул, киң бит ул;

Томанлы көн, караңгы төн –

Без аерылган көн бит ул.

Балалар, таныш түгел телдә тонык кына ишетелгән җырга илтифатсыз калып, үз эшләре белән мәшгуль булдылар. Китапханәче апа рус милләтеннән түгел икән – моның нәрсәсенә гаҗәпләнәсең?

Бер Рахман гына ясый башлаган рәсемен ташлап, Фәйрүзә апасы янына килеп басты. Фәйрүзә апа аңа елмаеп карап алды да, җырлый-җырлый гөлләргә су сибүен дәвам итте. Икенче тәрәзә төбендәге гөлләргә күчкәндә Рахман аңа иярде. Малайның җырны йотлыгып тыңлавын күреп, китапханәче апа эшеннән туктады һәм малайның башыннан сыйпады:

– Как тебя зовут?

– Роман, – диде Рахман, чак кына ишетелерлек итеп.

– Әй, бала, бала, – дип куйды апа татарча.

Рахманның тәне буйлап җылы дулкын йөгереп үтте. Аның йөзе кинәт яктырып китте:

– Бала, – дип кабатлады ул. – Бала...

Фәйрүзә бу ятимнең җырны үтә җитди кыяфәт белән сокланып тыңлавыннан гаҗәпкә калган иде, ә хәзер инде «бала» сүзен аның артыннан кат-кат кабатлап текәлеп карап торуын күреп аптырап китте.

– Ты откуда? – диде ул, ягымлы итеп.

Рахман дәшмәде.

– Откуда тебя привезли?

– Не знаю.

– Родители есть?

– Мама, – дип пышылдады малай.

– Где она?

– Не знаю.

– Тебе песня понравилась?

– Да.

– И тәтием, – диде апа, күз яшьләрен көчкә тыеп.

– Тәтием... – дип елмайды Рахман.

Фәйрүзә күз яшьләрен күрсәтмәс өчен тизрәк китапханәгә китте. Ә Рахман аңа иярде. Һәм шуннан соң көн саен диярлек, мөмкинлек булганда, Рахман «тётя Фая»га күренергә тырышты. Китапханәгә иң еш керүче ул иде хәзер. Ә инде Фәйрүзә үзе чыгып, башка берәр эшкә тотынса, Рахман гел аның тирәсендә бөтерелде. Монда ниндидер хикмәт бар дип уйлый башлады Фәйрүзә. Борын төбенә генә мырлап җырлавын Рахман килеп дикъкать белән тыңлап тора, татар сүзе ишетелсә, малайның йөзе яктырып китә. Күренә, малай аның татарча җырлавына, әйткән сүзләренә битараф түгел, аңламаса да, бирелеп тыңлый. Тагын җырлавын, тагын татар сүзләрен әйтүен тели һәм үзе дә ул сүзләрне кинәнеп, кат-кат кабатлый. «Әллә соң Рахманның бу җырларны, татар сүзләрен кайчандыр ишеткәне булды микән? – дип уйлый башлады Фәйрүзә. – Әллә чынлап та бу балага якын микән татар теле, татар җыры? Төс-биткә дә татар малаена охшаган бит...»

Беркөнне Фәйрүзә апа аны алдына утыртып, үзе турында сөйләде. Шунда Рахман аның «тётя Фая» түгел, Фәйрүзә апа икәнен белде. Аның Татарстанның Актаныш дигән җиреннән, милләте буенча татар икәнен кызыксынып тыңлады. Туган ягын ничек сагынуын, монда улы, оныгы янында рәхәт булса да, күңеленең туган җиренә сусавын һәм озакламый кире Актанышка кайтып китәргә хыяллануын сөйләгәндә, Фәйрүзә апаның гына түгел, Рахманның да күңеле тулды.

– Син үзең дә татарга охшагансың, – диде ул, малайны кочагына алып. – Татар баласыдыр син, мөгаен.

Һәм моңа көннән-көн ныграк ышана башлады ул. Шушы уйлар белән Фәйрүзә малайны детдом җитәкчеләре рөхсәте белән үзләренә алып кайтып йөри башлады. Алар яхшы йортта, дүрт бүлмәле затлы фатирда яшиләр иде. Фәйрүзәнең улы Идрис 1988 елда КИСИны тәмамлаганнан соң, монда юллама белән килгән иде. Шул ук юл белән монда эләккән Уфа кызы Дания белән танышып, күп тә үтми өйләнештеләр, гаилә кордылар. Идрис эре панельле йортлар төзү комбинатында генераль директор урынбасары, ә Дания зур цехларның берсендә баш бухгалтер иде.

Рахманнан бер яшькә кечерәк, чытлык һәм гел чәчрәп торучы кызлары Гөлия детдом малаен шатланып каршы алды. Аңа бераз кыргыйрак һәм шул ук вакытта матур кыяфәтле малайның гаиләләренә килүе кызык иде.

Беркөнне Фәйрүзә директордан рөхсәт алып, Рахманның детдомга урнаштырылганда тутырылган кәгазьләрен карап утырды. Шунда артына «Рахман» дип язылган фоторәсемне тапты һәм, беркемгә әйтмичә-күрсәтмичә генә, аны үзенә алды. Нишләп Рахман атлы малайны Роман дип яздырдыгыз, дип сорамакчы иде, әмма кире уйлады, кызыксынмаска булды.

Кич белән (ул көнне Рахман аларда түгел иде) Фәйрүзә өйдәгеләргә фоторәсемне күрсәтте.

– Бу бит Казан! – диде Идрис, гаҗәпкә калып. – Казанда төшерелгән фото. Филармония яны бугай. Менә янәшәдәге бу бина театр училищесына охшаган.

– Дөрес сизгән икән күңелем, үзебезнеке икән балакай, – дип елмайды Фәйрүзә.

Барысы да бер фикергә килделәр: Рахман – татар малае һәм әти-әнисе, һич югы берәрсе, йә музыкант, йә җырчы булгандыр.

Фәйрүзә кичке аш вакытында Рахманны уллыкка алырга тәкъдим ясады, әмма килене Дания каршы төште.

Әлеге китап редакциядә сатуда бар.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев