Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Зәйдә "Тәртип" радиосы сөйли башлады

«Татмедиа» АҖ филиалының «Зәй-информ» агентлыгы 88,0 FM ешлыгында уникаль контент белән татар телендә радио эшләтеп җибәрде.

"Тәртип" - татар милли мәдәниятенең чын кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән уникаль контент булган радио. Аның төп бурычларының берсе-үткән һәм бүгенге арасындагы элемтәләрне саклап калу. Эфирда тәүлек буе ретро-җырлар, алтын хитлар, классик әсәрләр, шулай ук сыйфатлы заманча музыка яңгырый. "Тәртип" радиосы үз тапшыруларында әхлак, тәрбия, рухи кыйммәтләрне алга куя. Мәдәният, сәнгать, тарих, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар!
Зәйдә "Тәртип" радиосында җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлаулар яңгыраячак.
Зәй шәһәре һәм районы яңалыклары белән танышырга, татар музыкасын, мәгърифәтчелек программаларын, шәһәр һәм район яңалыкларын тыңларга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев