Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Әҗәкүлдә оста шахматчы Илгизәр Могътазиров исемендәге VII ачык шахмат турниры узды

Ул Халыкара шахматчылар көненә дә багышланган иде.

Зирәкләр һәм тапкырлар уенын үз итүчеләр һәм яратучылар шактый күп җыелган. Үзе исән булса Илгизәр абый бик сөенер иде, чөнки үзе ул — бик көчле шахматчы, көчле рухлы шәхес булган, диләр... 

Спорт чарасында Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, Актанышбаш җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Гадел Маликов, киң танылу алган «БлагоДарение» хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салихов һәм Могътазировлар гаиләсе, якыннары да катнашты. Алар барлык шахматчыларны, җанатарларны ихлас сәламләделәр, турнирның әһәмиятен билгеләделәр һәм мәрхүм шахматчы Илгизәр абыйга карата булган иксез-чиксез ихтирамнары, якты хатирәләре хакында белдерделәр.

Ел саен бик уңышлы итеп гамәлгә ашырыла торган әлеге истәлекле турнирда нәни шахматчылар, өлкән гроссмейстерлар да күренде. Һава торышы да елмайган кебек тоелды.

Чара бик матур үтте, җиңүчеләр лаеклы рәвештә бүләкләнде. Ахырдан күмәкләшеп фотога төшелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев