Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

«Актаныш авазы» телевидениесе «Бәхетле балачак» тапшыруын ачты

Урындагы телевидение төрле яшьтәге якташларыбыз категорияләренә туры килешле тапшырулары һәм сюжетлары белән тамашачы күңелен яулаган массакүләм мәгълүмат чарасы. Һәрчак иҗади эзләнүдә булган, бердәм коллектив бүген дә менә бик күркәм «Бәхетле балачак» тапшыруына старт бирде. Хәерле сәгатьтә, башлангыч уңышлы булсын, коллегалар!

                            Тулысынча бу хакта хәбәрдар булыр өчен без "Актаныш-информ" баш-мөхәррир-җитәкчесенең телевидение юнәлеше буенча урынбасары Регина Сәлаховага мөрәҗәгать иттек.
"Бәхетле балачак" тапшыруы - сәләтле балалар өчен, аларның җыр-моңга, нәфис сүз осталыгына талантларын даими рәвештә зәңгәр экраннар аша күрсәтү, үстерү өчен гамәлгә куела.
Шунысы да игътибарга лаек, бала-чага үзләрен камералар, пулика алдында тотырга өйрәнә, сәләтләре тулысынча ачыла. Тәүге съёмкалар студиядә узды.
"Бәхетле балачак" чын-чын балаларыбызга бәхетле минутлар бүләк итсен, тапшыру озын гомерле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев