Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

«Актаныш-информ»да кунакта- актив укучыларыбыз

«Актаныш-информ» сайтының уникаль караучылар саны 3500дән артып китте. Сайтка керүчеләрнең географиясен карасак, анда районыбыз, республикабызда гына яшәүчеләрдән тыш, Россиянең бездән бик ерак төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне күрергә була. Безнең сайтыбызның максаты- вакытында һәм дөрес информация җиткерү.

                     Укучыларыбыз санын арттыруда сайтыбызда оештырылган конкурс-бәйгеләр дә ярдәм итә. Чираттагы конкурс декабрь аенда игълан ителде. "Яшел чыршым, басып торчы өйнең түрендә" дип аталды ул. Җиңүчеләрне лайклар саныннан чыгып билгеләдек.

              Иң күп тавыш җыючылар арасында Пучы авылында яшәүче нәни Альмир Галиев та бар иде. Альмир бүләген алырга әнисе Альбина һәм әтисе белән бергә килделәр. Альбина ханым "Актаныш-информ"ның якын дусты. Алдагы бәйгеләрдә дә ул актив катнашкан иде. Киләчәктә дә әлеге гаиләгә балаларына туган телнең тәмен, ямен төшендереп, тәртипле балалар үстерүләрен теләп калабыз. 

                50 елга якын педагогик стажга ия Иске Кормаш балалар бакчасы мөдире Рәмзия Латыйпова  җиңүче Хәят Мәрданованың бүләген үзе алып кайтып тапшырды.

Әлеге бәйгедә катнашу, әлбәттә, ата-аналарның инициативасы, тырышлыгы. Хәяткә ул зур өметләр баглый, "Әле бакчага күптән түгел йөри башласа да, коллективка тиз ияләште, тәрбиячеләр өйрәткәнне бик тиз үзләштерә, актив, сәләтле бала", дип билгеләп үтте.

             Өлкән педагог үз чиратында безнең "Актаныш-информ" коллективына зур рәхмәтләрен җиткерде. Һәрвакыт районыбыз  яңалыклары белән "Актаныш-информ" аша  танышып баруын әйтте. "Үземне белә-белгәннән башлап өебезгә "Актаныш таңнары" газетасы килә, бакчадагы 4 хезмәткәр дә район газетасына языла", дип коллективка уңышлар теләде.  

            Башка катнашучыларыбызны да без нәүмиз калдырмадык, электрон вариантта катнашучы сертификатлары әзерләдек. Аны сез "Актаныш-информ" социаль челтәрендәге битебезгә хат язып ала аласыз. 

           Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган чираттагы бәйгебезгә менә шушы сылтама аша катнаша аласыз. Сездән яңа иҗади эшләр көтеп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев