Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

«Актаныш-информ»ның 2022 елда иң күп комментарий җыйган посты белән танышыгыз

«Актаныш-информ» район, республика вакыйгаларын бик тиз һәм объектив яктыртучы мәгълүмат челтәре.

                      Актаныш җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, Татарстан, Республика төбәкләрендә дә даими укучыларыбыз көннән-көн арта. Безнең матбугат чараларында дусларыбыз үз фикерләрен белдерәләр, уй-хисләре белән уртаклашалар. "Актаныш-информ"ның ВКонтакте социаль челтәре шундый актив мәйданчыкларның берсе. 2022 елда "Актаныш-информ"да иң күп игътибарны җәлеп иткән язманы билгеләдек.  

            Район башлыгы Ленар Зарипов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллинның мобилизацияләнгән якташларыбызга күрсәткән ярдәме турындагы хәбәр бик күп комментарийлар һәм лайклар җыйды. Халкыбыз игелекле безнең, башкаларга ярдәм итү, авыр чакта терәк була белү сыйфатлары күңел кылларын тибрәтми калмый. Шуңа да әлеге постыбыз укучыларыбызның күпсанлы кайтавазларына лаек булды. 

Район башлыгы Ленар Зарипов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Танк училищесының палаткалы шәһәрчегендә хәрби әзерлек узган райондашларыбыз белән очрашып, һәрберсенә беренчел кирәк-яраклар тутырылган тактик рюкзаклар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев