Бүген Актаныш- «Созвездие- Йолдызлык» күге!
Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык- 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабы башланды. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажында, ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә уза.
Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына һәм «Созвездие-Йолдызлык»ның 25 еллыгына багышлана.
Фестивальне «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җырлы-биюле композициясе ачып җибәрде.
Яшь артистларыбызны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов,
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры Дмитрий Туманов
сәламләп уңышлар теләде.
Актанышның данлыклы Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Йолдызлык»ның зона этабында Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә районнарының яшь талантлары чыгыш ясый.
Фестивальнең беренче көне Актаныш һәм Мөслим районнары чыгышларын карауга багышлана. Мәдәният сараеның фойесында зур экранда сәхнәдәге концерт номерларын карарга мөмкин.
Икенче көнне Әгерҗе һәм Минзәлә районнары килеп кушыла. Жюри тарафыннан иң-иң дип сайлап алынган номерлардан төзелгән Гала- концерт 14 мартта 17:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм концертына рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев