Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Без кабызган утлар якты янар хезмәт илендә: Алдынгылар җыеныннан безнең репортаж

Бүген районыбызның төрле һөнәр ияләре «Алдынгылар слеты»нда мактауларга һәм хөрмәтләүләргә лаек булдылар.

                 Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов "Алдынгылар слеты"на чакырылган хезмәт ияләренә изге теләкләрен ирештерер алдыннан Актаныш туфрагында туып-үсеп, шушында безнең арада хезмәт куйган, хәзерге вакытта өлешчә хәрби операциядә нацизм тарафдарларына каршы көрәшүче егетләребезнең батырлыгы турында телгә алды, аларның исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуын теләде.

Райондашларыбыз батырларны онытмый- йон оеклар бәйләүче апа-әбиләр, төрлечә ярдәм оештыручы волонтер-кызларга, башка мәрхәмәтлеләргә Ленар Рафак улы олы рәхмәтен җиткерде. Әнә шундый игелекле кешеләр ярдәме белән операциядә катнашучыларга УАЗ автомобиле җибәрелде. Татарстан Республикасы Инкассация идарәсе башлыгы, Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе, якташыбыз Вәсим Вахитов булышлыгында 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне алдыннан тагын бер автомашина- "УАЗ- ПАТРИОТ"ны да батырларыбыз кулына илтеп тапшыру планлаштырыла.

Менә шундый курку белмәс авылдашларыбыз, райондашларыбыз тыныч тормышта да тырыш, фидакарь хезмәтләрен куя. Комбайнчылар, остаханәдә эшләүчеләр, инженерлар, терлекчеләр, үзмәшгульләр, фермерлар- сәхнә тутырып тезелеп баскан ир-егетләребез арысландай көчлеләр, илебезне икмәк белән, ризык белән тәэмин итүчеләр, туендыручылар. 

        Актанышлыларны Алдынгылар бәйрәме белән котларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фаттахов   килгән иде. Җитәкчеләр райондашларыбызга  хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

Аерым һөнәр ияләре арасында 2022 нче елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 32 хезмәт алдынгысы «Үз һөнәренең остасы» исеменә, акчалата премиягә, статуэткага ия булды. Әлеге мактаулыларның фоторәсемнәре районыбызның Почет тактасына куелачак. 

               Алдынгылар җыенына мәртәбәле кунак- Татарстан Республикасы Инкассация идарәсе башлыгы, Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе, якташыбыз Вәсим Вахитов та бүләкләр белән кайткан иде. Ул үз чыгышында райондашларыбызны бердәмлеккә чакырды, яңа Актаныш авылының төзелү тарихына күз салып, аерым алганда һөнәри училищеның аякка басуы, ел саен биш районнан килгән 1200 студентка һөнәри белгечлек бирелүен искә алды.

             Алдынгылар җыенының сәхнә түренә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре- игенче -механизаторлар, терлекчеләр, савымчылар быел күпләп күтәрелде. Аларга дипломнар, акчалата бүләкләр бирелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәева аларга "Сезнең һәммәгез алдында да башымны иям", дип ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтте.

             Район Советы белән килешүне үтәп, районыбызның социаль- икътисади үсешен тәэмин итү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча нәтиҗәле эшләгән авыл җирлеге башлыкларына; хуҗалыклар арасында барган ярышта югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыкларга; агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтү, сәнәгать предприятиеләре, халыкка хезмәт күрсәтүче, төзелеш оешмалары арасында конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы оешмаларга; транспорт, хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре арасындагы алдынгы урын ияләре белән бергә мәгариф,

медицина һәм башка учреждениеләргә дә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.  Тантана барышында хөрмәтле ветераннарыбызга да, яшь белгечләребезгә дә игътибар зурдан булды.

             Алдынгылар җыенын районыбызның сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән чыгышлар белән үрелеп барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев