Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Безнекеләр җиңүгә лаек: Райондашларыбыз Әскәровлар өчен тавыш бирик!

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы игълан иткән «Ә безнең ишек алдында» бәйгесендә райондашларыбыз да катнашты. Тавыш бирү 18 гыйнварга кадәр озынайтылды. Әйдәгез, тагын бер талпынып алыйк, райондашларыбыз өчен тавыш бирик!

               Татарстан шәһәрләре һәм авылларындагы  ишегалларын бизәү буенча игълан ителгән "Ә безнең ишек алдында..." конкурсының муниципаль этабында Иске Кормаштан Тәрҗимә һәм Данияр Әскәровлар җиңеп чыкты һәм республикакүләм этапта катнашу хокукы алган иде.

            Әскәровлар республиканың төрле шәһәр-районары конкурсантлары белән ярыша. Бәйгедә иң күп тавыш җыйган өч гаилә җиңүче булачак.

         Иске Кормаш урамын ямьләп кар сыннары, боз скульптуралары ясап авылдашларына Яңа ел рухын бүләк иткән  Тәрҗимә һәм Данияр Әскәровлар республикакүләм җиңүгә бик тә лаек.

"Татар-информ" сайтына әлеге сылтама буенча кереп 25 нче сан белән билгеләнгән райондашларыбыз өчен тавыш бирик.

            Актанышлылар, әйдәгез, һәрвакыттагыча бердәм һәм бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

62

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев