Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Районкүләм футбол чемпионаты җиңүчеләре билгеләнде

Сөенеп туялмаслык күренеш: районыбызда барлык спорт төрләре буенча да үсеш чоры, яңадан-яңа уңышлар яулана, объектлар сафка баса.

Бүген Актанышның Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда авыл җирлекләре арасында футбол ярышлары тәмамланды. Әйткәндәй, бу чемпионат бездә традицион рәвештә үтә. 

 

Стадион шау-гөр килеп торды, җанатарлар да бихисап иде. Футболчыларыбызга көч-куәт өстәп торды алар. Кызу уен барды.

 

Җинңүчеләрне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хөрмәтләде. Ул үзенең тәбрикләү чыгышында сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген, спорт ярышларының әһәмиятлеген ассызыклады.

 

Районкүләм җирлекләр арасында уздырылган футбол чемпионатының 2023нче ел чемпионы булып Түке командасы танылды.

Ә менә 2нче пьедесталга Актаныш командасы күтәрелде.

Ә исә 3 призлы урынга Пучы һәм Такталачык җирлекләре командалары уйнады. Пучылылар ныграк әзерлекле булды.

Җирлек башлыкларын һәм командаларны чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев