Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Татар токымлы атларда Казаннан Алтайга юл тотучылар Әнәктә булды

Бу чабыш татар токымлы атларны популярлаштыру максатыннан гамәлгә ашырыла икән.

Бу легендар атлар һәм җайдаклар Казаннан нишләп Актаныш төбәгенә барып чыкты, дисезме?!

24 июльдә Казан ипподромыннан татар токымлы атларда Алтайга кадәр атка атланып бару чабышына старт бирелгән иде. Бүген җайдаклар бу данлыклы токымнан булган атлар белән Актаныш төбәгенә килде. Мосафирларны милли гореф-гадәтләребез буенча татлы-баллы чәк-чәк һәм күмәч белән мәдәният әһелләре, район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек каршылады. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кунакларны ихлас сәламләде:

— Республикабыз хөкүмәте, сез — егетләр, зур эшкә тотынгансыз! Үзебезнең халкыбызның — үз күрке булган атларының данын күтәрәсез, халыкка күрсәтәсез!


Сезгә уңышлар телибез, үзегез сау-сәламәт булыгыз, атларыгыз исән-сау булсын!!! Матур итеп урап кайтырга, татар халкының горурлыгы булган татар токымлы атларын, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, тел байлыгын данлап кайтырга язсын!

Әйтергә кирәк, татар токымлы атларда чабыш беренче тапкыр Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Аның максаты — 2019 елның 6 февралендә патент алынган татар токымлы атларны популярлаштыру булып тора. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе, «Татарстан — Алтай» исеме астында узган ат чабышы өчен җаваплы зат Айрат Хәбибуллин «Актанныш-информ» журналистларына биргән интервьюсында болай диде:

— Юлда 38 көн үткәрәчәкбез. Август ахырына гына Алтай Республикасының Маймы районында «Алтай — Евразия йөрәге» дигән истәлекле билге янында финишка барып җитәргә ниятлибез. 

— Казаннан кичә 14.00 сәгатьтә старт алган идек. Командабызда барлыгы 9 кеше, аларның 4 жокей(өчесе Теләче районыннан һәм берсе Балтаси якларыннан). Алабугадан ветеринарыбыз бар, ул безне озатып бара, 3 шофёрыбыз һәм 1 озата баручы. Барлыгы 6 ат бара. Аларның 4 Лениногорск ягыннан, икесе — Теләче ягыннан. 
Алда әле 9 регионда безнең тукталыш булачак, 56 җирлектә каршы алачаклар. Алда безне 3100 чакрым юл көтә... Финиш 30 августта көтелә. ТР көнендә телибез әлеге истәлекле вакыйганы оештырырга. Атлар бик алҗамый. Алда — Башкортостан, иртәгә анда тукталлабыз. Аннан соң Пермь өлкәсе.

Бу атлар нинди сыйфатлары белән башка токымлылардан аерылып торалар, Айрат Гарәпшинович?

— Алар бик гади, аларны ашату мәсьәләсендә дә, тукландырганда бик җайлы. Талымсызлар. Татарстанда татар токымлы атларны 8 хуҗалыкта үрчетәләр. Тагы да бихисап районнардагы хуҗалыклар бу эшкә керешергә җыеналар.

Ә юлда атларны ниләр белән тукландырасыз?

— Безнең запаста үзебез белән печән, ашлык бар. Шулай ук тукталышлар вакытында авылларда — җирле халык, хуҗалыклар өстәп, тулыландырып җибәрә запасларны. 

Команда вәкилләре дә, татар атлары да тукталышлар вакытында ял итәләр. Районыбызның иң гүзәл почмагында Әнәк авылында беренче Президентыбыз, абруйлы якташыбыз, Минтимер Шәрип улының әтисенең исеме белән аталган «Шәрип Шәймиев музей-йорты», урындагы парк һәм тирә-яктагы матурлык белән хозурланулары һәм сокланулары хакында мәртәбәле команда — кунакларыбыз ихластан фикерләрен уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев