Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш авыл җыеныннан: Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак

Районыбызның авыл җирлекләрендә халык җыеннары тәмамлануга таба. Һәр җирлекнең хуҗасы гражданнар каршында 2022 елга йомгак ясап, башкарылган эшләргә хисап тотты.

          10 324 кеше яшәгән Актаныш авылы гражданнары җыены Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашында "Яшьлек" яшьләр үзәгендә узды.

             Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин үз чыгышын хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгәннәргә, аларның гаиләләренә күрсәтелүче ярдәмнәрнең оештырылышы турында сөйләүдән башлады.

Районнан мобилизацияләнүчеләр саны 103, Актанышның үзеннән 31 авылдашыбыз махсус операциядә катнаша. Авыл җирлеге җитәкчелеге көче белән 14 гаиләгә утын кайтарылган. "Бер генә мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмыйбыз", диде Илнур Хуҗин.

                 Халыкның күпчелеген ир-атлар тәшкил итә, көчле затларның саны 5287, калган 5061-е хатын-кызлар. Эш һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 60: 39 хатын-кыз һәм 21 ир-ат үзенә туры килгән эшне көтә. Шәхси хуҗалыклар саны 2936, 74 күпфатирлы йортта 1698 фатир исәпләнә. Җирлектә яшәүчеләрнең уртача яше 46, 1 яшь. 

            2022 елда җирлектә 62 сабый туган, 88 кеше бакыйлыкка күчкән- демографик халәт район үзәгендә дә үсешкә таба түгел. 

           Илнур Таһир улы халыкның тәртип-әхлагын уңай якка үзгәртү кирәклеген алга куя- хисап чыгышында, башка еллардан аермалы буларак, социаль яктан куркыныч гаиләләр, аларда тәрбияләнүче балалар белән эшчәнлеккә зур игътибар бирелде. Янгыннардан саклану өчен автоном янгын сүндерү җайланмаларын һәр йортка куярга кирәклегенә басым ясалды.

Гомумән, җитәкченең чыгышы Актаныш авылының һәрьяклап тормышын ачык чагылдырды. Эшчәнлек зур экранда фотосурәтләр белән исбатлап күрсәтелеп торды. Әлбәттә, төзелешләр, чиста су белән тәэмин ителеш, ишегалларын тәртипләү һәм башка хезмәтләр республика, федераль программалар ярдәмендә тормышка ашырыла.

Актанышка саллы инвестицияләрне юллап алып кайтуда район җитәкчелегенең тырышлыгын, хезмәтен лаеклы бәяләргә кирәк. 2023 елда да Актаныш бер урында гына тормаячак- 12 урамга каты өслек түшәү, Иске Идел ярларын төзекләндерү, 57 бистәгә су үткәрү, урамнарны яңа утлар белән яктырту, ябык футбол манежы төзү, күпфатирлы йортларны төзекләндерү кебек колачлы эшләр белән беррәттән Тынычлык проспектында һәм Төзүчеләр урамында 24 күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла. 

            Илнур Хуҗин халыктан җыелган үзара салым акчаларының дәүләттән дүрткә арттырылып кайтканнан соң 25 млн 136 мең 250 сум булуын, әлеге суммага башкарылган бик күп эшләрне санап үтте. Быел да узган елдагы кебек үк актив булып, үзара салым акчаларын тапшыруның мөһимлеге турында сөйләде.

Аскы Актанышта яшәүче Юлия апа Әхмәтова җитәкченең сүзләрен куәтләп, "Үзара салым акчасының күләме әллә ни зур түгел, айга 60 сум гына чыга. Ләкин шуны түләмәүчеләрнең күбесе парлы кешеләр, җитеш тормышта яшиләр. Ни  өчен үзара салымны бар халык та тигез түләми?" дип борчуын җиткерде. 

          Күңелләрен тырнап торган сорауларны җыенда катнашучылар бер-бер артлы җитәкчеләргә юллады. Аларның һәммәсе җаваплы затлар тарафыннан игътибар белән тыңланды, кайберләренә шунда ук җавап бирелде, калганнарын ситуацияне яхшылап өйрәнеп хәл итәчәкләр.

        Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин халыкны республиканың казанышлары,

  ТР Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштырды. Актаныш районының республикада тоткан урынын югары бәяләде- "Сез татар телен, татар милли гореф-гадәтләрен саклаучылар", дип билгеләп үтте. Шулай ук мобилизациияләнгәннәр буенча республикага бернинди шикаятьләр килмәвен әйтте, бу да актанышлыларның бердәм булып яшәвен, эшләвен күрсәтә. 

           Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районның 2022 елдагы социаль-икътисадый үсеше хакында сөйләде. Сәламәтлек саклау юнәлешендәге күрсәткечләр белән таныштырганда, үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазировка халыкка медосмотр, диспансеризация үткәргәндә җиңел карамаска кушты.

Актанышта төзелгән, яңартылган объектларны кадерләп сакларга, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотарга, балаларга, яшь буынга да өйрәтергә кирәклеген ассызыклады. Мәңгелек йортлар- зираттагы тәртипләрне дә белеп тору фарыз.  Ленар Рафак улы актанышлыларны  матур итеп яшәргә, үзара сүз йөртмичә тормыш итәргә чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев