Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш районы җитәкчелеге махсус хәрби операциядәге егетләрнең әти-әниләре белән очрашты

Тиздән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә унберенче гуманитар ярдәм җибәреләчәк.

Бүген волонтерлар, сугышчыларыбызның якыннары, әти-әниләре, туганнары бар көчләренә кирәк-яраклар туплау белән мәшгуль. Билгеле киң җәмәгатьчелек тә бу изге эштән читтә калмый. Маскировка челтәрләре, өй токмачлары, коры паеклар, блиндаж шәмнәре әзерләүгә авыл җирлекләрендә мәктәпләр, китапханәләр тиз арада кушылды. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм кулы суза. Махсус хәрби операциянең шомлы болыт дулкыны барыбызның да күңеленә үтеп керде. Бигрәк тә якыннары МХОдә булганнарның гаиләләренә авыр. Кайберләренең кайгылары аеруча зур- илебез мәнфәгатьләрен кайгыртып егермедән артык райондашыбыз батырларча һәлак булды. Яраланып госпитальләрдә дәваланучылары да арта бара.

Менә шушы гаиләләр район җитәкчелегенең һәрвакыт күз уңында. Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә район башлыгы Ленар Зарипов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аларның урынбасарлары белән  МХОдәге егетләрнең әти-әниләре, хатыннары белән очрашты.

Очрашуга МХОдә яраланып, хәзерге вакытта өйдә дәвалану курсы узучы Нияз Нургалиев та үзенең улы, хатыны белән килгән иде. Нияз мондый күзгә-күз карап сөйләшүләрнең әти-әниләргә кирәк булуын ассызыклады.

- Без Актаныш халкы җибәргән ярдәмне көтеп ала идек. Мин үзем тугыз тапкырына эләктем. Әти-әниемә утын кайтардылар. Медицина ярдәме күрсәттеләр. Бик зур рәхмәт анысына. 

Сезгә МХОдә иң кирәге нәрсә?

-Безгә кирәк әйбер күп. Әмма иң кирәкләре кыйммәт. Алар- коптер, төнге прицеллар, маскировка сеткалары. Бик аз данәдә булса да ул безгә олы ярдәм булыр иде,- ди Нияз.

Ленар Рафак улы сугышчы райондашларыбызның һәрберсе белән күрешеп, хәлләрен сорап чыкты. Соңыннан әти-әниләргә батыр уллар үстергән өчен рәхмәт белдерде. Гуманимтар ярдәм әзерләү, сборлар вакытында килеп туган проблемалар МХО җиле тигән һәр гаилә өчен иң авыры. Әлеге темага җитәкчеләр дә, залдагы халык та уңай чишелеш табарга тырышып үз фикерләрен белдерде. 

Тагын бер яңалык- Ленар Рафак улы Җиңү паркына реконструкция үткәреп, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл куелачагын әйтте. 

Газиз балаларын югалткан аналар исә улларын МХО зонасыннан алып кайту буенча сорауларын бирделәр. Актаныш районы җитәкчлеге һәлак булган солдатларның барысын да алып кайтуны, җирләүне үзе оештыра. Авыр ситуациядә калган райондашларыбызның берсе дә ярдәмсез калдырылмый. Шулай ук чардуган, истәлек ташы кую оештырыла. 

Мондый очрашулар, героебыз Нияз Нуруллин әйткәнчә чыннан да бик кирәк. Халык ачыктан-ачык әңгәмә барышында үзенең ялгыз түгеллегенә инана, киләчәккә ышаныч уяна, өмет уты барлыкка килә. Бу күрешүдә дә беркем дә кыенсынып, үз эченә бикләнеп утырмады. Барлык сорауларга да җаваплар табылды, табылмаганнарының хәл итү юллары барланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев