Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Бүген районыбыз җитәкчеләре май бәрәмнәрендә узачак чаралар белән таныштырды

Бүген район хакимиятендә бәйрәм ялларын оештыру буенча брифинг узды. Брифинг эшенә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелек итте.

Дилбәр Миркасыйм кызы 1-11 май көннәренә планлаштырылган чаралар турында таныштырды.

Бәйрәм ялларында районыбызда бик күп массакүләм мероприятиеләр оештырылачак. Аларда гаилә белән катнашу буш вакытыгызны файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Без чаралар планын алга таба үзебезнең "Актаныш-информ" ресрсларында сезгә җиткерәчәкбез. 
Брифингта район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева мәктәпләр, балалар бакчалары өчен 29, 30 апрель, 1, 9, 10 май көннәренең ял итеп билгеләнүен хәбәр итте. Бу көннәрдә өлкәннәргә, ата-аналардан балаларга карата аеруча игътибарлы булуны сорады.
Алда чыгыш ясаучылар- Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов 103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Айдар Фәрдиев куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев