Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Районыбызның муниципаль хезмәткәрләре спартакиадада көч сынаша

Бүген районыбызда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы уза. шаулап-гөрләп уза. Ел саен үтәрелә торган спорт чарасында җитәкчеләребез актив катнаша.

          Актаныш җитәкчеләре спортта беренче икәнлекләрен 2022 елда узган республикакүләм спартакиадада җиңү яулап раслаган иде инде.

Тиздән 2023 елның спартакиада ярышлары башланачак. Әлеге бәйгеләргә ныклы әзерлек белән килү төп максат итеп куелды. Бүгенге спартакиада зур спорт чарасы алдыннан көчлеләрне ачыклау да булып тора. Тагын бер мөһим максат- җитәкчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

         Бүгенге спартакиаданың шактый гына төрләрендә район башлыгы Ленар Зарипов катнашып кул астында эшләүче җаваплыларга үрнәк күрсәтте. ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек булып торучы йөзү, йөгерү, чаңгыда узышудан тыш җитәкчеләр балалар иҗат үзәгендә шахмат уйнады.

"Батыр" спорткомплексында өстәл теннисы, бадминтон, волейбол һәм башка бәйгеләрдә көч сынашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев