Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышыннан: Салкында аеруча игътибарлылык таләп ителә

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов киңәшмәдә катнашкан вазыйфаи затларны көн кадагындагы мөһим мәсьәләләрне вакытында чишәргә чакырды. Аларның барысы да соңгы вакытта хакимлек иткән салкын һава торышы белән бәйле.

             Һава торышы шартлары барыбызны да уяулыкка чакыра. Йорт, бина түбәләрендәге карлар, боз сөңгеләре көтмәгәндә шуып төшеп халыкка, аеруча балаларга зыян салырга мөмкин. Түбәдән төшкән карлар алдагы елларда республикада үлем очракларына да сәбәп булган иде. Шуңа күрә кичекмәстән куркынычсызлыкны булдырырга кирәк.

             Белгечләр фаразлавынча, бүгенге кебек салкын һава торышы тагын ике көнгә сузылачак. Мәктәптә укулар туктатылгач, укучылар әлегә өйдә. Энергияләре ташып торган шук балалар урамга да чыгарга, каядыр барырга, йөрергә ярата. Ташландык биналарга кермәскә, бигрәк тә авыллардагы хуҗасыз фермаларга бармаска, аларның җимерелү куркынычына ия икәнлекләрен балаларга, яшүсмерләргә ныклап аңлатырга кирәк.

             Россиядә ел саен 20 дән артык кеше кар астында калып һәлак була. Һава торышының кискен үзгәрүе, мул итеп кар яву, кар яуганнан соң эретеп җибәргәч, биналар, корылмалар түбәсеннән боз һәм кар массалары төшә башлый, елга үзәннәренең текә калкулыклары, чокырлар, карьердагы кар өемнәре җимерелә, шулай ук биналар һәм корылмаларның  түбәләре кар авырлыгыннан кинәт ишелә.
 

Рөстәм Алмаз улы район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакировага укучыларның иминлеген тәэмин итеп, һәрбер баланың кайда икәнлеген белеп торырга, теләсә-кайсы ташландык, җимерек урыннарда йөрмәскә икәнлеген, гомумән, бүгенге вәзгыятьтәге куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга кушты. 


                      Шулай ук тормыш өчен мөһим булган газ, су, электр уты белән өзеклекләр булмаска тиеш. Аеруча газ белән тәэмин итүгә ныклы игътибар юнәлтегез, дип Рөстәм Ильясов район газ участогы җитәкчесе Рөстәм Әмирҗановка мөрәҗәгать итте. 

                Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров кичә, 8 гыйнвар көнне бер райондашыбызның кулларын туңдырып хастаханәгә килүен хәбәр итте. Хөрмәтле райондашлар, салкын көннәрдә үзегезгә һәм якыннарыгызга игътибарлы булыгыз. Урамга чыкканда күп катлы иркен кием, перчатка урынына бияләй киегез, кыса торган аяк киеме кимәгез.

           
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев