Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Җиңү җырын җырлый Актаныш!

«Ватан Дәшә! Родина Зовет!” фестивале кысаларында авыл җирлекләренең, район үзәге оешмаларының, уку - укыту учрежденияләренең хор коллективлары арасында “Җиңү җырын җырлый Актаныш” конкурсын үткәрү турында нигезләмә.

Конкурсны гамәлгә куючы:
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты.
Оештыручылар:
Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм
агарту бүлеге
Актаныш үзәкләштерелгән клуб системасы
Актаныш район мәдәният йорты


Конкурс максаты:
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына
багышлана. Патриотик җырлар аша үсеп килүче буында
гражданлык-әхлакый аң формалаштыруны, Ватанпәрвәрлек рухын
булдыруны, халыкны иҗат аша тәрбияләүне, илнең музыкаль
мирасын саклауны, районыбызның һәр кешесенә, оешмасына, һәр
авылына һәр коллективына барып җитүне максат итеп куя.
Конкурс шартлары:
- Хор җырлау сәнгатен таныту, яңарту, кызыксыну уяту;
- Патриотик җырларның әһәмиятен арттыру;
- Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларындаавыл җирлекләренең,
районы үзәге оешмаларының , уку- укыту учрежденияләренең
катнашуын тәэмин итү ;
- Халыкта туган илне, Кече Ватанны ярату,зурлау хисе
тәрбияләү, бердәмлеккә өндәү;
- Махсус хәрби операциядә катнашкан батырларыбызга
Әфган,Чечен сугышы ветераннарына дан җырлау.
Конкурсның үткәрү тәртибе:
Район үзәге өчен:

Әлеге конкурста район үзәгенең һәр оешмасы, һәр уку-укыту

учреждениеләре хор коллективы катнаша, ике чыгыш әзерли.
Авыллар өчен:
Һәр авыл җирлеге хор коллективы катнаша, ике чыгыш әзерли.
Авыл җирлеге башлыгы һәм авыл җирлегендәге оешма
җитәкчеләре катнашучылар белән тәэмин итә (мәдәният йорты,
мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер акушерлык пункты, дәвалау
учреждениеләре, авыл хуҗалыгы, иҗтимагый оешмалар, һ.б.)
Хор коллективларының составы: 18 кеше һәм күбрәк булырга
мөмкин
- кушма хор (хатын-кызлар һәм ир-атлар,зурлар һәм балалар
һ.б)
- хатын-кызлар хоры (зурлар)
- ир-атлар хоры (зурлар)
- гаиләләр хоры
- иҗтимагый оешмалар
- “Боевое братство - Сугышчан туганлык” оешмалары хоры
Башкару формасы (тәкъдим ителә)
- стильләштерелгән хор;
- җырлы - биюле хор (песенно-танцевальный), номер эчендә
җыр өлеше дә, бию өлеше дә бар;
- җырлы-нәфис сүзле хор (песенно-стихотворный), нәфис сүз
белән композицион рәвештә җыр аралашып бара;
- җырлы-инструменталь хор (песенно-инструментальный);
- җырлы-театраль хор (хатлар,геройлар исемнәре кулланып
һ.б )
Конкурсны үткәрү тәртибе:
Коллектив конкурска ике җыр әзерли.
1нче җыр: түбәндәге тәкъдим ителгән җыр исемлегеннән сайлап
алып өйрәнергә мөмкин, үзләре сайлаган җыр булуы мөмкин.
Коллективлар арасында җырларның кабатланмавы шарт.
1.“Җиңү җыры” Р.Байтимиров сүз, Р.Яхин көе
2. “ Ватаным” Р.Абдуллин көе, Р Вәлиев көе
3. “Бөркет” С.Җиһаншина сүз,Ф.Галиев көе.
4. “Ватаным Татарстан” Р.Абдуллин көе, И.Абдуллин сүз.
5. “Дан сезгә солдатлар” М.Фәрухшин көе, Ф.Дәүләтбаев сүз.
6. “Лачын” Ф.Галиев көе, С. Җиһаншина сүз.
7. “Җанда әрни һаман яралар” И.Хабибуллин көе, Э.Разова сүз.
8. “Ветераннар” Г.Рәхим сүз.
9. “Ветераннар” И.Хәбибуллин көе, Ф.Дәүләтбаев сүз.

10. ”Хәтер” М.Фәрухшин көе, М.Әһлетдинов сүз.

11.“Дороги” А.Новикова,көе Л.Ошанин сүз.
12. “Ехал я из Берлина” И.Дунаевский көе, Л.Ошанин сүз.
13. “Катюша” .М.Блантер көе, М.Исаковский сүз.
14. ”В путь” В.Соловьев-Седой көе, М.Дудин сүз.
15. ” Смуглянка” А.Новиков көе, . Я.Швед сүз.
16. “Прощание” Дм.Покрасса көе, М.Исаковский сүз.
17. “ Песня о Щорсе” М.Блантер көе, М.Голодный сүз.
18. “Победа” А.Арутюнов көе, В.Семерин сүз.
19. “Синий платочек” Г.Петерсбурский көе, . М.Максимова сүз.
20. ”На солнечной поляночке” В.Соловьев -Седой көе, А.Фатьянов
сүз.
2 нче җыр: Җиңү җырларыннан попурри (җыелма). Әлеге җырның
сүзләре, көе, фонограммасы, башкару үрнәге коллективларга
таратып бирелә.
Бу җыр Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү
парадында, барлык хор коллективларын берләштереп, район
“Җиңү хоры” оешып башкарылачак.
Чыгышларның, башкарылачак җырның идея, темасына, формасына
карап, тиешле костюмнардан булуы шарт.
Бәяләү критерийлары:
- Репертуарның темага, нигезләмә шартларына туры килүе;
- Башкару осталыгы, артистизм, эмоциональлек;
- Коллективта җырлаучыларның күп булуы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев