Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Ленар Зарипов декадага старт биреп: Инвалидларның яшәүгә омтылышы сәламәт кешенекенә караганда да зуррак

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Бүген районыбызда әлеге ункөнлеккә старт бирелде.

"Яшьлек" яшьләр үзәгендә авыл җирлекләрендәге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре районыбыз башлыгы Ленар Зарипов белән очрашты. Эшлекле сөйләшүдә районыбызның социаль юнәлештәге оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. 

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова алып барды.

Дилбәр Миркасыйм кызы беренче булып сүзне район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага бирде.

Фәйрүзә Сөнгать кызы районда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшчәнлек алып бару торышы турында таныштырды. Тормыш-көнкүрешебез никадәр алга барса да, бәла-казага тарыган, көтмәгәндә сәламәтлеген югалтучылар, ни кызганыч, артуга таба. Алар арасында балалар, гаиләләрендә берничә инвалид булучылар да булу аеруча йөрәкләрне яралый.

Фәйрүзә Разетдинова райондагы һәр мөмкинлеге чикләнгән кешене исемләп белә, аларның проблемаларын хәл итү юлларын эзли, җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтә. Җитәкченең иганәчеләрнең күңелен эретеп  сәламәтлекләре чикләнгәннәргә ярдәмгә тартуы, инвалидалрның тормыш-көнкүрешен яхшыртуы олы хөрмәткә лаек.

Бигрәк тә "Башак" җитәкчесе Илүс Ярмиевнең киң күңеллелеге соклану һәм рәхмәт хисләре уята. Фәйрүзә Сөнгать кызы кеше кайгысына битараф җитәкчеләрнең мисалын да атап үтте. Авыл җирлеге башлыкларына инвалидлар декадасы кысаларында ярдәмгә мохтаҗларга игътибар күрсәтүләрен төп бурыч итеп куйды. 

Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров, Аккүз башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Назил Гарипов җирлектәге инвалидлар белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Марс Мансуров берничә инвалид яшәгән гаиләләргә, Такталачыктагы коррекцион мәктәп укучыларына да районнан ярдәм күрсәтелсә иде, дигән тәкъдимен җиткерде. Назил Гарипов исә "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчелегенең өлкәннәргә һәм инвалидларга дистә еллар зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.

Быел да "Чишмә" хуҗалыгы авыл кибетененә инвалидларга бер мең сумнан акча күчергән, "Бүген мин иртән кибеткә 45 кешенең исемлеген кертеп килдем", ди Назил абый.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әйләнә-тирәбездәге мөмкинлеге чикле кешеләргә аеруча игътибарлы булырга, аларны декада кысаларында төрле чараларга тартырга, ярдәм итәргә чакырды. Шулай ук махсус хәрби операциядән яраланып кайткан егетләргә дә булышу кирәклеген әйтте.

- Инвалидларның яшәүгә омтылышы сәламәт кешенекенә караганда да зуррак. Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның яшәүгә өметен сүндермик,- диде ул.

Чара ахырында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән актив һәм нәтиҗәле эшләгән райондашларыбыз хөрмәтләнде.

Шулай ук җирлекләрдәге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре үзләрен борчыган сораулар бирделәр, мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев