Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Пучы авыл җирлеге 2022 елга йомгак ясады: Нәтиҗәсе- канәгатьләнерлек

Пучы- Актаныш районының капкасы, йөзек кашы булган җирлек. 2020 елда Пучы җирлегендә- Әнәк авылында якташыбыз, Татарстанның Беренче президенты, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашында әлеге шәхескә бюст куелу, «Бабай утары» комплекс-паркы ачылу тантаналары узганнан соң бу төбәкнең абруе тагы да артты, даны әлллә кайларга таралды. Бу, бер яктан җирлек халкы өчен зур горурлык, икенче яктан караганда, зур җаваплылык.

         Туристлар мәшһүр татар авылын бик яратты. 2021 елда  Пучы җирлегенә 6 меңнән артык турист килгән, 2022 елда 3 мең чамасы кунак кабул иткәннәр. Шулай булгач, җирлекнең һәрвакыт чиста, матур, Актаныш районын, Татарстанны тәкъдим итүче сала икәнлеген онытмау зарур. Шөкер, пучылылар өчен йөз кызарырлык түгел. 

Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов халык җыенында авылны үстерүгә, төзекләндерүгә өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтен белдерде.

Тарихи чаралар үткәннән соң да җирлекне карау-тәртипләү, халыкка уңайлаштыру  дәвам итә. Әлеге эшләрне башкаруда халыктан җыелган үзара салым акчалары да тотыла. 2022 елда үзара салымны 600 сумнан җыйганнар, быел да әлеге сумма үзгәрмәгән. Дәүләт тарафыннан халык биргән 484 200 сум акча дүрт тапкыр артып кайткач, 2 421 000 сумга әйләнгән.

Авыл юлларын карау, су линияләрен алыштыру,

зираттагы карт агачларны кисү

, урам утларын төзекләндерү, тротуарлар төзү,

күперләрне ремонтлау- боларның һәммәсе дә шушы акчаларга эшләнгән. 

             Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев

җирлек башлыгы Нияз Нуретдиновның җирлекне төзекләндерүдә үзара салым акчаларыннан тыш республика, федераль программаларны җәлеп итүдәге активлыгын, нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте.

Мәсәлән, "Бабай утары" паркы янындагы Сарашлы елгасы бүген Россиякүләм Экология программа кысаларында яңарыш кичерә. Аның гомуми бәясе 30 миллион сумнан артып китә. Дәүләт шулай авыл өчен йөз белән борылганда 600 сум булган үзара салым акчасын тапшырмаска тырышу бер дә матур күренеш түгел. Әлеге акчаларны 1 кварталда җыеп бетерү төп максат. 

           Бүген Пучы җирлегендә 1549 кеше яши, шуларның 1228-е Пучының үзендә, 326-сы Әнәктә гомер кичерә. 726 кеше эше яшендә, пенсионерлар 444, мәктәп яшендәгеләр 208, мәктәпкәчә яшьтәгеләр 75 бала. Бюджет сферасында 176, "Әнәк" агрофирмасында 56, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 163 , шәхси эшмәкәрләрдә 116 кеше хезмәт куя.  

            Җыенда Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе Айрат Габсәләмов та катнашып үз фикерләре белән уртаклашты. Иң беренче чиратта ул җирлектә алдан күреп, төрле яклап акыллы рәвештә күркәм эш алып баручы авыл башлыгы Нияз Нуретдиновка рәхмәт белдерде. "Авыл үзенең лаеклы башлыгын тапты!", диде ул Нияз Зәйнетдин улы хакында. Авылда тәртип бар, авыл яңара, төзекләнә- барысы да хисап чыгышында ачык чагылды. Ләкин авыл халкы җир эшеннән, мал асраудан бизеп бара:

-  Авылда халыкның ихатасы бар, йорты менә дигән- терлек тотарга шартлар бик күп. Әмма халык хәрәкәтләнеп, физик эш эшләп яшәүдән бизеп бара. Элек бәрәңге бакчасын сөрдерергә техника табып булмый иде, хәзер бакчалар да кими.  Хуҗалык ашханәсенә бәрәңгене Чаллы базарыннан  алып кайтабыз. Кырын ятып телевизор каруга, телефонда утыруга ияләшеп киттек. Авылда барлык социаль обүектлар- балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә, балалар иҗат үзәге, почта һәм башкалар гөрләп эшли, юллар караулы. Менә дигән итеп яшәргә, гаиләне алып барырга мөмкнлек бар. Авылны яшәтәсе, яшәртәсе иде,- дигән теләкләрен җиткерде хуҗалык җитәкчесе. 

            Авыл халкының терлек тотарга теләмәве район җитәкчелегендә дә урынлы борчу уята. Илшат Габдулхаев пучылыларга мал асраучыларга дәүләт тарафыннан бик күп ярдәм күрсәтелүен аңлатты. Сыер, сарык, ат сатып алучыларга гына түгел, кош-корт тотучыларга да субсидия бирелә. Каз, күркәгә 200 сумнан, үрдәккә 120 сумнан, тавык-чебешләргә 100 сумнан ярдәм билгеләнгән. Авыл хуҗалыгы продукциясенә илдә ихтыяҗ зур. Әйтик, районда күпләп каз асраучы Гыйлаҗевларның казларын Иран дәүләтеннән үк сорыйлар. Менә шулай Актаныш казлары Россия, чит илләргә дә тансык ризыкка әйләнә. Бу дәрәҗәгә җитү өчен тәвәкәлләп эшкә тотынырга гына кирәк. 

            Халык җыенында Пучы хастаханәсе баш табибы Ильяс Закиров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров

чыгыш ясады.

             Илшат Габдулхаев Актаныш районының 2022 елдагы социаль-икътисади үсеше белән таныштырганнан соң Пучы авыл җирлегенең эшчәнлегенә дә бәя бирде.  2023 елга максат-бурычлар куйганда, табигый үсешкә ирешү, мал саннарын ишәйтү, торак төзелешен арттыру кирәклеген билгеләп үтте. Шулай ук халык сорауларына җавап бирелде.

          Җыен ахырында хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итеп йон оеклар бәйләп озаткан апа-әбиләргә мактау кәгазьләре тапшырылды. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев