Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Пучы, Иске Кормаш, Мәсәде, Кәзкәй авыл җирлеге депутатлары арасыннан җирлек башлыклары сайлап куелды

8 сентябрь, Бердәм сайлау көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Җиденче чакырылышына депутатлар сайлаулар узды. Бу мөһим чара вакытында Актаныш районының 6 бермандатлы сайлау округларында җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланды. Бу көннәрдә әлеге округларда авыл җирлеге депутатлары үз араларыннан авыл җирлеге башлыгын сайлап куйды. Пучы, Иске Кормаш, Мәсәде, Кәзкәй авыл җирлекләрендә авыл башлыгы вазыйфаларын башкаручылар хәзер рәсми рәвештә җитәкчелеккә билгеләнде.

Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев депутатларның авыл башлыгы сайлауларында катнашты. Яңа җитәкчеләр- Пучы авыл башлыгы Фәрит Фәйзуллин, Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Илсур Гатин, Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Расих Шәйхуллинга җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев