Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Актаныш-информ» журналистлары белән очрашты

Бүген «Актаныш-информ» коллективы мәртәбәле кунаклар кабул итте.

Журналистлар РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән очрашты.

 Әлфия Гомәр кызы Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән төзекләндерелгән редакция бинасын карап чыкты, телевидение һәм радионың җиһазланышы белән танышты.

 Безнең сорауларыбызның һәрберсен игътибар белән тыңлады һәм депутат, шул ук вакытта гаилә җылысын саклаучы әни, хатын-кыз күзлегеннән дә җавап бирде.

 Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Әлфия Когогинага һәрвакыт диалогка әзер булганы, райондашларыбызга ярдәм кулы сузганы өчен зур рәхмәтләрен әйтте.

Бигрәк тә хәрби операциядә катнашучы егетләр, аларның гаиләләренә кагылышлы мәсьәләләр Әлфия Гомәр кызы булышлыгы белән хәл ителгән.

Хәзерге вакытта Әлфия Когогина районыбызда барган төзелеш-төзекләндерү эшләре белән таныша. 

Юлай Низаев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев