Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Теләкәй, Күҗәкә, Татар Ямалысы авыл җирлекләрендәге мөмкинлекләре чикләнгәннәр район белгечләре белән очрашты (фото, видео)

Районыбызда инвалидлар декадасы төрле эчтәлектәге чаралар белән дәвам итә. Бүген район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова җитәкчелегендә бер төркем социаль юнәлештәге белгечләр Теләкәй, Күҗәкә һәм Татар Ямалысы авыл җирлекләрендәге яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашты.

Район инвалидлар берлеге җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова мондый очрашуларның халык өчен бик кирәкле булуын әйтте.

Һәр җирлектә сәламәтлеккә туймаган кешеләр җитәрлек. Аларга район үзәгенә барып белгечләр белән күрешү, гозерен әйтү бик проблемалы.

Ә бүген исә турыдан-туры үзләре белән эшләүче белгечләрдән үзләрен борчыган сорауларына җаваплар ишеттеләр, инвалидларга кагылышлы ярдәмнәр, ташламалар турында белделәр.

Очрашудан соң шәхси мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр.

Россия социаль иминиятләштерү фондының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Сәетов

, әйдәүче белгече Наилә Әгълетдинова, социаль яклау бүлеге консультанты Альбина Габдуллина, район үзәк хастаханәсеннән Ләйлә Могътазирова, "Актаныш-информ" җитәкчесе, район Җәмәгатьчелек Советы рәисе Айнур Гыймадиев һәркемне игътибар белән тыңладылар, аңлаешлы итеп җавапларын әйттеләр, четереклеләрен язып алдылар, ситуацияне ачыклап, хәл итәргә вәгъдә бирделәр.

Иң күп сораулар социаль хезмәтләр җыелмасы хакында булды. Табибларның кирәкле даруларга рецептлар язмавы, язган очракта да аларны 73 нче санлы даруханәдән ала алмауларына бик үртәлә инвалидларыбыз. "Актанышка өчәр тапкыр 450шәр сумга такси чакыртып төшәбез, теге бушлай даруны барыбер ала алмыйбыз. Болай акчаны суга салганчы даруларны түләп алуың хәерле, дидек тә социаль җыелмадан баш тарттык", ди гаҗизләнгән апалар. 

Менә шундый киртәләргә барып терәлгәннәр социаль пакеттан баш тартып бик күп башка дәүләт ярдәменнән коры калуларын аңлап бетерми. Социаль җыелмада шифаханәләрдә дәвалану, техник чаралар кайтарту һәм башка ярдәмнәр дә каралган. Инде социаль пакеттан файдаланып та колак аппараты, памперслар кайтарту буенча да канәгатьсезлекләрен белдерүчеләр булды.

Фәйрүзә Сөнгать кызы, күзгә-күз сөйләшүгә халык сусаган, очрашуларда бик актив катнаштылар, киләчәктә башка авыл җирлекләрендә дә мондый түгәрәк өстәлләрне оештырачакбыз, диде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев