Халыкара театр көне белән, актанышлылар!
Сәхнәдә чын мәгънәсендә яшәгән, җаны, тәне белән театр сәнгатенә бирелгән һәркемне бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм.
Районда 21 “халык” һәм 2 “үрнәк” исемен йөртүче 23 иҗат коллективы эшләп килә. Алар ай дәвамында райондашларыбызга үзләренең иҗатын, бай хис-кичерешләр бүләк итте. Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры кыюидеяләрне тормышка ашырып, гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстанның бик күп районнарында булып, тулы заллар җыйдылар. Даими рәвештә Казан тамашачыларын сөендереп торалар. Бу зур хезмәт!
Район театр сәнгате үсешенә өлеш керткән һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп бәйрәм белән тәбрик итәм. Хезмәтегез, иҗатыгыз шатлык һәм илһам китерсен, һәр көн якты вакыйгалар һәм уңай хис-кичерешләр белән тулы булсын!
Тормыш - ул үзе бер зур театр. Һәрвакыт алкышларга күмелеп яшәгез!
Ленар Зарипов, Актаныш муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев