Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Авыл кешесен үлемнән янгын хәбәриткеч коткарган

Саба районы Тимершык авылында төнлә шәхси йортта янгын чыккан. Янгын турында кисәтүче сигнал йорт хуҗасының гомерен коткарып калган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын Ленин урамы, 11 йорт адресында була. Бер катлы агач йортта ут чыккан. Янгын сүндерүчеләр 36 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергән.

Ут чыгуы турында хәбәр итүче җиһаз биргән сигналны ишетеп, 78 яшьлек ир-ат өйдән чыгып котыла алган. Бәхеткә, зыян күрмәгән.

«2019 елда Татарстан Рәисенең берүзе яшәүче карт кешеләр йортына янгын турында хәбәр итүче җиһазлар кую программасы тормышка ашырылды, бу үзенең нәтиҗәсен бирә», – дип билгеләп үттеләр МЧС хезмәтендә.

Беренчел мәгълуматка караганда, янгын чыгуның сәбәбе - мичләрнең корылышы һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев