Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Тиешсез урында каршы як полосага чыккан шоферны өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

ЮХИДИ инспекторлары әйтүенә караганда, каршы як полосага чыгу иң куркыныч маневрларның берсе.

Тиешсез урында каршы як полосага чыгу юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра. Нәкъ тә шушы сәбәп белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре иң авыр нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, Югары Ослан районында 1963 елгы  Лада автомобиле йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сайламыйча каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм Faw йөк автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада автомобиле йөртүчесе урында ук вафат була.

Каршы як полосага чыгып алдагы автомобильне тиешсез урында узып китәргә ниятләүчегә саллы штраф- 5000 сум акча түләргә туры киләчәк.Әгәр канунны кабат бозгасың икән, бер елга автомобиль йөртү таныклыгы тартып алына. Административ җәзага тартылган һәм әлеге гамәл өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән кеше тарафыннан яңадан хокук бозылганда, шоферга 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. 

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев