Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

“НИГЕЗ” ХУҖАЛЫГЫННАН РЕПОРТАЖ: СӨТ САВУЛАР ГӨРЛӘП БАРА

Сөтең булса, табының да сыйлы була ул! Әйе, бу халык мәкале бик дөрес. Район хуҗалыкларында көндәлек савым арта бара. Аеш авылында урнашкан “Нигез” хуҗалыгы сөтчелектә – алдынгылыкта!

Районыбыз аграрийлары мал кышлату вакытында хуҗалыкларны тере акча агымы белән тәэмин итүче сөт җитештерүне көннән-көн арттыра барып дәвам итәләр. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар күрсәтүенчә, “Нигез”дә хезмәт алдынгылары эшли. Күп нәрсә оста һәм тәҗрибәле җитәкчедән тора. Хуҗалык җитәкчесе Дамир Җәлиловның тырышлыгын, һәр эшкә җаваплы һәм игътибарлы карашын күпләргә мисал итеп куярлык!
“Нигез”гә яшь белгечләр дә теләп кайта, гөрләтеп эшлиләр. Мин барган чакта уңган-булган савучыларны кызу эш мәлендә тап булдым. Бүген монда 300 савым сыеры. Көнлек 12 мең сөт литр җитештәрәләр, мартка кергәндә 50 баш бозау белән кергән нигезлеләр. 1 сыердан 39 кг сөт җитештерә “Нигез” уңганнары. Үз күзләрем белән инандым биредәге чисталыкка, пөхтәлеккә һәм хезмәт дәртенә. Һәр малкай үз урынын белеп килеп басуга яхшылап юып, җиленнәренең торышы күздән үткәрелә. Саву аппараты тоташтырылу белән сөт махсус җайланмалар аша савытларг ага. Аларны без фотога да төшердек, савылган сөт исә торбаүткәргеч аша махсус тимер саклагычка куылып туплана һәм биредә тиешенчә саклана:


Зоотехник Таһир Гарифҗанов белән сөйләшәбез.
Кыш зәмһәрир суыклары белән истә калды. Малларга катлаулы булмадымы кышкы сезон, Таһир?


Кышлату чорын яхшы үткәрдек. Җылы сулар кертелгән фермага, тораклары җылы, асларындагы салам катламнары вакытында тиешенчә алмаштырылып торыла. Сыерларга махсус ашату рационы төзелә. 


Туклану рационы мөһим!
Әйбәт ашаган малда өмет бар бит, сыерлар алдында исә яхшылап балансланылган, бөтен таләпләргә дә туры килә торган югары сыйфатлы азык булу да көн үзәгендәге бурычмы?


Һәрбер торакка, һәрбер сыерга, сөт бирүләренә карап сөтлебикәләргә күпме сенаж, силус һәм концентрат бирү карала. Көндәлек норма куела. Быелгысы елны, кукурузлар, люцерналар, печәннәр дә мулдан булды. Бәләкәй бозаудан алып сыерларга тиклем нормаларга туры килешле ашатыла. Гомумән, кышны имин үткәрдек.
Бозауларга махсус монокорм, файдалы элементлардан торган кормнар ашатыла. Сыерларга исә сөт бирүенә карап, контроль савым үткәргәннән соң лаборантлар тикшереп, рацион булдырыла. 


Алар кулында – ил муллыгы!
Бүгенгесе көнне “Нигез” хуҗалыгы фермасында 8 сыер саву операторлары хезмәт куя. Аларның исемнәрен биредә зур горурлык белән әйтәләр – Гөлнара Нуретдинова, Сөмбел Әбдрәшитова, Гөлфәния Хәертдинова, Гөлназ Шәгалиева, Зирина Муллахмәтова, Венера Минһаҗетдинова һәм бердәнбер ир-ат саву операторы Нәсим Сабирҗанов.


3 савучыбыз алдынгылыкта, бер көнне 3000 тонна сөт савалалар алар. 
Кыенлыклар килеп туса, аварияләр(су бетә калса фәлән, техника ватылса) хәл итәргә тырышабыз, дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем.


Таһир әле үзе узган елның август аенда гына эшкә кайткән, Казан шәһәрендәге дәүләт ветеринар академиясен тәмамлаган. Бу уку йортына ул армиядән соң, ул үзе Аеш егете, туган авылы хуҗалыгыннан “максатчан юнәлеш” алып белем туплаган. “Максатчан юнәлеш” кәгазен алып китүне хуҗалык җитәкчесе Дамир Әминович та бик хуплаган. Әтисе Фәһим Нәҗип улы биредә зоотехник булып 30 еллап эшләгән. Хәзер инде мәрхүм.


Иртәгә сезнең игътибаргага бу хуҗалыкның алдынгы сыер савучылары Гөлназ Фәнис кызы Шәгалиева һәм Илсөяр Гыйлемҗан кызы Яһудина турындагы очерк, әңгәмәне чыгарырбыз. 


Хуҗалыкта сөт җитештерүгә караш әнә шулай үтә җаваплы, шуңа күрә күрсәткечләренең дә гел югарыга үрләве табигый. Гомум тырышлык белән әнә шулай яхшы казанышлар яулана да инде. Хуҗалыкларга көндәлек акча кертү чыганагы булган сөт җитештерү һәрвакыт игътибар үзәгендә торырга тиеш. 
Сөт булса, күңелебез дә күтәренке, ил-көн алдында йөзебез дә ак, диләр “Нигез” эшчәннәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев