Әгъдәл НИЗАЕВ. Кайда сез, поши-тиеннәрем?
Чирләү сәбәпле, заманында Уфа, Мәскәү шәһәрләре дәваханәләрендә еш дәваланырга туры килде. Әле берсендә, әле икенчесендә табиблардан күп ярдәм алдым.
Мәскәүнең үзәк неврология дәваханәсеннән тыш, миңа беренче, икенче, өченче һәм дүртенче санлыларында да ятарга туры килде. Соңгыларында иң каты чирлеләрне дәваладылар. Бервакыт язмыш мине дә шунда алып килде. Бу хәлне авыр кичерсәм дә, анда да кереп яттым. Башта шактый күңелсез булды, авыр чирлеләрнең төннәр буе ыңгырашып ятуын авыр кичердем. Мине дәвалаучы табибка шул хакта сөйләгәч, ул тынычландырырга ашыкты. Ышандырырлык итеп кулымны кысты да: “Мин тик дөресен генә әйтәм, ышаныгыз, сезнең диагноз ул кадәр үк борын төшерерлек түгел, дәвалауга бирешә торганы. Бер айдан моны үзегез дә сизәрсез, кадерлем. Мин әйткән иде диярсез. Ихатага ешрак чыгыгыз. Агачлар арасында күбрәк булыгыз”, – дип, шифаханә бинасы яныннан ук башланган ап-ак күлмәкле төз каеннар, җәй дә, кыш та яшел киемнәренә төренгән чыршылар, шактый гына күтәрелеп өлгергән юкәләргә күрсәтте. Анда еш кына төрле җәнлекләрнең дә күренүен әйтеп, аркамнан кагып, башны имәскә, төшенкелеккә бирелмәскә киңәш итеп, палатадан чыгып китте. Шул көнне үк иптәшләрем көндезге йокыга чумгач та бакчага чыгып йөрдем.
Ни өчен миңа монда күбрәк йөрергә киңәш итте икән бу табиб? Ни мәгънсе бар моның? Шулай уйланып әкрен генә атлап барам. Агач ботакларына кунган каргаларны күзәтәм. Юкә агачына шәп-шәп менеп киткән озын койрыклы тиенне шәйләп калдым. Үзен яңадан күрергә никадәр генә тырышсам да, күзгә чалынмады.Ә менә ачык урынга чыккач, дистәләгән күк күгәрчен, яныма ук килеп төшмәсәләр дә, артымнан шактый ияреп килделәр. Менә нидә икән аның сере! Барысы да аңлашылды. Ул кошлар, җәнлекләр белән дуслашырга, чирне ераккарак куарга өйрәткән икән.
Икенче көнне төшке аштан соң, тагын агачлар арасына чыгып, тар сукмактан атлый башлауга, кичәге күгәрченнәр очып килде дә, әле артыма, әле алдыма чыгып, ипи валчыгы сибүемне көтте. Озак көттермәдем. Алар ашыгып ризыкка ташланды. Бу юлы кичәге тиенем дә алар янына төшеп, нидер чүпләнеп йөрде. Күрәсең, ул да кешедән курыкмаска өйрәнгән.
Дәваханагә таба барганда ниндидер җан иясенең артымнан калмыйча ияреп килүен сизеп калдым. Әйләнеп карагач, нарат агачы янында поши күреп дертләп киттем. Ул бик мәһабәт булып тоелды. Поши озак кына торды да, янә урман эченә кереп югалды.
Бу хәлләрне палатада сөйләгән идем, авырулар бу хайванкайларның кулдан ипи ашарга өйрәнгәнлеге, башка авыруларның да шуларны ашатып йөрүе турында әйтте. Шуннан соң урман ягына тагын да ешрак чыга торган булып киттем. Күгәрченнәрем дә, чыпчыклар белән бергә песнәкләр дә, кайвакыт ала каргам да минем килүемне шатланып көтеп торды. Ә поши дустымның туклану урыны башкарак җирдә булды. Соңрак кошларым да шул урынга барып ияләште. Бер ай дигәндә барысы белән дә аерылмас дуслар булып киттек. Көн дә диярлек очраша башладык. Күрешми калган чаклар минем өчен кояшсыз көн кебек була торган иде.
Савыктым дияргә дә була иде инде. Кайтыр вакыт якынлашты. Ә яңа дусларымнан һич кенә дә аерыласым килми. Алар янында рәхәт, башым күккә тигән кебек. Чиремне оныттым. Авырткан тәнем сафланып китте. Йокым ачылды, яшиселәр килә. Чыннан да, үземне саф һәм сәламәт итеп тойдым. Нигә шулай булгандыр, үзем дә аңлап бетерә алмадым, әмма чир хакында уйлаган да юк. Табибның сүзләре дөрескә килгәндер, күрәсең.
Тагын шунысы гаҗәп. Дәваханәдән китәсе көнне дусларым – пошилар, куркак тиеннәрем, куян, әрсез күк күгәрченнәрем, чыпчыклар, песнәкләрем, юлга чыгарга җыенуымны сизенгәндәй, бер ай буе яткан палатам турына килеп бастылар да, тәрәзәмнән күз дә алмыйча озак карап тордылар. Китүем турында кем аларга хәбәр җиткергәндер дә, кем монда килергә кушкандыр! Бу хакта да онытмыйм. Кешегә сөйләсәм, беркем дә ыщанмас, мөгаен. Моннан соң да кайда гына булсам да, ниләр эшләсәм дә җәнлек-кошларны күрсәм, берәр хәлдә очрашсам, аларга мөмкин кадәр ныграк якынаерга, ешрак аралашырга тырыштым. Әле дә шулай итәм. Урманга ял итәргә барган чакта уйларым шулар турында. Менә-менә яныма килерләр кебек.
Бу вакыйгаларга күп еллар үтте. Бик күптәннән инде Мәскәүгә барганым, андагы дусларымны күргәнем юк. Шулай да алар һаман күз алдымда. Күбрәк уйласам, төшемә керәләр, уянам да, йоклый алмыйча, үткәннәрне хәтергә төшереп ятам. Баксаң, мине дәвалауда табиб табигатьнең барлык мөмкинлекләрен файдаланган икән. Шуннан соң мин табигать, җанварлар, кошлар белән бик дустанә яшәдем. Һәм авыруым да күзгә күренеп чигенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев