Әй, язмыш, язмыш: Бала каргышы
Унбиш ел узганнан соң бер генә мәртәбә дә кулларына алып, улым, дип сөймәгән, күз тутырып карый да алмаган ананың бәгырь кошын эзләп юлга чыгуы. Ходай Тәгалә аның яшьлек гөнаһларын кичерерме, улыннан: «Әнием!» дип әйттерерме? Күпме генә юл узсаң да бу билгесез сорауларның очына чыгарлык түгел. Язмышына ни язган – шул көтәдер.
…Бала тудыру йортыннан чыгуга Гөлчәчәкне Казанга озаттылар. Анда әтисенең бертуган энесе институтта укыта икән, башкалада исеме танылган галим кеше. Шул көзне үк алтын медальле абитуриентны, абыйсы ярдәме белән инде, имтихансыз гына институтка урнаштырдылар. Акрынлап җан җәрәхәтләре төзәлде. Бала барлыгы, ташланган нарасый язмышы да онытылды кебек. Сер булып кына яшәде.
Институтта ул Рәшитне очратты. Очратты дигәч тә, икесе бер курста укыйлар, лекцияләрне янәшә утырып тыңлый иделәр.
Танышлыклары дуслыкка әверелде. Бишенче курска җиткәндә аларның өйләнешәчәкләренә беркемнең дә шиге юк иде инде. Рәшитнең әтисе зур завод җитәкчесе иде, бик дәрәҗәле, абруйлы гаилә. Рәшит тә соңгы курста укыганда ук үз бизнесын ачып җибәрде. Башта әтисенең акчасына, арзанга гына, комиссион әйберләр саткан олы кибетне сатып алдылар. Шунда компьютерлар сатуны җайга салды ул. Әле компьютерның бик кыйммәт, сирәк зиннәт саналган чагы иде бу. Институтта имтиханнарны тапшырып, диплом алгач, баштанаяк шул сәүдә эшенә чумды. Икътисад факультетын бетергән Гөлчәчәкне дә үзенә бухгалтер итеп эшкә алды. Шул көздә үк гөрләтеп туй ясадылар. ×акырылган кунаклары «Акчарлак» рестораны залына чак-чак сыйдылар.
Бәхете бөтен булды Гөлчәчәкнең. Байлыкта-муллыкта йөзүе бер бәхет булса, ир бәхете икенчесе иде. Рәшит аны өрмәгән җиргә дә утыртмады, башкаларга күз атмады, акча аның күз-башын әйләндермәде – эчеп-тузып йөргәне дә булмады. Бала бәхетеннән генә мәхрүм иде алар. Беренче балалары биш айлык чакта төште, икенчесе, җитлекмичә, үле килеш туды. Гөлчәчәк, кан китеп, чак-чак үлемнән калды. Менә шуннан соң ул бүтән балага узмады.
Баласыз өйдән нур кача, диләр. Ире Рәшит еш кына Мәскәүгә командировкаларга китә иде.
Гөлчәчәк, ялгыз калды исә, үзенә-үзе урын таба алмый интегә башлады. Беркөнне улы төшенә керде. Шундый чибәр, төз булып үскән. «Улым» дип кулын сузган иде, ул кисәк кенә эреп юкка чыкты. Шул төннән, шул төштән соң ул аның турында еш уйланды. Кайларда, кем кулында икән багалмасы? Бәхетлеме икән? Әй, ташлап калдырмаган булса, балда-майда коенып үсәр иде, балакай, яхшы мәктәп-гимназияләрдә укытырлар иде. Теле никадәр кычытса да, Рәшитенә баласы булганны әйтергә курыкты. Ул аны аңламас, көйле тормышлары бозылыр, көйсезгә әйләнер, аралары суыныр төсле тоелды.
Беркөнне, әтиләрне күреп, хәлләрен белеп килим әле, дип, туган шәһәренә кайтасы итте. Рәшитнең дә Япониягә атна-ун көнгә китәргә җыенган чагы иде бу.
Гөлчәчәк Акбуага кайту белән, иң беренче итеп бала тудыру йортына килде, баш табибның ишеген шакыды. Теге чактагы әнисенең таныш табибы эшләми икән инде. Вера Ивановна исемле урта яшьләрдәге бер марҗа хатыны туры килде. Мөлаем үзе, ягымлы гына каршы алды. Гөлчәчәк ни гозер белән килгәнен сөйләп бирде. Баш табиб аны бүлдермичә тыңлап бетерде дә:
– Бик соңлап искә төшергәнсез, ханым. Сезнең ташландык балагыз ир-егет булып үскәндер инде. Таптыгыз да ди, ә ул сезне аңлармы соң, «әни» дип әйтерме? Шул хакта уйладыгызмы?
– Уйладым, көне-төне шуны гына уйлыйм хәзер. Бик күрәсем, күреп бер сөйләшәсем килә…
– Аңлыйм, тик бер нәрсә дә эшли алмыйм. Бик күп сулар аккан, күп врачлар, шәфкать туташлары алышынган. Сезне танучысы, хәтерләүчесе калса да әйтмәсләр алар, чөнки баланы уллыкка алу сер булып саклана. РОНОга барсаң да, ЗАГСка кагылсаң да, беркем дә бер кәгазьне дә күтәреп карамаячак. Сезнең улыгыз түгел ул хәзер…
Баш табиб бүлмәсеннән чыккач та Гөлчәчәкнең хәтерендә бала тапкан чагында эшләгән шәфкать туташының исеме кылт итеп исенә төште, бик сирәк кушыла торган исем иде ул, шуңа хәтеренә уелгандыр. Хәтимә атлы олы яшьтәге апа иде ул. Ординатор бүлмәсе яныннан узышлый, ишеген ачып эчкә күз ташлады. Ак халат кигән бер акушер хатын нидер язып утыра иде.
Гөлчәчәк исәнләште дә:
– Хәтимә апа эшлиме әле, аны ничек табып була? – дип сорады.
– Хәтимә апаның пенсиягә киткәненә биш еллап бардыр инде, – диде әлеге ханым саф татарчалап. – Туганымы әллә, ул бу тирәдә генә яши, кирәк дисәгез, адресын әйтә алам.
Гөлчәчәк теге ханым язып биргән йортны бик тиз тапты. Өченче катка күтәрелеп, кыңгырау төймәсенә басуга, аны көтеп торганнар диярсең:
– Кем бар? – дигән тавыш ишетелде.
– Хәтимә апа, бу мин, Гөлчәчәк, кайчандыр сезнең кулда бәби китергән идем.
Ишек ачылды. Башына ап-ак яулыкны туздырып бәйләгән татар карчыгы басып тора иде. Гөлчәчәкне эчкә уздырды, ишекне кабат бикләп куйды. Шуннан соң гына:
– Мин сине танымыйм, кызым. Утыз ел эшләдем мин, бик күп аналар, бик күп балалар минем кулдан узды. Мин аларны, алар мине онытып бетергәннәрдер дияр идем, менә сез искә төшереп килгәнсез ич, – дип, карчыкларча кеткелдәп көлеп алды.
Гөлчәчәк аңа да унбиш ел элек булган хәлне сөйләп бирде дә, күз яшьләрен тыялмыйча елап җибәрде. Хәтимә апа озак дәшми торды.
– Юк, хәтерләмим, – диде коры гына. Йөзендәге баштагы мөлаемлык җуелган иде инде. – Хәтерләсәм дә әйтмәс идем. Синең шикелле үз баласын калдырып чыгып китүчеләрне күп күрдем мин. Бала каргышы төшәр дип тә курыкмыйлар, денсезләр.
Бу сүзләрдән соң мескен ана ни әйтергә белми тораташ булып баскан җирендә катты да калды. Бераз хәлне йомшатырга теләпме, кулындагы күчтәнәчләрен түрдәге өстәлгә илтеп куйды да:
– Хәтимә апа, улымны табып, бер күралмаммы дип йөрүем. Гөнаһлы хатын мин, аны мәңге юып бетереп булмас. Ирем дә әйбәт, байлыгыбыз да мулдан ташып ашкан. Табалсам, укытырга, тормышта аякка басарга ярдәм итә алмаммы дип килүем. Зинһар өчен, ярдәм итегез. Сезнең белгәнне беләм, кем балалыкка алганны гына әйтегезче… Мәңге онытмам яхшылыгызны, күреп торам, пенсия акчасына гына көн итәсез…
– Бар нәрсәм дә җитү минем. Пенсиям дә, аз булса да, ипи-тозга, сөт-катыкка җитеп бара. – Шулай дисә дә ул бераз йомшарып калды. – Уз түргә, күчтәнәчләр белән кергәч, чәй өстәле артында бергәләп авыз итик.
Кичкә кадәр сөйләшеп утырдылар. Чынаяктагы чәйләре суынып бетте. Китәр алдыннан гына Хәтимә апа:
– Ярар, кызым, Ходай Тәгалә сине хак юлга бастырган икән, сер итеп кенә әйтәм, балаңны ул чакта бездә эшләгән Зөбәрҗәт исемле табиб хатын уллыкка алды да, безнең шәһәрдән бөтенләйгә күченеп киттеләр. Ире хирург булып эшли иде, œз балалары булмады. Каядыр ×аллыяр шәһәренә күченделәр, дигәнне ишеткән идем. Шуннан арысын белмим. Врач кешене зур шәһәрдә дә белми калмаслар, фамилияләре Зариповлар иде бугай.
***
Зөбәрҗәтнең төн йокыларын качырып борчылуы да, эч пошулары да юкка гына булмаган икән. Төштән соң ул үзенең баш табиб урынбасары бүлмәсендә япа-ялгызы эш кәгазьләрен карап утыра иде, ишек шакыдылар. Үзләренеке булса, алай шакып тормыйлар, тутырып ачалар да түргә узалар, бу чит кеше иде.
– Керегез, – диде Зөбәрҗәт кәгазьләрдән башын күтәреп.
Бүлмәгә затлы гына күлмәк кигән, буялмаган чем кара чәчле, бит алмалары алсуланып торган, якты йөзле, сылу гәүдәле, иң күбе утыз яшьләр тирәсендәге ханым килеп керде. Зөбәрҗәтнең кеше йөзенә хәтере бик яхшы иде. Күп еллар узса да ул аны шунда ук танып алды: бу ул иде, исеме генә менә хәтердә сакланмаган.
– Исәнмесез, Зөбәрҗәт Хадиевна, мине оныткансыздыр инде, Акбуа кызы мин, исемем Гөлчәчәк…
– Нишләп онытыйм, онытмадым, сеңелем. Әйдә, узыгыз, утырыгыз өстәл янына. – Гөлчәчәк утырмады, өстәлгә якынаеп аягүрә килеш калды. – Тыңлыйм сезне, аңлавымча, ерак юллар урап килдегез безгә. Ни гозерләр алып килде икән?
– Мин улымны эзлим. Сез идегез бит аның кендек әбисе. – Гөлчәчәк дулкынлануын басарга тырышып бераз дәшми торды. – Уллыкка да аны сез алгансыз икән. Акбуада миңа шулай диделәр.
– Шулай да булсын ди. Ә аннан соң күпме сулар акканны чамалыйсыңмы соң син, сеңелем. Тапкач та кулыгызга да алмаган, имезү түгел, күкрәгегезгә дә кысмаган балагызга бүген ничә яшь тулганны да онытмагансыздыр шәт. Өйләнер вакыты җитеп килә түгелме
соң сез эзләгән баланың.
– Зөбәрҗәт Хадиевна, Ходай мине бала бәхетеннән мәхрүм итте. Бар нәрсәм бар, сөяр балам гына юк. Сез үстергәнсез аны, рәхмәт, ә бит аның киләчәге алда, кеше итәр өчен бик күп нәрсә кирәк…
– Акчам, малым күп дисез инде алайса. Балага акча белән мал гына җитми, биләүсәдә чагыннан ук ана сөте, ана назы, ана теле кирәк, сеңелем, ә боларның бөтенесе синең исеңә бүген генә төшкән. Балам юк дисең, тумас борын анасыз ятим калган балаң каргышы төшкәндер сиңа. Ул чакта бер ялгышлык эшләдең, ни үгетләдек, калдырма, дип, тыңламадың. Хәзер тагын бер ялгышлык эшләргә, шул балаңның бәгыренә төзәлмәс яра салырга килгәнсең. Ул ятимлеген белмәсен, яман телләр, гайбәтләр читләсен үзен дип без унбиш ел элек менә бу шәһәргә күченеп яңа тормыш кордык. Безгә күченеп йөрүләре, туган булса да, күкрәк баласы белән кеше өстендә торулары, яңа эш табулары җиңел булды дисеңме? Без байлык артыннан кумадык, барлы-юклы хезмәт хакына яшәдек, бала үстердек. Тамагыбыз ач, өстебез ялангач түгел бүген дә, Аллага шөкер. Ә син баланы малыңа кызыктырып алырга килгәнсең.
– Үтенеп сорыйм сездән, бирегез миңа улымны. Мин дә, ул да бәхетле булырбыз. Яхшы киләчәгеннән мәхрүм итмәгез аны, мин аны чит илләрдә укытырмын. Белүемчә, ул хәзер сезнең шәһәрдәге татар-төрек лицеенда укый. Анда чит телләрне яхшы өйрәтәләр, диләр.
– Ә ул үзе барырга, сезне танырга теләрме соң?
– Рөхсәт ит, очраштыр безне, Зөбәрҗәт Хадиевна. – Сөйләшим улымның үзе белән. Бала үз анасыннан баш тартмас дип уйлыйм. Аңарда минем кан ага бит.
– Сеңелкәш, тапкан аналар күбәйде, бакканнары сирәгәйде шул. Бик тә кызганыч… – Зөбәрҗәт шуның белән сүзем бетте, дигәнне аңлатып урыннан торды һәм: – Гафу итегез, мине эш көтә, баш табибка керәсем бар, – дип, чыгар ишеккә атлады. Гөлчәчәк аңа иярде.
***
Гөлчәчәк Зөбәрҗәт янына килгәнче үк улының исемен дә, татар-төрек лицееның унынчы сыйныфы укучысы икәнлеген дә сорашып-белешеп куйган иде. Шуңа күрә ул шифаханәдән чыгу белән лицейга юл тотты. Тукталышта нинди автобуска утырасын, нинди тукталышта төшәсен бәйнә-бәйнә аңлаттылар. Татар-төрек лицее диюгә шул төшкән тукталыштан ерак түгел мәктәпне күрсәттеләр.
Бу интернат-лицей икән. Дәресләре беткән чакка туры килде. Балаларның күбесе уку класслары белән бер үк түбә астына урнашкан. Гөлчәчәк сораша-сораша унынчы сыйныф шәкертләренең йокы бүлмәсен эзләп тапты. Балалар шунда яшәп, атна буе укыйлар да ял көнендә
генә өйләренә кайталар икән. Интернат тәрбиячесе, Фәнис исемле егет, үзе дә студент икән, Рөстәм Зарипов диюгә, янәшәдә генә басып торучы үсмер егеткә эндәште:
– Рөстәм, сине сорыйлар.
Гөлчәчәк борылып, аңа күз ташлаган иде, хушы китеп егыла язды. Каршыда гына йөз-битләре, буй-сыннары белән ике тамчы су кебек аның үзенә охшаган уртача буйлы, зәп-зәңгәр күзле егет басып тора иде. Аның янына Гөлчәчәк үзе килде.
– Исәнме, улым, – диде. Рөстәм аның «улым» дигәненә, олылар шулай дәшә бит дип уйлаптыр инде, артык зур игътибар бирмәде:
– Сезгә дә саулык-сәламәтлек, апа, – дип җаваплады саф татарча итеп.
– Мин сине эзләп килдем, улым, – дип тагын бер кат, бу юлы басым ясап кабатлады Гөлчәчәк. – Мин синең туган әниең булам. Гөлчәчәк минем исемем. – Ул мөлдерәп Рөстәмнең зәңгәр күзләренә карады, әйтерсең лә, улының бу минутларда ниләр уйлаганын шуннан карап укыйсы килә иде.
– Сез мине кем беләндер бутыйсыз бугай, апа, минем әнием Зөбәрҗәт исемле, ул хәзер эштә, врач ул, балалар табибы.
– Беләм, аның янында әле генә булдым. Синең турыда сөйләштек без. Мин сине үз яныма алырга дип килдем. Әйдә, берәр аулак җиргә утырыйк әле, мин сиңа аңлатырга тырышырмын.
Алар тәрәзә
кырыендагы урындыкларның икесенә кара-каршы утырдылар. Гөлчәчәк бала аңларлык итеп сүзне кайдан сүтәргә белми торды.
– Син Акбуада тудың, мин таптым сине. Зөбәрҗәт әниең кендегеңне кисте, тугач та ул сине беренче кулга алды. Мин бик яшь идем, унынчыны гына тәмамлаган чагым. Курыктым, алдагы тормыштан курыктым, кеше гайбәтеннән курыктым, бала каргышы төшәр, гомер буе эзәрлекләр дип уйламадым. Сине шунда ташлап качтым мин, улым…
Гөлчәчәкнең ике күзеннән дә мөлдерәп кайнар яшьләр ага иде. Ул аларны тыймады да, сөртмәде дә. Үзе елады, үзе сөйләде. Рөстәме дә бер сүз дәшми тыңлады, тыңлады да:
– Ышанмыйм мин сезгә, апа, – диде. – Бүген өйгә кайтам мин, әнидән сорармын. Хәер, сорамасам да беләм, минем әнием дә, әтием дә берәү генә – алар. – Ул урындыгыннан торды да, саубуллашмыйча да, үз бүлмәсенә кереп китте.
Гөлчәчәк алдагы адымнарын кай тарафларга ясыйсын, кем ишекләрен шакыйсын барын да уйлап куйган иде. Ул лицейдан соң шәһәрнең балалар хокукын яклаучы опекун бүлеген эзләп китте. Тапканда инде эш сәгате бетәргә дә күп калмаган иде. Бәхетенә, мөдир ишеге төбендә чират көтүчеләр юк иде, ул туп-туры аңа керде. Танышкач, сөйләшкәч, аңлашкач, иллеләрдән өске яшьтәге марҗа ханым:
– Мин сезне аңладым, хәлегезгә дә керергә әзермен, тик берни дә эшли алмыйм. Бала әгәр дә начар гаиләдә, начар тәрбиядә булса гына без катыша алабыз. Анда да суд аша хәл ителә торган мәсьәлә бу. Үзара килешеп, үзара сөйләшеп, улыгыз сезне таныса, үзе сезгә кайтырга үз теле белән ризалык бирсә генә… Ул очракта да бик күп каршылыклар аркылы үтәсе булыр.
– Әгәр дә мин судка барсам, суд аркылы дәгъваласам?
– Сезнең бер генә шаһитыгыз да, бер генә дәлилегез дә юк бит, бәгырькәем. Баланы тугач та ташлагансыз, исем кушмагансыз, туу турында таныклыгы да уллыкка алган ата–ана исеменә тутырылган аның.
Кунакханәгә ул бик арып, бик йончып һәм зур аптыраш белән кайтып керде. Инде нишләргә? Кемнең каршына барып тезләнергә дә, кемнәргә ана күңелендәге моң-зарны түгәргә? Бер кешесе дә юк иде аның бу калада. Кунак йортындагы бүлмәне дә бер ялгызына гына алган иде. Караватына чишенмичә генә ятып бик озак уйланды Гөлчәчәк. Тыштагы караңгылык олы тәрәзә аркылы бүлмә эченә дә иңде. Торып ут алды. Бүлмә яктырып киткәч, күңелдәге шомлану бераз кимегән шикелле булды. «Ни булса, шул булыр, баргач куып чыгармаслар әле. Күрмичә, сөйләшмичә, соңгы сүзне әйтмичә барыбер китмим», – дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә Гөлчәчәк кабат тышкы ишекне ачты.
Кертерләрме, әллә ишек төбеннән борып җибәрерләрме, дигән шомлы уй белән Зөбәрҗәтләрнең ишек төбенә килеп җиткәч тә, кыңгырау төймәсенә шактый ара басарга кыймый торды. Тәвәккәлләде. Кем бар, дип сорап та тормадылар, ачылган ишектә Зөбәрҗәт үзе басып тора иде. Ярымачык ишекне бер кулы белән тоткан килеш:
– Өйне дә эзләп таптыгызмы инде? Нигә дип безне борчып, бала күңеленә тоз салып йөрисез сез? Әйтәсе сүземне әйттем бит инде мин сезгә.
– Гафу итегез, Зөбәрҗәт ханым, тагын бер күреп сөйләшеп карыйм әле дип килдем. Мине дә аңлагыз. Бүген Рөстәм белән очрашып сөйләштем, лицейда булдым, ул да өздереп бер җавап та бирми китте. Сезгә әйттеме, бүген өйгә кайтам дигән иде бит.
– Сөйләштек без аның белән. Ни үтендем мин сездән, бала белмәсен, күренмәгез, аңа берни әйтмәгез, дидем. Тыңламагансыз. Сөенеп, сөелеп үскән бала язмышына пычак кадагансыз. Ул үз бүлмәсендә кара кайгыда ята, минем белән дә сөйләшми.
– Бәлки минем белән сөйләшәсе киләдер. Керергә рөхсәт итегез, зинһар өчен дип үтенәм. Тагын бер мәртәбә күрәсем, соңгы җавабын ишетәсем килә.
Зөбәрҗәт ишектәге кулын алды, Гөлчәчәкне эчкә уздырды. Икәүләшеп Рөстәм
бүлмәсенә үттеләр. Уллары компьютер артында утыра иде.
– Улым, – диде Зөбәрҗәт, янына ук килеп җилкәсенә кулын салды. – Бу апаң белән бергәләп сөйләшеп алыйк әле.
– Минем аңа әйтер бер сүзем дә юк, әнием. Әйтәсен көндез, ул лицейга килгәч үк әйттем инде.
– Улым, – диде Гөлчәчәк тә, – мин бит сине тудырган әни. Үз әниең. Мин сине алырга дип килдем.
Бу мизгелдә Рөстәмнең күңеле болай да мөлдерәмә тулган иде, шул сүзләрдән соң ул Зөбәрҗәтнең кочагына ташланды, ике кулы белән дә муеннарына сарылды һәм нәкъ үткән төндә күргән шомлы төшендәгечә: «Әнием, бәгърем, бирмә мине, җибәрмә мине», дип үкси-үкси елап җибәрде. Зөбәрҗәтнең дә күзләрендә яшь иде.
Нәсих ТАГИЕВ
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев