Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Чуалган язмыш

Кайчан картайды соң әле ул. Бу дөньяда яшәү тәмен тоярга да өлгермисең, ул синең йөзләргә тирән җыерчыклы буразналар төшерә, җил уңаена биеп торган карлыгач канатыдай кара, ат койрыгыдай калын чәчләрне коеп, юп-юка калдырып, акшарлаган мөрҗәгә охшатып акка буйый. Картлык, акчага сатыла торган әйбер булса, Хәдичә кебекләргә тәтемәс иде.

Картаймас өчен әллә күпме байлык сарыф итеп, чит илләрдә операцияләр эшләтеп, йөзләрендәге җыерчыкларын тарттырып, бөдерәханәләрдән чыкмый ятканнарны да урап узмый шул ул. Күзләрнең нурын үзенә суырып алып, тоныкландыра, күзлек кидерә. Күңел яшь тә соң. Уйлар, хисләр дулкынында йөзеп, үзәкне әрнетеп, гел яшьлеккә алып кайталар. Күңел кылган эшләрен барлый. Кешенең язмышы үзе туганчы ук маңгаена язылып куелган була диләр. Учларга язылмый микән? Чегәннәр, кулның уч ягына карап, үткәнеңне һәм киләчәгеңне әйтеп бирәләр. Могаен, фәрештәләр бала карында чакта, җанны күктән күтәреп алып төшеп, яңа яралган тәнгә керткәндә, уч төбенә язмыш сызыкларын сызгалап китәләрдер. Алай дисәң, һәркем үз язмышына үзе хуҗа. Ул да үз язмышын үзе язды.
Әтисен хәтерләми. Аның каравы Нурлыгаяннарга аны биленнән торган чәч толымнарын икедән үреп, кызыл ефәк чәчүргечләр тагып, кешелеккә генә кия торган зәңгәрсу ситсага ак шакмаклы ассызыклар төшкән яңа матур күлмәген кидереп, әнисенең ияртеп алып баруы, хәзер әтиең шушы була инде дип таныштыруы кичә генә булган вакыйга кебек хәтеренә уелып калган. Әнисе нигә шул чәче коелып беткән, маңгаен язмыш сырлары чокыган олы кешегә кияүгә чыгып, яшьлеген әрәм иткәндер. Яңа әти аңа каты бәрелмәде. Алай гына да түгел, кирәгеннән артык яратты бугай. Җае чыккан саен мактады, чәчләрен сыйпады, аркасыннан сөйде, ипләп кенә түшләрен сыпырды, билен җайлап кына ышкыштырды, арт ягыннан янбаш алмаларын чәбәкәй иткәндәгедәй генә тоткалады. Иркәләнүгә сусап үскән Хәдичәгә болар - тансык, рәхәтлек бирә, бу мөмкинләрнең гел кабатланып торуын көтеп ала.. Әз генә шул ныклы куллар тәненә кагылмый торса, нәрсәдер җитми кебек, үги әтидән җылы сүз ишетәсе, аның тыгыз һәм җитез гәүдәсенә мәчедәй ешынасы килә башлый. Моның өчен ул, яңа төшкән киленгә охшап, өй- курасындагы бөтен эшне әнисенең кулына да тидерми - сызырып эшли, аягы җиргә тими, очып кына башкара. Әнисе бер-бер артлы туган кечкенәләре белән мәж килгәндә, ат җигеп болынлыкка печәнгә баралар, кыз күз ачып йомганчы чиләк тутырып, я җиләген, я бөрлегәнен җыя. Арбада кайтканда, иренеп кенә атлаган ат артыннан дилбегә тотып, ваемсыз гына алдына карап уйларга бирелеп кайткан, чәчләре ак кырауга манчылган Нурлыгаян абыйсының йон басып беткән сырлы-сырлы колак яфракларын, яңаклары беленеп торган бит очындагы дәү генә миңеннән җимеш тәлгәшләре белән чебен кунган кебек кытыклап үрти. Туң бүкәндәй пошмас үги әти башта чыннан да чебен- черки дип уйлап, ахыры, үз- үзенә кытыршы куллары белән бер- икене чәпәп ала. Нинди бөҗәк икәнен чамалагач, кинәт йокыдан уянгандай җитез генә, мәче тычканны эләктергәндәй, тәлгәшле бармакларны шунда ук тотып алып, сакал- мыек төкләре басып беткән чәнечкеле битләрен шул нәзек бармакларын, йомшак һәм нәфис учларын чәнечтерә- чәнечтерә куш куллап ышкыта. Арбага өелгән хуш исле печән өстендә китә теләп алган тансык чикылдашу, чинашу, әүмәкләшү... Тик тормас кызыкай әллә кайда посып яткан җаны булган адәмдәге әллә ниеңне уятыр. Кай арада сөю сөелү тугандыр. Кем кемне ныграк яраткандыр. Кем кемнең йозак ачкычын табып үзәгенә кереп урнашкандыр. Шайтан белсен.
Әнисенең күңел күзе күрмәгәч, маңгай күзе ботак тишеге булгандыр инде, Хәдичә ире белән уртак тел табуына шатланды гына. Гаиләне ямьләндереп, уртак балалары – бәгырь кисәкләре улы белән кызы кул арасына керә башладылар. Иярә килгән олы кызын егетләр озаткалый. Аллаһ кушып, үзенә охшаса, озакламый кияүгә дә чыгып куяр. Үзе уналтысы тулганда әни иде. Юньләп үбә дә белмәгән җыен шалтырапа малай- салай кирәкми Хәдичәгә. Нурлыгаян абыйсының куенына керсә, уч төбендә эреп югалган кар бөртегенә әйләнә, шул мизгелләрнең гел кабатланып торуын тели. Тегесе дә иркәли белә: теле дә тәмле, тәне дә татлы. Әнисенә татытмаган ләззәтне ала белә ул аңардан. Сөю тойгысының тәмен үзе татыганнар гына белә. Дәртләре кайнап торган ике гәүдә бер булып, аның эчендәге җаннар кавышып, чытырдап чат ябышып үзара бер- берсен нык итеп яратып суырып йотыла башлыйлар. Ир бушанганда, агып чыккан җылы сыекчаның рәхәтен ничәнче кат инде ботлары хәлдән тайгач та тоя. Мөмкин булса шул кочактан бер дә чыкмас иде. Язмышмы соң өзелеп ярату. Дөньяларын онытып, аулакта калып, мәхәббәт уенын ничәнчедер кат береккән килеш, ычкына алмый уйнаганда, әле берсенә, әле икенчесенә, әле икесенә берьюлы рәхәтлекне тоеп , карашларында көзгедән карагандай үзләрен күреп ятканда, ирнең болай да зур күзләре йодрык кадәр булып маңгаена менде, бер мәлгә картлыгын сиздереп торган җыерчыклар да юкка чыкты. Кинәт аның бөтен тәне яңа баскан камырдай йомшарып, бөтен көче белән үзенә тартып яткан кызны аптырашта калдырып, аяклар бот арасыннан шуып чыкты. Усал салкын карашы белән астында ятучыны тишәрлек итеп бораулап карады. Чынмы, түгелме дигән икеләнүгә ачыклык кертеп, эченә астагы корсактан тире аша җайлап кына китереп тибеп, бәләкәч җан иясе, мин барын аңладыңмы инде дигәндәй икеләнергә урын калдырмыйча, аны урыныннан торырга мәҗбүр итте. Тәҗрибәсе җитәрлек булган Нурлыгаянга бу күренеш таныш булса да, Хәдичә эчендә нинди орлык ятканын белми иде әле.
Нурлыгаян бәгыренә ут капты. Мәсьәләне, хатыны аны- моны сиземләгәнче, кичекмәстән чишәргә кирәк. Күрше авылга барып, күрәсе кешеләрне күрде, алданган кызны өйләнә алмый йөргән карт егеткә тагарга булды. Эшне көйләп, сыйласыларны сыйлап, димлиселәрне димләп кайтты. Икенче көнне кояш баер алдыннан гына атын җикте дә ашыгып, юк йомышны бар итеп, кибет бикләнгәнче дип, юлга әзерләнә башлады. Хәдичәгә дә вак-төяк кирәк икән. Ат чанасыдагы хуш ис килеп торган коры печән өстенә ул да утырды. Юлның рәте юк, ни арба ни чана дигәндәй. Җир туңдырган, кар юньләп төшмәгән. Өшемәс өчен кыз иргә елышып утырды, үзен тыныч тотарга тырышуга карамастан, аның тын алышы тигез түгеллеген сизде, нигәдер элекечә кайнарлык бөркелми, сулышы да икенче – җылылык бирми. Атны никадәр ашыктырсалар да кибет ябылганчы барып өлгерә алмадылар.
-Ярар, бушка әйләнеп кайтканчы, танышларга сугылып чыгыйк, - дип, алдан корылган планнны эшкә чигеп, Нурлыгаян атын тәпәш кенә кыеклы өйнең буялмаган капка баганасына бәйләде. Өйгә уздылар. Әллә көтеп торганнар. Авылча җыештырылган, тыштан килеп кергән уңгайга үтә җылы һәм нурлы тоелган йортта картларчарак булса да тырышлык белән табын корганнар. Таныша - таныштыра чәй эчкәннән соң, кодагый буласы кеше:
-Нурлыгаян, көннәрнең юне булмагангамы, явым-төшем бармы, аякларым сызлап тора. Югары оч түтәйләргә атың белән илтеп килмәссеңме икән? Үзе йөри алмый. Хәлен беләсе иде, - дигәч, юлаучы, үзенең бәясен күтәрер өчен генә булса да, башка вакыттагы шикелле каршы килеп азапланмады, берсүзсез ризалашты.
Тимерне кызуында суктылар. Икенче көнне үк, мулла чакырып, никах укыттылар. Оста салынган кармак җименә эләккән яшь кияү үзен күкнең җиденче катында хис итте. Хәдичәнең сораганын , теләгәнен сүзсез шатланып үтәде. Авыл читенә урнашкан бу йортта адаштыргысыз ачы буранда кыш уртасында якты дөньяга бер гонаһсыз Илзинә аваз салды. Баланы өйдәгеләр җылы кабул иттеләр, яраттылар, әнисеннән дә уңуларына сөенделәр, кулында ут уйната, белмәгән эше юк. Төшкән урынын таш итте дип уйладылар. Ире генә аның күңелендәге мәхәббәт бозын эретә алмады. Баллы су сипкәннәрмени, уңае туры килгән саен, килен үскән йортына атлыгып тора. Әле әнисенең туган көне, әле апайларын сагына, сәбәбе дә табыла. Баласын курчак кебек киендереп күтәрә дә авылын урап килә. Бер бите кояш, икенче бите ай, йолдыз яңгыры астында калгандай балкып кайтып керә. Беркадәр вакыт шулай биш басасыга бер басып, җитез итеп җиң сызганып, кулыннан эш төшерми, рәттән себереп эшләп, күтәренке күңел белән илһамланып, дәрте шашып йөри. Ел ярымнан кызына иптәшкә энекәш алып кайткач, итәге бераз бозга ябышып торды торуын. Аның каравы, сагынудан туты да бетеп бетмәгән кара кучкыл йөзе йөземдәй кибеп, лимондай саргайды. Язмыш белән килешәсе иде дә соң. Йөрәк акылны тыңламый шул. Тынгысыз күңел ярсу йөрәккә, язмышка буйсынып яшәргә тынычлык бирми, каядыр ашкына. Холыкны үзгәртеп булмый. Яратуның чиге буламыни. Яшерен ярату газабы җанны телгәли, моны үзе тәмләп караган кеше генә белә.
Яз көне җаны булган бар дөнья уяна. Бу чорны йомычкага йомычка атланган чак диләр бит.Шул чакта Хәдичә үзенә урын таба алмый. Аның һәр күзәнәге Нурлыгаянны таптырып тилмерә. Казларның куанганын күрсә дә җаны үрсәләнә. Кошларның парлашулары да аның чатын ача. Песиләр, бала елагандай ачыргаланып кычкырып, бер-берен эзли башлаганда, үзен бөтенләй кулга алып, контрольдә тота алмый, нәрсә эшләгәнен белми башлый.Үги атасы белән буласы килү теләге шул чаклы көчле, әгәр ниятен тормышка ашырмаса, башкача яшәү көче тапмас сыман. Җанын берничек тә тынычландыра алмагач, иреннәрен чәйни. Бу исә теләкне көчәйтә генә. Җан куырыла, үз-үзенә урын тапмый, ихтыяр көчен югалта. Моны үзе татыганнар гына аңлый. Нурлыгаян кырыннан үтеп китеп, җиле генә бәрелсә дә бөтен тәне буйлап урнашкан тамырларда канының йөрешен тояр, рәхәт хәләттә калыр, тын алмый торыр иде. Мондый мизгел бәрәбәренә гомер дә жәл түгел. Җаны теләгән елан ите ашаган. Сагынуларына чыдый, хисләрен авызлыклый алмагач, балаларын китек күңелле ире белән аягына көчкә басып йөргән бианасына ташлады да төшкә әйләнеп кайтырмын дип күрше авылга чапты. Апайларының мәктәптә икәнлекләрен белә. Әнисе сепарат корган, үзе каядыр чыккан, газ плитасында аертырга дигән сөтләр җылынып утыра. Кеше юклыктан файдаланып, оятның нәрсә икәнен онытып, ярсу тәненең назланасы килү теләген басар өчен, колачын җәеп, каршысында ялгыз гына басып торган Нурлыгаянның куенына уктай атылып килеп керде дә йотылып ук бетте. Бер-берсен тансыклаган азгын тәннәр тәнгә тию белән магнит шикелле үзара тартылышып ябыштылар да калдылар. Нәкъ менә аның теләгән урынына гына чалбар каешы сыман каты әйбер килеп тиде һәм катканнан ката барып, тимер кебек булды, без шикелле очлаеп киемнәр аша тәнне тишеп керер урын эзләде. Куллар чалбар төймәсен кармалады, итәген күтәреп, трусик балагын ачты. Шул вакыт әкрен генә тышкы яклап ишек ачылды. Хуҗабикә, авызын ачып, тора таштай катып, исенә килә алмый карап торды, аннары кысып тоткан тотканы хәлсез кулыннан ычкындырып, ишекне кире япты. Аны сизүче дә күрүче дә булмады. Өйдәгеләр эшләрен бетереп, җаннарын тынычландырып ишек алдына чыкканда, гәүдәсе кер эленә торган бау белән коридордагы матчага асылынып тора иде. Зиначыларга озак уйларга вакыт юк. Эзне җөен дә белендермәслек итеп җуярга кирәк. Кеше-кара күргәнче, күрше –күлән белештергәнче, бауны кисеп төшереп, мәетне өйдәге караватка кертеп салдылар. Сепаратка сөтне салып, аертырга куйдылар. Авылда Нурлыгаян бичәсен, сепарат аертканда, ток суккан дигән хәбәр таралды.
Вакыт тәгәрмәче телисеңме, юкмы синнән сорамый, алга таба тәгәри. Язмышны үзеңчә боргалап булыр иде. Йөрәк үзенекен эшләп кенә тора. Мыштым гына йөргән ире сүз әйтмәсә дә барсын да белеп сизеп торды, бианасының җидесен үткәргәннең икенче көнендә йокыдан уянмады. Кеше гомере бүләк кенә икән. Хатынына йөгән кидерә алмауга үртәлеп, чамасыз күп итеп йокы даруы ашаган булып чыкты. Йортның нуры сүнде. Хәдичә, балаларын ияртеп, Нурлыгаян өенә кайтты. Бергә яшәп алып киттеләр. Балалары Нурлыгаянга карт әти дип эндәшеп үстеләр. Хәзер ир белән хатын булып яшәсәләр дә гомер баскычына үренә күтәрелгәнгәме, элекечә дөньяларын онытып, мәхәббәт диңгезендә йөзә алмадылар. Күңелне шомлы бушлык тулыландырды. Ирнең яше җиде дистәнең өстенә менде, дәрте бар, дәрманы юк, тегермәненең суы кипте. Ашын ашап, яшисен яшәп, үз үлеме белән якты дөньядан китте. Ходай үзе биргән, үзе алган. Авыр туфрагы җиңел булсын. Язмышның аның белән бәйләгән кадерле истәлекләрен хәтер сандыгының үзе генә белгән урынында саклый Хәдичә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев