Актаныш

ЭКСТРАСЕНСКА БАРУ

Район үзәгенә экстрасенслар килә икән дигән хәбәр ишетелгәч тә, бар халык «жуу» итте. Күпләр мәдәният йортының билетлар сатыла торган касса тәрәзәсе янына ябырылды. Билет хакының кыйммәтлегенә карамыйча мин дә хатын белән икебезгә ике билет сатып алдым. Имеш, бу экстрасенс бик куәтле, любой чирне «ә» дигәнче юк итә.

                                   Үзең белән бер стакан чиста су да алып барырга онытма. Экстрасенс чыгышлары вакытында бөтен тәнеңә, буй-сыныңа  көч-куәт өсти. Әгәр шул суны өйгә кайткач, кичтән эчеп йокларга ятсаң,  иртән торуыңа көчең биниһаять арта, берәр төрле чирең булса, уянып аякка басуыңа кул белән юып алгандай бетә, ни теләсәң  шул алдыңа килә дә тормышка аша. Хәтта үлеп бетә язган җирләрең уянып, кыймылдый башлый. Менә нинди хикмәт! Мин бер стакан саф чишмә суы әзерләдем. Иртәгә район сабан туе. 
Анда, сабан туе урынында, тирә-як авыллардан да, район үзәгеннән дә, хәтта әле андый бәйрәмнәр көне җитмәгән яки булып узган күрше район җирләреннән дә карарга  килгән  кеше күп булачак.
                                        Һәммәсе дә иң кыюларның, иң батырларның бер-берсен күтәреп екканын, иң яхшы бүләкләр алганын күреп калырга ашыга. Мин  сакаллы экстрасенсның тәнгә көч-куәт кертә торган бер стакан суын эчеп алачакмын да,  мәйдан тирәли тыгызланып баскан халык арасына  кереп, элекке елларда сабантуйда мине бармак очларында гына күтәреп, җиргә сала торган базык гәүдәле Әүхәди дусны егып, халыкны шаккатырам. 
Кердек залга, башланды сеанслар. Башта үзе бик озак кына  сөйләде бу түгәрәк сакаллы, чем-кара мыеклы кеше. Аннан ике кулны ике якка суздырып, бер аякта озак кына бастырып  торды. Сыңар аякта басып торганда  әллә ничә кеше идәнгә егылып имгәнә язды. Мине  идәнгә тәгәрәүдән хатын ярдәмләшеп алып калмаса, ни белән бетәр иде, белмим. Ә экстрасенс сөйләде дә сөйләде. Кайда кемнедер савыктырган, кемнәрнедер шатландырган. Кемнәрдер соңыннан сәхнәгә менеп, аның кулларын үбеп, эчкерсез рәхмәтен әйткән. Бик күп чәчкәләр бүләк иткән. 
Бүген дә, ул сөйләгәндә, сәхнәдәге өстәлләргә кемнәрдер чәчкә гөлләмәләре илтеп куйды. Соңрак алар белән өстәлләр тулды. Ә экстрасенс агай  сөйләвен дәвам итте. Ягъни безне дәвалады. Шулай сәхнәдән залдагы халык арасына төшеп, эшен дәвам итте. Ул арада  бераз салып килгән ир-ат җәмәгатьләренең берничәсе «хыр»лап йокыга да китте ахры. Ә экстрасенска шул гына кирәк иде. Ул үзендәге экстрасенс көче барлыгын халыкка исбатларга уйлап, бер исерек янына барып, уятырга маташкан иде, тегесе сүгенеп куып җибәрде. Икенче рәтләрдәге исереп, башын хатыны иңбашына салып  йокымсыраган ир аның үзенә якынайганын күреп калды да, урыныннан торып, тышка чыгып китте. «Монда кеше көлдереп утырганчы, өйгә кайтып, йомшак түшәктә йоклаганың артык. Иртәгә иртүк машина белән йөк алырга барырга кирәк»,– дип үзе ишетелер-ишетелмәс мыгырданды. Арада экстрасенс агай сөйләвенә ышанучылар да булгалады, ахры. «Ну, куәт үзендә,– дип гаҗәпләнде кайберәүләр.–  Хәтта эчеп, исереп йоклаганнарга да әз генә дә тынгылык бирми, ичмасам. Уята». Яшьрәкләр сүздән тыела алмыйча бераз көлешеп тә алдылар. Шунсыз мөмкин түгел иде. Соңыннан  йокы чүлмәкләренең берсе күршем Гарәфетдин булуын ишеттем. Йокламый нишләсен, төзелештә эшли бит ул, арыгандыр. 
Шуннан экстрасенс дәвам итә:  
 – Алып килгән суларыгызны ике куллап тотыгыз да күзләрегезне аннан алмагыз!– ди. 
Ничектер баштан ук бу тавыш таныш кебек тоелды. Тик кайда гына ишеттем соң тавышын? Бу минутларда һич тә искә төшми торды.
Сеанслар беткәндә ул янә дә сөйли башлады.
 – Сез бүген минем дәваны алдыгыз, өегезгә кайткач та  чирегез бетә башлар, тик бераз озаккарак барыр әле. Үзегез беләсез, чир кешегә тиз килсә дә, тик аны  бетерү озаккарак сузыла. Әмма артык борчылмагыз, соңрак булса да барыбер бер бетәргә тиеш ул. Кайгырмагыз гына. Шул. Бүген инде  өегезгә кайтканда  бары тик шатлыклар юлдаш булыр.Аз-маз гына кәефегез кырылса, моңа бер дә  борчылмаска тырышыгыз.Бүген киләлмәгәннәргә кайткач әйтегез, иртәгә сабантуйда тагын да сеанслар күрсәтәчәкбез.   
Беткәч, кайтырга чыктык. Әмма беренче карашка ук шатлык түгел, ызгышны күрдек. Ике исерек урамда ата-инәсен калдырмый сүгенә. Берсе килеп, миңа бәйләнә башлады. Сөйләшкәндә гомердә дә кулланмаган сүзләрдән колаклар тонды . Ярый әле, рәхмәт төшкере, каяндыр бер милиция капитаны килеп, икесен дә алып китте. Кәефем  шунда кырылды.
Өем ерак булгач, машинам белән килгән идем. Утырып кайтыр якка йөз метр да китә алмадык, бер тәгәрмәч тынын чыгарды. Ну, алай гына була инде ул, бәлки без клубта утырганда малайлар шаярткандыр дип уйлыйм. Багажникта ямалганы бар иде. Шуңа алыштырып, өйгә кайтып җитә алмадык, икенчесе җибәрде. Нуу, көтелмәгән хәл бу. Юлга чыкканда болай тиз генә вакыт эчендә машинамның ике тәгәрмәче дә тынын җибәргән чагы сирәгрәк булучан иде.  Монысы инде шук егетләрнең тәгәрмәч белән чыннан да «шаяруын» раслады. Чөнки, хәтеремдә, кичә генә берсен  яңага алыштырган идем. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй хатын да чигәгә тия. «Машинаңны көндез карап куйсаң ни була иде!»– ди  пыр тузып. Чак кына сугып әйләндермәдем үзен. «Кичәгенәк кенә тәгәрмәчләремне алыштырган идем»,– дип әйтеп карыйм, ләкин аны аңлатуы читен. Хатын-кыз бер тузынса, бик тиз генә тынычландырып булмавын кайсы ирләр белми. Аның үз сүзе сүз. Тик ул гына дөрес сөйли, имеш. Ул гына бик күп белә. Үзенекен сөйләп тик утыра. Түздем. Ә үзем һаман теге экстрасенс тавышының кемнеке икәнен берничек тә хәтерли алмыйм бит.  Юлда машина мәшәкатьләреннән психланып, өйгә кайткач, кич хатыным янына йокларга яткан чакта, теге клубка баргач, стакандагы сихырланган теге тәмле чишмә  суын бераз эчәргә дә онытканмын. Хатынга  әз генә дә шатлыклы минутларны бүләк итә алмадым. Чибәремнең күңеле төшенке булды, йөзе көне буе ачылмады. 

*    *    *
                                      Җитте сабантуй көне. Таң алдыннан торып, экстрасенс янына алып барган стакан белән тулы суны эчтем дә киттек бәйрәмгә. Көрәшкә язылучылар  арасына барып: «Мине Әүхәди күршем белән көрәшергә языгыз!»– дидем. Судъялар бар да таныш. Елмаеп шаярткан булалар: «Быел да ул сине бик җиңел  әйләндереп салыр. Менә күр дә тор».
«Бер елны  тартай симерсә, икенче елны бүдәнә симерә, ди туганнар. Белеп булмый әле Ансын көрәш күрсәтер».– дидем.мин дә мут елмаеп. Тик серемне ачмадым.

Башланды бит көрәш.  Бераздан мин дә Әүхәди күршемне чакырдым.  «Әйдәле мин әйтәм, чыгыйк әле уртага, быел җиңгәң  мине ничегрәк ( Шаяртам тегене. Әүхәди миннән ике генә яшькә кечерәк) тәрбияләде икән? Алыштык билләрдән. Җиңелсәм, ике күкәй булса да кулга тотып мәйданнан чыгармын. Ну, бу юлы аны егалуыма   ышаныч зур, кичәге экстрасенс янында булган суны да эчтем ләса. Ул куәтне арттырамы-юкмы? Шулай уйлап бетерә дә алмадым, Әүхәди ары-бире йөреп тә тормады,  мине песи баласыдай күтәреп, читкә үк ыргытты. Гарьлегемә чыдый алмадым, бүләкләренә дә, күкәйләренә дә күз салмадым, йөгердем сабантуйга килгән экстрасенсларны эзләп. Бүген алар янына  баручы да юк ахры. Биш-алты кеше күренә. 
  – Кая сезнең лечить итүчегез, – дидем билет сатучыга. Ул баш кагып кына шалашка таба ымлый. Бардым. Анда берәү ишеккә арты белән утырган да, көзгегә карап, авыз-борынына  сакал-мыек ябыштыра. Карасам, ни күзем белән күрим, анда минем, яшьлек елларымда бик еракта калган авылдашым,  өйләребез бер-берсенә терәлә язып салынган күрше Гайнетдин абзыйның кече улы, авылда башта бер эштән  икенчесенә куылып йөргән, соңыннан бик эчкечегә сабышып, дәваланырга киткән җиреннән эзе суынган Галимҗан  утыра иде.
 – Галимҗан!– дип кычкырганымны сизми дә калдым.
 – Тсс!! – ди бу мине үз янына таба тартып.– Григорий Кузьмич мин хәзер, белдеңме, ахиш!
   Ул миңа, мин аңа һәрчак шулай дия идек бергә үскән елларда. 
  –Тыныңны чыгарма, дус кеше, –дип аягына  басты да кулымны каты итеп кысты.–Ату, әнә минем дуслар сиңа барысын да «ә» дигәнче аңлатыр, ягъни ике яктагы кабыргаларыңны санарлар, сынмаганы калмас. Гомереңә онытмассың. Кил менә шушыны ( ул башланган аракы шешәсенә бармагы белән күрсәтте) бергә төшерик тә, соңрак, моннан киткәндә, барын да энәсеннән җебенә кадәр сөйләрмен. 
Тындым. Аның аюдай иптәшләреннән тукмаласым, бер дә юкка кабыргаларымны сындыртасым юк әле. Болай да былтыр абзар сәндерәсеннән кәҗәләремә печән төшергәндә бер кабыргам сынды бугай. Шуннан бирле уң ягыма ятсам, авыртуына түзәлмим.
Китәр алдыннан гына ничек болай экстрасенс булып китүен, иптәшләренең кемнәр икәнен барын да  сөйләде. Әй, анысы нигә кирәк инде сезгә? Аның каравы мул  акча каерды алар. Кем ничек яшәргә юлын таба. Хәзер шундый замана бит, туганнар. 
Менә шундый вакыйганың шаһиты булдым мин.  Сеанс барганда өстәлләргә өелгән чәчкә гөлләмәләренең  өеме каян килүен дә белдем. Галимҗанның ярдәмчеләре аларны шиңдермичә гел үзләре янында йөртә икән. Сеанс барганда халыкның күзен буяу өчен,  җайлап кына сәхнәгә чыгарып өстәлләргә  куялар.                                    Янәсе, күрегез кешеләр аларга ничек рәхмәтен әйтә. Барысын да  клублардагы тамашачылар аларны экстрасенсның тырышлыгы, сәламәтләндергәне өчен бүләк иткән.
                                   Димәк, файдасы бардыр инде. Тик чирлеләрне  авырудан  терелтү өчен түгел, ә тегеләрнең кесәләрен  калынайту, баю өчен инде.

   Әгъдәл САФИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: