Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Хыянәт ачылары ( Хикәя)

Кем белгән бит аны уеннан уймак чыгар, дип...

                                                           Хыянәт турында мавыктыргыч әсәрләр укырга яратабыз үзе, әмма үзеңә килеп терәлсә, бер дә алай мавыктыргыч булып тоелмый. Кая ул, дөньяң җимерелгәндәй була, тормышыңның бөтен яме китә. Алла сакласын, гаиләгә хыянәт килеп керсә, бәхетеңнең ишелә башлаган кирпечләрен ничек кабат үз урыннарына тезәсе? Синең кешелегеңне салып таптауларын ничек онытасы, күңелдәге яраларны ничек төзәтәсе? Тагын да куркынычы – ул кешегә кабат ничек ышана башлыйсы?

                                                           К. ханым ире үзенә хыянәт итәдер дип, моңарчы хәтта уйлап та карамый. Андый уйның башына кереп караганы булмый. Әйе, ире кайчак эшендә соңга калгалый. Анысын эштә тоткарладылар дип аңлата. Шулайдыр, К. ханымның үзенә дә еш кына эштә тоткарланырга туры килгәли, эш сәгате бетте генә дигәндә министрлыктан әле теге, әле бу документны сората башлыйлар. Шуңа да ул иренең эштә тоткарландым диюеннән әллә нинди яшерен сер эзләми. Кайвакыт дус малайлар белән очрашабыз әле, дип, ял көнендә дә чыгып киткәли. Анысын да шик астына алмый К. ханым. Үзе дә дус хатыны белән икәү генә очрашып, ирләреннән зарланышып, таныш-белешләренең гайбәтен саткалап утырырга ярата. Нәрсә, ял көне өйдән чыгып киткән һәр кеше хыянәтне максат итеп йөримени инде хәзер? Аннары, андый «мальчишник»лары сирәк-мирәк кенә була, «сулга» йөрсә, беленми калмас иде ул... К. ханым әнә шулай уйлый. Беркайчан да ирен тикшерми, телефонында ят смслар эзләп актарынмый...

                                                           Ул көнне, күрәчәгенә күрә, ире телефонын өйдә онытып калдырган булып чыкты. Кирәк бит, К. ханымның да авырып өйдә калган көне иде. Калын юрганга төренеп, йокымсырап киткән ханымны телефонга килгән смс тавышы сискәндереп җибәрде. Аннары тагын берәү... тагын... Кемдер өзгәләнә ирен эзләп. Актарынырга дип түгел, бәлки, эш буенча бик мөһим сораулары бардыр, дип кенә кулына алды К. ханым иренең телефонын. «Ник шалтыратмыйсың?» «А-у! Син кая югалдың?» Нәрсә бу??? Кемдер ялгышыпмы, әллә шаяртып язамы аның иренә? Бер-ике мизгел К. ханымның баш мие бу мәгълүматны ничек кабул итәргә белмәде әле: «Ялгыш җибәрә берәрсе». Аннары, сискәндереп, кулындагы телефон тагын бер зеңләде: «Спасибо за чудесную ночь!» К. ханым, айнып, смска иясенең исеменә күз салды: «неизвестный номер. «Аһ җирбит! Туктале, тагын ниләр языштылар икән бу «неизвестный номер» белән? К. ханым, кабалана-кабалана, иренең телефон экранын әле өскә, әле аска әйләндерде. «Сөртеп аткан бөтен смсларны. Эз яшергән, җирбит! Үтерәм бит мин аны хәзер кайтса, кабәхат җан, җирбит!» К. ханым җанының кайнап чыгуын ничек басарга да белми, ярсып, бөтен гәүдәсе белән авыраеп, караватка ауды. «Ничек усалрак, катгыйрак итеп әйтергә икән? Сүзне нидән башларга? «Искиткеч төн өчен рәхмәт әйтүче ул кем?» – дип сорар башта. Тегесе ни дип җавап бирер икән, оятсыз! Ай оятсыз!»

                                                           К. ханым әле елады, әле ярсыды, әле тынып калды. Күз алдына иренең башка хатын белән түшәктә әүмәкләшкәне килде. Аны гына үбәргә тиешле иреннәр башкага үрелгән, ул гына күрергә тиешлегә башка бер хатынның күзләре баккан... а-а! Оятсыз! Оятсыз! Мөгаен, аңа матур сүзләрен кызганмыйдыр... Ә К. ханымның инде күптән аннан назлы сүзләр ишеткәне юк. Бүләкләр, чәчәкләр бирәдер... а-а! Ул үзен һавада эленеп калгандай хис итте. Аягын да, кулын да, тоймады. Күз алдындагы әйберләр бер якынайдылар, бер ерагайдылар. Йөрәге бер ярсыды, бер тынды... Исенә килеп, тынычландыра торган дару алып капкан булды, аның да шифасы булмады. Караңгы капкан бүлмәдә ут та яндырмый, ашыйсы-эчәсе барып да онытып, бөрешеп тик ятты шулай. Кымшанмады да... Күңеле ире белән яңа танышкан яшь чакларын, тәүге үбешкән, яратам, диешкән вакытларын урады. Ничек яратты ул аны! Дөньяның бөтен байлыгын бирәбез, сөйгәнеңнән баш тарт дисәләр, ул баш тарта алмас иде. Аннары туйлары... тормышны башлап җибәргән мәлләрдәге кыенлыклар... үпкәләр... үртәлүләр... Алар юктан бар иттеләр бит бу тормышны. Ире сыгылам, дигәндә ул үзенең иңен терәде. Кергән белән чыккан бер түгел, дип, гел өстәмә эш алды. Бүтәннәр ял иткәндә, ул, бөкресен чыгарып, компьютерда хәреф чүпләде. Кичен дә, төнлә дә, шимбә көнне дә, якшәмбедә дә... Иренә игътибары җитмәвен дә белде, тормышны бөтәйтәм дип тырышуларын аның бәяләмәсен дә белде... Менә бит ничек килеп чыкты. Ул тилмереп эшләп утырганда, ире аның артында гыйшык-гыйшрәт уйнаган. Көлгәндер инде, шул кирәк аңа, дигәндер. Тегесе тантана иткәндер... Инде тынычланды дигән йөрәген кабат пычак йөзе белән телеп җибәрделәр: «Ә кем икән соң ул теге? Ничек җир күтәрә шундыйларны?» Шушы мизгелдә кубарылып, ирен дә, теге хатынны да эт итеп кыйныйсы, бөтен дөньяга рисвай итәсе, чәчләреннән сөйрәп йөрисе килде. Әрнүләре кабат көчәйде... Күз яшьләре дәрья булып акты. Тозлы яшьләр битен, иренен, йөрәген ачыттырды... «Ничек яшәргә хәзер аңа? Кая барырга? Ул, әлбәттә, ирен бер минут та тотмый куып чыгарачак! Хәзер үк киемнәрен тутырып куярга кирәк...» К. ханым урыныннан торырга калкынды, әмма хәлсез гәүдәсе үзенә буйсынмады. Ишектәге ачкыч тавышы сискәндерде. Кайтты! Гомерендә беренче тапкыр иренең кайтуына шатланмады... Каршысына чыкмады, ничек утырган, шулай утыра бирде. Ире чишенеп, кухняга үтте, газга чәйнек утыртты. К. ханымга ул юри аннан качадыр, аның күзенә карарга оялганга бүлмәгә кермидер кебек тоелды. Тынычланган кебек булган йөрәге кабат ярсып тибәргә тотынды. Ул, халатына төренеп, кухня ишегенә сөялде. Аңарда гаме юк сыман, үз алдына сызгыра-сызгыра, җиңен сызганып, бәрәңге әрчегән иренә яндырырлык итеп карады. Кодрәте җитсә, яшен булып сугар, тереләй утта яндырыр иде ул бу адәмне. «Мин сине йоклыйсың дип торам», – иренең берни булмагандай кылануы аны тагын ярсытты. «Ну, кем инде ул синең белән искиткеч төн уздыручы?» – тавышында тимер чыңнары ишетеп, К. ханым үзе дә аптырап китте. Менә бит, ул да усал була белә икән. ...Тынлык озаккарак сузылды. «Кем ул синең белән төн уздырып йөрүче? Мин синнән җавап көтәм!» – бу соравына да җавап булмады... К. ханым эчендәге ярсуының көчәя баруын, менә-менә ташкын кебек тышка ургып чыгачагын тойды. Күзе өстәлдә яткан пычакка төште... Әллә... үчкә-үч белән түлисеме? Шушы пычакны алып, китереп орсын шуңа, җирбиткә! К. ханымның күз алдына идәндә газап эчендә бәргәләнгән ире килде. Менә ул хатынының аякларыннан кочып гафу үтенә, ялына, ачы күз яшьләре түгә... Бая нәкъ ул тилмергән кебек тилмерә... Ә К. ханым аннан каһкахә белән көлә, оятсызның авызына тибеп җибәрә... Ире аның җанын телгәләде, хәзер инде К. ханым алачак үчен. «Нишлисең син?» – дип инәлә ире... «Нишлисең син? Юләрләндеңме? Тагын нәрсә уйлап чыгардың?» – хыялында тантаналы үч ләззәтенә бирелгән ханымны иренең тавышы айнытып җибәрде. «Тәмам акылдын шашкан!» – ире аның кулыннан пычакны каерып алып, өстәге киштәгә ыргытты. К. ханым пычак йөзе кискән учында кып-кызыл ахак бөртекләредәй җемелдәгән кан тамчыларына карап, бермәл шаккатты. Ирен газаплыйм, дип, ул үзен газаплый ләбаса. Оятсызга нинди газап булсын? Газапланса ул бу адымга барамы? Битендә учыннан кызыл буй калдырып, ханым ишек яңагы буйлап идәнгә чүкте. Җаныннан кабат иңрәү ургып чыкты. Шапылдап ишек ябылганнан соң да бернинди хәрәкәтсез шулай озак утырды әле ул. «Китте... Берни аңлатмый китте.... Уртак мәхәббәтне, ничә еллар бергә корган бәхетне бер селтәнү белән юк итеп китте...» Җанында берьюлы әллә ничә тойгы актарылды: әрнүе дә, гарьлеге дә, кимсенүе дә... Аның кешелеген таптадылар. Чит-ят берәү булса, бер хәл, иң якын, иң кадерле кешесе төкерде бит йөзенә. К. ханым тәмам йончыган гәүдәсен көч-хәл сөйрәп, зур якка чыкты. Китап шкафын ачып, дарулар тартмасын алды. Аның кайчандыр алып куйган йокы даруы бар иде. Учындагы ак төймәләргә бермәл икеләнеп карап торды да, кисәк бер фикергә килеп, кәгазь каптагы барлык төймәне берьюлы кабып җибәрде. Чатнап кипкән авызына төкереген җыеп, озаклап чәйнәде. Ачы дару тәме телен генә түгел, җанын өтте. Аның бу газаплардан менә хәзер үк, шушы мизгелдә үк котыласы килде. Күз алдына кабат ире килде. Менә ул, акылына килеп, кире борылган, имеш... Әнә ул ишекне ачып керә, кулында – чәчәк бәйләме, йөзендә – үкенү. Ул хатынын нинди газапларга салганын аңлаган, хәзер әнә гафу үтенә. Ә, юк инде, җан кисәгем! Соң инде! Гафуны аны бая сорыйлар иде, ишекне шапылдатып ябып чыгып киткәнче. «Син ялгышасың, берәсе шаяртып кына язгандыр, синең белән минем бәхеттән көнләшеп. Нишләп мин сине кемгәдер алыштырыйм? Сиңа тиңнәр юк бит бу дөньяда», – дисә, гафу итәчәк иде ул аны. Кочагына башын салып, илереп бер елар иде дә, торып, иренә чәй куеп эчертер иде. Икесе өстәлнең ике башына кара-каршы утырып, чәй эчәрләр иде. Хәтта ул хыянәт булган очракта да, булмады, ул мине генә ярата, дип ышандырыр иде үзен. Үзеңне алдалау иң җайлысы бит ул. Ә менә хәзер соң инде. Ире никадәр генә өзгәләнеп гафу сораса да, ханым аңа башка гафу итә алмаячак. Иренең аның җансыз гәүдәсен кочаклап үксегәнен күз алдына китерде. Әнә аны ак кәфенгә төреп, зиратка алып баралар. Елый-елый шешенеп беткән ире аны соңгы кат үбә. Үзен кызганудан, К. ханымның күзләре кабат мөлдерәде... Әнә ире аның каберенә чәчәкләр китерә... Аның белән беркем дә сөйләшми, барысы да К. ханымның фаҗигале үлемендә аны гаепли. Кызык, балаларга нәрсә дип аңлатыр икән ул моны? «Әниегез минем аркада үлде, сезне мин ятим иттем», – диярме? К. ханым кинәт айнып китте. Балалар!!! Аның күз алдына каникулда әбиләренә кайтарып куйган улы белән кызы килеп басты. Тукта! Ул үлсә, бу балалар нишләр соң? Аңа бит үләргә ярамый! Ярамый!!! Тәнен ниндидер сәер дерелдәү биләгән иде. Башы шаулый, күз алдында әллә нинди кара боҗралар биешә, кулларын-аякларын күтәрергә тели – кымшата да алмый. Өзелеп туңган кулларына күзе төште – бармаклары күм-күк! Йа Аллам, чынлап та үлеп бара түгелме соң ул? Йокыга киткәнче, ашыгыч ярдәм булса да чакыртырга кирәк. Әмма К. ханым телефонын кая куйганын исенә төшерә алмады. Төшерсә дә, анда кадәр бара алмас иде. Түзә алмаслык итеп йокы басып килә иде аны. Баш миенең кайсыдыр бер күзәнәге бу йокыга каршы торырга теләп, камырга әйләнгән аяк-кулларга кымшанырга әмер биреп маташты әле... ...М. апаның бүген көне буе күңеле үрсәләнде. Эшлим дисә – кулы эшкә бармады, ашыйм дисә – тамагыннан аш үтмәде. Олы кызы иртән, авырып торам әле, дип шалтыраткан иде, җанының бәргәләнгәнен шуңа сылтады. «Яман чирләрдән үзең сакла, бер Аллам, узгынчы гына чир булсын!» – ана кешенең иң еш кылган догасы иде бу. Кызына шалтыратырга дип, кулына әллә ничә тапкыр телефонын алды, йә йокыга киткән чагыдыр, дип, борчырга кыймады. Иртәгә иртән шалтыратыр әле. Әмма кич төнгә авыша барган саен, күңеленең илерүе көчәйде. Түзмәде, кызының номерын җыйды. Баласының җанга газиз ягымлы тавышы урынына, автоматның җансыз җавабы яңгырады: «абонент выключен...» Телефоны сүнде микәнни? Аптырап, киявенекен җыйды, бу юлы да «абонент выключен...»нан гайрене ишетә алмады. Икәүләп телефоннарын сүндергәннәрме соң? М. апа телефонны бер алды, бер куйды. Күңеленең гасабилануына чыдар хәле юк – төн дип тормас, кызы янына шәһәргә үзе чыгып китәрдәй булды. Пошынуын басар өчен, кече кызына шалтыратты. «Йоклыйдыр инде алар, әни. Телефоны сүнгәндер... Беләсең бит инде апаны, гел шуны зарядкага куярга оныта, борчылма, йокла!» «Кызым, кызым, тукта әле! – кызы телефонны сүндергәнче дип, тынына кабып кычкырды ана. – Балам, бар әле, иренмә, барып кайт әле апаң янына. Җизнәң дә алмый бит телефонын. Җаным сикерә. Машинаң бар бит, кешегә ялынасы түгел... кызым дим...» «Кеше борчымыйча гына яши белмәс шушылар. Хәзер йоклаган кешеләрне уятып, өсләренә барып керсенме инде, әни борчыла анда, дип?» – сеңлесе ачу белән руль тәгәрмәченә сугып куйды. Казан урамнары буш, алай да кире урап кайтканчы ярты төн җитәчәк. Эт итеп сүгәчәк ул хәзер апасын да, җизнәсен дә, телефоннарын вакытында зарядкага куя белмәгәннәре өчен. Кирәк вакытта шалтырата да алмагач, нәрсәгә кирәк ул телефон? Җан көекләре! Апалары яшәгән йорт янына килеп туктап, бишенче катка карады. Кухня ягында ут бар иде. «Ярар, килгәч-килгәч, менеп төшим инде, шалтыратып, әнине тынычландырсын булмаса», – дип уйлады сеңел кеше. Кыңгырау төймәсен сытардай итеп басса да, эчтә аяк тавышлары ишетелмәде. Фатир эчендә өзгәләнеп чыңлаган кыңгырау тавышыннан гайре тереклек билгесе юк иде. Йоклаган булсалар, инде бу тавышка күптән уянып чыгарлар иде. Әллә, больницага ук китеп барганнармы? «Апаң авырый», – дигән иде бит әнисе. Сеңелгә аяк астында идән чайкалган кебек тоелды. Шәфкать туташы иде ул, бәхетсезлекнең төресен күргәне бар... Каударланып, сумкасына ябышты. Ярый әле апаларының фатир ачкычын алырга башы җиткән. Фатир эченнән җылы һава катыш дару исе бөркелде. Ул әллә нәрсәләргә әзер иде, әмма апасының яртылаш идәнгә шуып төшкән тынсыз гәүдәсен күрермен дип башына да китермәде. Коты алынып, туганына ташланды. Боз салкыны иңеп килгән гәүдәдә менә-менә сүнәм дип типкән зәгыйфь йөрәк тавышы үз гомерендә ишеткән иң сөенечле аваз булып тоелды аңа. Исән! Апасы исән! Күзе өстәлдәге йомарланган кәгазь кисәгенә төште – дару кәгазе! Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасында ул апасын үзе озата барды. «Җизни кайда соң?» – дигән сорау, ни хикмәт, бер тапкыр да башына кереп чыкмады. Болары иртәгә, иртәгә... Бүген ул аларны уйлый алмый әле. Чуалган уйларын бүлеп, телефоны шалтырады: «Әни, бар да яхшы. Йоклый апа, борчылма!» Ни дисен? «Гомере кыл өстендә, дога кыл», – дисенме? ...К. ханым әлегә тирән йокыда. Ә аннары... Аннары бар да җайланачак. «Хыянәтне гафу иттеме?» – диярсез. Ә бернинди дә хыянәт юк иде бит. Ире белән бергә эшләгән Фәргатьнең «сулга йөрергә» яратуы аркасында гына килеп чыккан бәхетсезлек иде бу. Фәргатьнең аның гел шулай, бер кыз белән йөри, икенчесен күзли. Эз яшерү өчен, мәгъшукаларына кеше телефоныннан шалтыратуны кайдан гадәт иткәндер? «Берәүгә шалтыратасы бар иде, телефоныңны биреп тор әле», – дигәч, биргәләгән иде шул К. ханымның ире. Кем белгән бит аны уеннан уймак чыгар, дип... Шуңа күрә әйткәннәр аны, яманнарга юлдаш итмә, дигәннәр.

Автор Лилия Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев