Кош томшыгыннан төшеп калган бер бәбкә иде
Вазыйх Мирасовның тормышы белән кызыксынганда, аның гаилә язмышы үзенчәлекле тоелды.
Гаилә башлыгы берничә ел элек бакыйлыкка күчкән тормыш иптәшен бик җылы искә алды. Ул аны үзе тәрбияләп, үзе соңгы юлга озаткан.
Иркутск шәһәрендә туып-үскән Нина Соловьева гомеренең күп өлешен районыбызның Чишмәбаш авылында яшәгән. Соңгы елларда авыр чиргә тарып, урын өстенә кала. Рус милләтеннән булса да, үзен татарча җирләргә, мөселман йолаларын башкарырга дип әйтеп калдырган. Бу хакта тормыш иптәше Вазыйх ага да, кызлары Рәйсә ханым да берничә мәртәбә кабатлады.
Вазыйх Мирасов 1952 елда армия сафына алына. 3 ел хәрби бурычын үтәгәннән соң, Себер ягына эшкә китә. Шунда танышканнар алар булачак җәмәгате белән.
Егет төзелештә ташчы хезмәтен башкарган, шәһәрдә төпләнеп калырга уйлаган. Өйләнешкәннәр, озак та үтми, фатир алуга ирешкәннәр.
Мирасовлар гаиләдә дүрт бала үскәннәр. Әтиләре 1941 елда авырып дөнья куйган. Бер апалары 23 яшендә вафат була. Шулай итеп, тора-бара, барысы да читкә китеп таралыша.
Авылда әниләре берүзе яшәп кала. Вазыйх Фатыйх улын бу хәл борчый. Үзләре янына яшәргә чакыра, ләкин анасы, гомер иткән нигезен калдырып, чит-ят шәһәргә кубарылып китәргә теләми.
“Әнине ташламыйм, үзен генә калдырмыйм”, – дип, Вазыйх Мирасов туган авылына кайтырга ният кыла. 1958 елда авыл капкасын, туган нигез ишеген атлап керә. Хуҗалыкка эшче көчләр кирәк. Аның кайтуын шатланып кабул итәләр.
Хатыны Нина Ниловна Иркутскидагы фатирларында яшәп кала. Хат язышып торалар. Аралашу мөмкинлеге хәзерге көндәгечә түгел, кәрәзле телефоннар юк заман.
Язышкан җылы хатлар араны суытмый. Беркөнне, олы чемоданнарын төяп, Нина Соловьева Чишмәбаш авылына ире янына кайтып кермәсенме?
Мондый тәвәккәллек бөтен кешегә дә хас була алмый. Соловьева фамилиясе Мирасовага әйләнә. Үзе дә әкренләп саф татарча сөйләшергә өйрәнә.
Менә шулай кавышкан алар. Ул чакта гөрләп торган авылда катнаш гаилә яши башлый. Тирә-як табигате искиткеч матур. Шәһәр кызы күңелен авыл егете, авыл тормышы яулап ала.
Төп йортта әниләре белән бергә гомер итәләр. Йорт салып чыгалар. 1968 елда кызлары Рәйсә туа. Әниләре 1988 елда дөнья куя. Кызлары шул елда тормышка чыга.
Нина Мирасова тегү артеленә урнаша, бик оста тегүче була ул. Бу эшне инә белән кое казучы дип чагыштыра кызы. Чынлап та, бөртекләп, чекерәеп утырырга кирәк, бик зур
сабырлык, тырышлык сорый торган хезмәт.
– Коллективта бик яраттылар әнине. Аралашучан, ярдәмчел иде. Татарчага бик тиз өйрәнде. Ышанасызмы, хәтта татар мәкальләре белән сөйли иде ул. Иркутск шәһәрендә туып, рус милләтеннән булган, бөтенләй башка даирәдә үскән әнием гади бер авыл кешесенә әйләнде. Татарлар арасында югалып калмады. Авылдашларын, хезмәттәшләрен яратты.
Урында ятканда янындагы өстәлдә ике дисбе торды. Берсен – дога өчен, икенчесен бармакларга массаж кирәк дип тартты. Без әнине татарча җирләдек, – дип хатирәләре белән уртаклашты кызы Рәйсә Муллаянова.
63 ел бергә гомер кичергән гаиләнең бөтенлегендә, татулыгында гаилә башлыгының роле зур.
– Әти – ул тырыш, хәрәкәтчән, бик әйбәт яшәделәр. Әнине беркайчан да какмады. Ачуланышмадылар, тату иделәр. Өйдә гауга купканын белмим.
Әни каенанасы белән яшәде бит, аларның да сүзгә килгәнен хәтерләмим.
Әби йон оекбашлар бәйләргә яратты. “Башта әниеңә бирим әле. Ул – кош авызыннан төшеп калган бер бәбкә бит”, – дип әйтә иде.
Минем дә авылда калуымны теләделәр. Әти: “Карчык, кызны читкә җибәрмибез”, – диде. Гаилә коруыма – 35 ел. Үзем дә каенанам белән яшим, Аллаһга шөкер, әти-әни үрнәгендә, татулыкны сакларга тырышам, – диде Рәйсә Вазыйх кызы.
Вазыйх Мирасов 8-9 яшьтә хуҗалыкта эшли башлаган. Печән җыярга, бәрәңге чүпләргә, салам эттерергә йөргән. Трактор йөрткән. Бригадир, ферма мөдире булган. 1993 елдан лаеклы ялда.
– Әнигә инсульт булды. Әти аны 5 ел да 8 ай карап
тәрбияләде. Әни – рус милләтеннән. Ләкин татарча бик оста сөйләште. Безнең гореф-гадәтләрне кабул итте.
Кош томшыгыннан төшеп калган бәбкә – кыю, чибәр, тәвәккәл Нина Ниловна 2019 елда вафат. Аны безнең җирлектәге гадәт-йола буенча җирләгәннәр.
– Әти белән горурланабыз, ул безгә стимул бирә. Рәхмәт аңа, үзен дә, безне дә тәртиптә тота. Оныкларыма да яшәү яме, көч бирүче. Кайбер вакыт безгә килеп, терлек-туарны карап китә. “Утарга кереп тормагыз, малыгызны карадым”, – дип хәбәр сала.
Ашны, ботканы үзе әзерли. Таба ризыгын без пешереп алып киләбез. Үз аякларында йөреп, гөрләтеп, картлык көнендә шатланышып яшәргә язсын әле, – ди кызы.
– Кызым, киявем, оныкларым килеп, хәлне белеп торалар. Өйне җыештыралар, керне юалар. Мунчага чакыралар. Мәчеткә җомга намазына йөрим.
Авылда кеше кимеде, шунысы гына күңелне моңсулата. Безнең дәвер кешеләре, заманында, Чишмәбашны гөрләтте, хәзер авыл сүнде инде, элеккечә түгел, халык кимеде.
Яшьләргә сәламәтлек, тыныч тормыш, озын гомер телим. Эшләрендә уңышлар, бәхет-тәүфыйк юлдаш булсын, – диде Вазыйх Мирасов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев