«Көтүләрең бушкадыр, исән булса, бер хәбәре килер иде»
И, безнең авылмы, җәмәгать, безнең авыл безнең авыл инде ул. Бик зур, бик бай тарихлы авыл. Кайсы гына йортны алсаң да, шул йорт хуҗаларының язмышыннан хикәя, хикәя генә түгел, повесть язарга була.
Булуын була да бит, аның өчен Мөхәммәт Мәһдиев кебек язучы кирәк. Мәһдиев абый безнең авылда тумаган шул.
Ярар, шулай тиеш булгандыр. Ә болай безнең авыл турында да повесть-хикәя генә түгел, романнар иҗат итеп булыр иде. Йокы кермәгән озын төннәрдә һәрбер өйгә кагылып чыгасың, хәтер белән.
Хәтер... Ярар, бүген урам башында ук тукталды әле ул, һәм бик ерак үткәннәр турында ишеткәнне кабат яңартты.
...Бик чибәр кыз булып үсеп җитә ул, әнисеннән җиде айлык имчәк баласы булып калып, үги ана белән үскән кыз бала. Чибәр кызга үзләре янында гына яшәүче егетнең күзе төшә.
Менә дигән тракторчы егет. Яшьләр очраша башлый, бер-берсен күбрәк белгән саен, мәхәббәтләре дә көчәя бара. Чын, чиста, саф мәхәббәт. Китапларда язган шикелле. Тик... Менә шул тик дигән өч хәрефле сүз бик күп язмыш елгаларын кирегә бора да куя бит. Юк, егет белән кыз арасына өченче кеше керми, аларның арасына сугыш керә.
Егет, син көт, мин кайтырмын, дип сугыш кырына китә. Кыз, көтәрмен, нинди генә булып кайтсаң да көтәрмен, син кайта гына күр, дип вәгъдә биреп, сөйгәнен сугыш кырына озата.
Көтә кыз, бик озак көтә сөйгәнен, хатлары килми башлагач та, аның кебек ут егет югалырга тиеш түгел, кайтыр, кайтыр, дип көтә.
Тик менә көннәр, айлар үткән саен, өметләр генә әкренләп өзелә бара. Ә тормышлар искиткеч авыр, ул вакытта инде ул әтисе белән үги әнисе яныннан китеп, ире сугышта һәлак булып ике бала белән тол калган җиңгәсе янында яши башлаган була. Әтисе йортында да үги анадан туган дүрт-биш бала һәм юклык, ачлык.
Менә шунда бу кызга сугыштан яраланып кайткан, тирә-якта бер дигән балта остасы булган егетнең күзе төшә. Озак ризалашмый кыз, бик озак. Андый чакта киңәшчеләр күп була бит. Аңар да: “Көтүләрең бушкадыр, исән булса, бер хәбәре килер иде, авыл тулы кызлар, яшь тол хатыннар, мондый егет сораса, биш куллап ризалашырлар иде, нәрсә көтәсең, әллә тәвәккәллисеңме”, – дип киңәш бирүчеләр күп була.
Язмыштыр инде, көннәрдән бер көнне балта остасы белән ятим кыз балага мулла абзый никах укый. Менә шулай яшәп китәләр, башта кызлары туа, аннан уллары. Һәм менә көннәрдән бер көнне, бөтен авылны хәйранга калдырып, югалган тракторчы егет кайтып төшә. Ничә елларга сузылган плен газапларын кичереп. Аннан соң да нинди газаплар кичерергә туры килгәндер әле, алары турында сөйләмәде бугай инде ул.
Абыйсы сугышта һәлак булган, әти-әнисе картаеп баралар, сөйгәне башка берәүнең хатыны, күз алдында атакага барганда егылып калган, бер телем икмәкне, бер тартырлык тәмәкене бүлешкән сугышчан дуслары. “Мин алар өчен дә яшәргә тиеш”. Нык ихтыярлы егет шундый карарга килә. Һәм менә сугышлардан исән-сау кайткан дусты хатынының иптәш кызы белән таныштыргач, озак уйлап тормыйча гаилә корып җибәрә. Башта яшь гаиләдә ир бала туа, ике елдан кыз бала. Менә шунда ничә еллар күңеленең иң түрендә йөрткән сөйгәненең исемен кызына кушарга уйлый яшь ир. Ә хатыны моңа риза түгел, ну фикерен ачыктан-ачык иренә әйтергә дә кыймый. Гаиләдә ирләр сүзе закон булган заманнар бит әле ул.
Ире белән сүз көрәштереп тормый, балага исем кушарга аргыяк Хәсәнҗан абзый янына чыккач, әкрен генә Хәсәнҗан абзыйга серне чишә.
Ә Хәсәнҗан абзый, баланы кыйблага каратып салганнан соң, азан әйтеп исем кушар алдыннан: “Ярар, бу баланың исеме ничек була инде?” – дип сорый. Ә ир кеше хатыныннан да уздырып, берничә кат һаман теге исемне кабатлый. Хәсәнҗан абзый, акыллы, сабыр, гыйлем карт, йомшак кына итеп: “Ярар, олан, син әйткәнчә булыр, тик менә алай-болай яшь чакта күңелең төшеп калган кыз түгелме, алай булса, андый исем кушуны Китап бик хуп күрми инде”, – диеп куя.
Баскан җирендә телсез калган ир үзен бик тиз кулга ала да: “Хәсәнҗан абзый, алайса менә бу исемне кушабыз”, – дип, югары очның иң матур кызының исемен атый. Олы кызыннан соң туган дүрт кызына да урамның иң матур кызларының исемнәре кушыла.
Ә теге исемне йөрәк түренә салып үзе белән алып киткәндер ул абзый.
Менә шулай, җәмәгать, язмышлар.
Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.
Чыганак: "Шәһри Казан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев