Актаныш

Кыска гомерле бәхет

Елмаешып-көлешеп, бер берсеннән күзләрен дә алмыйча, кичке ашны ашадылар пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп бәхетле парлар.

– Җаныкаем минем, тор, әйдә, эшкә барыр вакытың җитеп килә, яхшы йокладыңмы? Аш бүлдем, чәйне соңрак ясармын. Туктале! Күзләрең кызарган кебек, башың авыртмыймы? Кәефең булмаса, эшеңә үзем илтеп куярмын, авырсаң, эшкә барма, ашыгыч ярдәм чакыртырмын...– дип, хатыны чәчләреннән сыйпап, иркәләп-назлап, төкләрдән кытыршыланган битеннән үбеп уятты.

– Рәхмәт, иркәм, мин яхшы йокладым. Үзең ничек? Мин сине эшеңә илтеп куярмын, сөеклем, үзеңне яхшы тоясыңмы? Бәхетем минем, синсез мин ничек яшәр идем...– дип, сабын куыгына кагылырлык назлылык белән кочаклап үпте ире сөекле хатынын.

– Инде эшеңнән кайттыңмыни, җаным? Көнең ничек үтте, эшең бик авыр булмадымы? Иртәрәк кайтып сиңа аш, бәлеш пешердем, әйдә, юынгычка җылы су салдым, алтын кулларыңны ю да, рәхим ит өстәл янына, җанкисәгем минем, бөрлегәнем, – дип, кочагына сыенып каршы алды ирен.

– Рәхмәт, былбылым, эшемдә гел сине генә уйлап эшләгәч, минем эш көннәрем бик җиңел үтә, кил әле үзеңне бер үбеп алыйм... Ә синеке соң, бик тынгысыз булмадымы? Авыр булса, эшләмә, үзем тагын да күбрәк эшләп, сине күркәм тормышта яшәтермен. Чү!.. Карале, менә бу бер алкаң каралган, иртәгә үк яңаларын алырмын... –дип, кочкан көе күтәреп үк алды хатынын.

Елмаешып-көлешеп, бер берсеннән күзләрен дә алмыйча, кичке ашны ашадылар пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп бәхетле парлар.

– Сандугачым, бүген мин премия алдым, әйтимме күпме? – диде ире, кәләшенең иңбашларыннан кочып.

– Алтыным минем, син үзең минем гомерлек премиям, синнән дә зур премиянең булуы мөмкин түгел... Мин акча, байлык дип янмыйм бит, миңа синең исәнлегең кирәк, зур байлыгыбыз – ул күңелебез байлыгы, – дип, иренең биленнән кочып, чалара башлаган чәчләреннән сыйпады хатын. – Син картайма гына, үзеңне бик бетермә, акча беркайчан да җитмәс.

– Бәгърем, туфлиләреңне ялтыратып куйдым. Юылган керләрне үтүкләп беттем. Әллә идәннәрне дә юып алыйммы? Син әйт кенә, минем назым, үзеңне бик бетермә, синең менә шулай матур көе саклануыңны гына телим, – диде ире, идән чүпрәген борып.

– Җаныкаем, йокларга вакыт җитте, таска җылы су салдым, аякларыңны ю да, кил яныма, бөркетем, мин сине шундый сагындым, – дип хатыны ирен назлап, кочып алды. Шулвакыт кинәт әллә нәрсә булды:

– Тор инде, эт ялкавы, эшкә соңга каласың би! Бүген дә эш хакыңны алып кайталмасаң, бусаганы атлап керәсе булма! – дип кычкырган хатыны тавышына уянып, корт чаккандай сикереп торды.

– Их, нигә бәхетле тормыш төштә генә икән?! – дип, чынбарлык тормышка кайткан ир бераз түшәмгә карап яткач, сикереп торды да, ашыга-ашыга эшенә китәргә җыенды...

         Кәүсәр ӘМИНЕВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: