Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Люция ӘБЛИЕВА. Таныклык. Булган хәл.

Ләкин бу юлы “күгәрчене” кочагына атылырга ашыкмады. Җай гына чишенде дә, кәнәфигә килеп утырды.– Нәрсә, хәзер оешмага “Васька” хуҗамыни?– Нинди “Васька” тагын ул, җаным?– Вәсилә Ринат кызы инде, белмәмешкә салышма!– Беренче тапкыр ишетәм, кем такты бу кушаматны?– Һәм соңгы тапкыр... Эшеннән ку аны!..

                                               Яңа хезмәткәр белән дүшәмбе “оперативка”сында оешма башлыгы Хәлим Габдрахман улы таныштырды: “Коллегалар, рәхим итеп кабул итегез, бүгеннән оешманың кадрлар буенча эшен Вәсилә Ринат кызы алып барачак”. Урынбасар, бүлек башлыклары бу яңалыкны кабул итеп тә өлгермәде, хуҗа элеккеге “кадровик”ның баш бухгалтерның урынбасары итеп билгеләнүен дә җиткерде. Бүлмәдә тынлык урнашты. Ахры, бу яңалык барысына да бердәй тәэссир итте. Толымнарын мәктәп балалары кебек икегә үреп салган, керфек-күзләре, ирен-тырнаклары буялмаган, гади генә киенгән яңа хезмәткәр бөтенләе белән арткы планга күчте. Хуҗа: “Айгөл Ризван кызы чираттагы ялыннан соң яңа вазыйфада эш башлаячак”, – диде дә алдагы көн тәртибенә күчте.


                                               Башлык Айгөлне бу вазыйфага билгеләве белән күпләрдә ризасызлык тудырасын белә иде. Эшен яхшы итеп алып бармау өстенә, холкы да катлаулылардан иде аның. Тик, бөтен кимчелеген Голливуд актрисалары кебек чибәрлеге “каплый” да куя шул! Өч елдан артык кочагын жәлләмәгән сөяркәсен эшеннән алса, аның башкача аңа тәтемәячеген иллене ваклаган Хәлим Габдрахман улы бик яхшы аңлый иде. Айгөл теләсә нинди ир-атны “авызына” каратып торырлык. Кайчагында күңеленә шик кереп алса да, үзен-үзе юата: “Башка кешесе булса, әллә кайчан эштән китәр иде, китми икән, димәк, минем белән аның үзенә дә начар түгел!”


                                               Яше барса да, алай куәте-дәрте зарланырык түгел аның, киресенчә арта гына торды Моңа кадәр башка хатын-кызлар белән чуалмавы аркасында сарыф ителмәгәнгәме, әллә утыз бише тулып, кияүдә булмаса да, Айгөлнең ир-атларның башын югалттырырлык “тәҗрибәсе” аркасындамы, кем белсен?! Ни булса да, кызыкай язгы ташкын булып аның күңелен актарды. Хатыны да түшәктә артык салкын булды шул. Никадәр генә назларга күмәргә тырышмасын, кабул итмәде. Салкынлыгын сәбәбе, сәламәтлеге белән дә бәйле булгандыр, чөнки берничә ел элек җитди операция үткәрде. Соңгы вакытта аерым бүлмәдә дә йоклый башладылар, имеш, аңа коньяк белән сигара исе ярамый. Бәлки, иренең кайдан коньяк белән сигара исе йоктырып кайтканын сизенә торгандыр...


                                               Баш бухгалтер яңа урынбасары кем буласын ярты ел элек белгән иде инде. Беренчедән, Айгөл үткән ел читтән торып университет тәмамлап, бухгалтер белгечлегенә ия булды. Икенчедән, хуҗа: “Әлегә беркемне дә алмый торабыз, алда күз күрер!” – дигәч, шунда ук кем кандидатурасы тәкъдим ителәсен чамалады. Квартал саен бирелгән премияләрнең кадрлар эшен алып баручы Айгөлгә язылган суммасы да күп әйбер турында сөйли иде. Сессиялар белән чираттагы ялдан башка да, атлаган саен “авырып”, җитмәсә үз хисабына да яллар алырга яраткан хезмәткәргә хуҗа тел-теш тидертми торуы, әлбәттә юктан гына түгел иде. Бер ул гына түгел, күпләр шулай уйлады. Эшкә салкын карашы аркасында, ничә тапкыр оешмага зыян китергән Айгөлнең судан коры чыгуы күп нәрсәләргә аңлатма бирә иде. Шулар өстенә аның “интригалары” аркасында, менә дигән хезмәткәрләр эштән китәргә мәҗбүр булдылар. Хуҗаның колагына “пышалдап” торучысын, кемдер үз ихтыяҗында кулланып, хезмәт баскычыннан алга “үрләде”. Үзенең хезмәт бурычларының яртысы кабул итү бүлмәсендә утырган сәркатипкә йөкләтелде.


                                               Беренче карашка артык гади күренсә дә, Вәсилә Ринат кызы үз эшенең белгече булып чыкты. Берничә ел аннан-моннан гына алып барылган кадрлар эшен акрынлап җайга салына башлады. Приказлар элеккечә, ярты-йорты түгел, җиренә җиткерелеп язылды. Иң мөһиме бөтенесе дә вакытында эшләнде. Җыелышларда үз фикерен ачык итеп әйтеп, эшлекле тәкъдимнәр керткәнен барысы да таный иде. Чираттагысында ул: “Шәхси эш папкаларын тәртикә сала башладым, кайбер документлар җитми, я булмаса, күчермәсе начар сыйфатта эшләнгән. Ә белгечлек таныклыклары буенча, моңа кадәр уку йортларына сорау ясалмаган булган, бу хатаны да төзәтергә туры киләчәк”, – диде.


***


                                               Айгөлгә ипотека фатир алып биргәннән соң, очрашу урыны мәсьәләсе хәл ителде. Кунакхәнәләр беренчедән кыйммәт, икенчедән кемнеңдер күзенә чалынуың бар. Юкка гына, шәһәр – ул зур авыл, дип әйтмиләр.​ Болай, ичмасам, ай саен премияне күпләп язасың да, беръюлы ике куянның койрыгын тотасың! Атнасына берничә тапкыр бишәр-алтышар сәгатькә тоткарлану Хәлим өчен гадәти хәлгә әйләнде. Әле дә графигына хилафлык кертми, балконда сигара тартып утырган Айгөлне карашы белән “ашап” утырган чагы. Ике рюмка коньяк та җилкендерүләрен арттыра, бугай.


– Я инде, күгәрченем, түзәр хәлем калмады.
Ләкин бу юлы “күгәрчене” кочагына атылырга ашыкмады. Җай гына чишенде дә, кәнәфигә килеп утырды.
– Нәрсә, хәзер оешмага “Васька” хуҗамыни?
– Нинди “Васька” тагын ул, җаным?
– Вәсилә Ринат кызы инде, белмәмешкә салышма!
– Беренче тапкыр ишетәм, кем такты бу кушаматны?
– Һәм соңгы тапкыр... Эшеннән ку аны!
– Нәрсә булды тагын?
– Бигрәк әллә кемгә куя үзен. Тигез җирдә тик мөгез чыгарып тора.
– Бәлки, безнең оешмага, тигез җирдә мөгез чыгарып торучылар җитмәгәндер.
– Я ул, я – мин!
– Җаным, күгәрченем, былбылым, әлбәттә – син!
Айгөл үзенә генә хас иркәлек белән ирнең кочагына кереп югалды...


                                               Соңгы вакытларда нишләптер оешма хуҗасының Вәсилә Ринат кызына карашы үзгәргәнен, җыештыручы Разия апа гына сизмәгәндер. Сизәр иде, ул килгәндә, хезмәткәрләр эш сәгате бетеп таралган була. “Оперативка” саен нинди дә булса җитешсезлекне кадрлар белән бәйләү дисеңме, өстәмә таләпләр кую дисеңме... Тик барысы да шунысына аптырый: Вәсилә Ринат кызының һәр әйбергә аңлатмасы бар, кирәк чакта “каты” итеп әйтә дә белә. Университетны кызыл дипломга бетү өстенә, ун еллык эш тәҗрибәсе дә ярдәм итми калмый бугай шул! Нинди генә четерекле хәлләр тумасын, каушап кала торганнардан, куркаклардан түгел. Әнә бит бүген дә, бөтен аппарат каршында, тагын шул белгечлек таныклыклары буенча уку йортларына сорау язылган хатларга һаман имза куелмаганын ассызыклап әйтте. Хәлим бик куяр иде дә, нигәдер Айгөл аяк терәп дигәндәй каршы тора. Сәбәбен дә үзе әйтми. Бәлки, үзе шуны белеп эшләмәгәнгә көнләшүедер, дип тә уйлап куя, хатын-кызны белеп бетерермен димә! Җитмәсә, мөнәсәбәтләрне өзү белән куркыта. Юк инде, нишләп шул бер имза аркасында ул тәненә генә түгел, җанына да рәхәтлек биргән кешесен югалтсын, ди! Хуҗа ләззәтләнеп күзләрен йомды, сөяркәсе белән Төркиядә үтәчәк ике атналык ялны күзаллады.


***
– Хәзер үк кадровикны чакырыгыз!
Вәсилә кабинетка килеп кергәндә, Хәлим Габдрахман улының диңгез һавасыннан кучкылланып киткән йөзе, тагын да ныграк каралып китте.
– Тыңлыйм, Хәлим Габдрахманович!
– Киресенчә, мин тыңлыйм! Нәрсә бу?
Болгап җибәрелгән берничә бит кәгазь Вәсиләнең алдына килеп төште.
– Нигә минем рөхсәтсез хатлар җибәрдегез уку йортларына?
– Урыныгызга калган урынбасар имза куеп чыгарды бит ул хатларга, сез хәбәрдар дип уйладым.
– Беркемгә дә, бернинди дә рөхсәт бирмәдем! Ахмаклар! Пычаксыз суйдыгыз күмәкләп!


                                               Бер атнадан Айгөл үзе теләп эштән китте. Аның югары уку йортын тәмамлаган таныклыгы ялган булып чыкты. Берничә көннән оешма җитәкчесен йөрәк өянәге белән дәваханәгә салдылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев