Актаныш

Мәхәббәт мендәрләре

...Җиһан әбинең күз аллары караңгыланып китте, егылып китмәс өчен өстәл читенә ябышып өлгерде. Күз алдыннан бер-бер артлы, шушы өйгә килен булып төшкәннән соң булган бар вакыйга тезелеп үтте. Һушы китеп егылды дигәндә, тотып кала алды килене аны, тик Җиһан әбинең авызыннан өзелеп чыккан “Мәхәббәт мендәрләре...” дигән бер генә сүзен дә ишетеп өлгерде.

                                            Үзләренә ниндидер бер яклары белән җәлеп итүче өйләр бар. Аяк белән басырга куркып торган, идәннәре сап-сары итеп юылган өйгә бер керсәң, тагын чакыра сине бу өй, кер әле, кер, тагын бер сокланып кара әле минем матурлыгыма дигәндәй, тәрәзәдән үк кул болгый кебек. Иң түрдә утырган килен сандыгы җәлеп итә керүчене һәрчак, менә-менә андагы әйберләр очып-очып киштәләргә чаршаулар, диварларга чүпләмле сөлгеләр, челтәрле пәрдәләргә әйләнеп өй эченә кунарлар да, өй эче әкияти, сихри бер дөньяга әйләнер кебек.

 

                                            Ә менә бу өйгә килеп керүгә, түрдә пөхтә итеп җыештырылып куйган караватка күзең төшә. Әйе, әйе караватка, башлары йомры шарлар белән эшләнгән элекке тимер караватка. Тимер караватларны хәзер, искелек дип, әллә кайчан өйләрдән чыгарып җибәрдек инде. Алар урынын кукыраеп утырган йомшак җиһазлар, матурлап, көзгеләп, агачтан эшләнгән тахталар биләп алды. Канәгать без бу яңа җиһазлар белән, йомшаклар, уңайлылар. Ә шулай да элеккечә, кояш яктысында ап-ак итеп юылган идәнгә чагылышлары төшкән, чигелгән ап-ак сөлгеләр дөньясында булып чыксаң, тиз-тиз үз дөньяңда да шундый матурлык тудырасы килеп китә.

 

                                            Карават, тимер башлы карават турында сөйли башлаган идем бит әле. Бу карават... үзе бер матурлык. Карап торып-торып, икенче якка күз карашыңны юнәлтсәң дә, тукта әле, бу матурлыкка сокланып туймадым бит әле дип, тагын шуңа карашыңны юнәлтәсең. Иң башта урталары чигелгән, аслары челтәрләнеп эшләнгән япма җәлеп итә игътибарыңны. Караватның ике башында да шулай ук челтәрләнеп эшләнгән пәрдәләр. Япманың өстендә, берәрсе килеп таянып бу матурлыкны бозмасын әле дигәндәй, кулдан сугылган палас җәелгән. Менә-менә килеп җитәбез хәзер бу матурлыкның төп хуҗасына.

 

                                            Мендәрләр, чын-чын, шулай да зур итеп, кабартылып куелгән парлы мендәрләр хуҗа бит бу караватка. Күңел күзе белән күрмәсәң, нәрсә әллә мин чигелгән мендәр тышы күргән юкмы диярсез, ә монда бит, монда, зәңгәрсу төстәге пар күгәрчен бер-берсенә томшыкларын терәгәннәр һәм мәхәббәтле карашларын бер-берсенә төбәп,  тынып калганнар. Менә-менә хуҗалары килеп керер дә, мендәрләрне йомшак, җылы куллары белән кабартып куеп, шул күгәрченнәргә җан өрер кебек тоела.

                                            Җиһан әби бүген көн озынына өйдә булмады. Улы иртә таңнан басуда эштә, әйдә килен, оныклар белән көннең буе чөкердәшеп, тавык чүпләсә дә бетмәс дөнья эшен, иркенләп, үзе теләгәнчә кыландырсын дигәндәй, ахирәте белән яланнарны, елга буйларын бер әйләнеп кайтырга уйлаштылар. Үзләренчә, авыр елларда ачлыктан алып калган балтырган, кукы ише үләннәр җыеп алып кайтып, бер тансыкка үлән ашы белән сыйланмакчы булдылар. Төшлекне узгач кына, җыйган үләннәре белән бик канәгать калып, кайтып егылдылар өйгә.

                                            Тупсадан атлап үтү белән, нәрсәдер үз өендә җитмәгәндәй тоелды Җиһан әбигә. Өйдә озаграк торсаң, шулай була инде диеп, үз-үзен юатып алды. Килене алай чәй кайнаткан, тәбикмәк пешереп, өстәл уртасына майлап утырткан, ачык елмаеп, янында йөгереп кенә тора. Киленнән уңдылар алай алар. Шулай да, нидер җитми өйгә, нидер җитми... Күзләрен йөгертеп, тагын тирә-ягына бер күз ташлады Җиһан әби. Шарлы караватка күзе төште аның. Менә нәрсә җитми икән өйләренә: күгәрченле пар мендәрләре юк икән бит үз урыннарында.

 − Килен, мендәрләр, мендәрләрем кая соң?

 Ул, килене авызыннан, әнкәй, мин аларны тышка җилләтергә чыгардым дигән җавап ишетәсен көтеп, өстәл артына барып утырды. Тик бөтенләй көтелмәгән җавап ишетелде шул килен авызыннан:

 − Әнкәй, ни дип әйтим икән, бүген өйдән-өйгә иске мендәрләр җыеп йөр-деләр, син бит үзең бу мендәрләрне бик искеләр инде диеп әйткәч, биреп җибәрдем мин аларны шуларга. Чигүле тышларын алып калдым әнкәй, икенче мендәрләргә кигезеп куярбыз.

 Җиһан әбинең күз аллары караңгыланып китте, егылып китмәс өчен өстәл читенә ябышып өлгерде. Күз алдыннан бер-бер артлы, шушы өйгә килен булып төшкәннән соң булган бар вакыйга тезелеп үтте. Һушы китеп егылды дигәндә, тотып кала алды килене аны, тик Җиһан әбинең авызыннан өзелеп чыккан “Мәхәббәт мендәрләре...”  дигән бер генә сүзен дә ишетеп өлгерде. Эштән кайтып кергән Вәсим, идәндә егылып яткан әнисен һәм аның янында нишләргә белми бөтерелеп йөргән хатынын күреп, бөтенләй аптырашта калды: “Нидер булган өйдә бүген, әнкәсе бер дә юкка егылып ята торган кеше түгел әле”. Ул хатынына сораулы карашын төбәде:

 − Менә шул гына Вәсим, анавы иске мендәрләрне биреп җибәргән идем җыючыларга, ни булган соң, бигрәк искерделәр инде, үзем белән бергә картайдылар бу мендәрләр дип сөйләнде бит һәрвакыт.

– Эх хатын, ишкәнсең инде ишәк чумарын, ничә ел яшисең инде бу өйдә, сорарга буладыр бит нинди мендәрләр икәнен! Беребезгә дә тидертми саклый бит әнкәй аларны. Кая, кайчан чыгып киттеләр әле ул мендәр җыючыларың?

 − Үтеп киттеләр алар авылны, булсалар күрше авылдалардыр алар.

Вәсим үзе шул арада әнкәсен күтәреп алып диванга салды, нашатырь спирты китереп, әнисенә иснәтте. Хатынына, әнкәсе янында гына торырга кушып, машинасына чыгып утырды Вәсим. Уенда тиз генә әнкәсе янына врач җибәрү һәм мендәр җыючыларны эзләп табу...

                                            Эзләп тапты мендәрләрне Вәсим, кулына кояш тоткандай кайтып керде ул өйгә. Әнкәсе бу вакытта, күзләрен ишеккә төбәп, диванда ятып тора иде. Мендәрләрне күтәргән улының кайтып кергәнен күргәч, торырга теләп, талпынып-талпынып куйды, күзләреннән тәгәрләп төшкән яшьләрен тыярга уйламыйча, карашын мендәрләргә юнәлтте. Килен, үзенең гаебен акларга тырышкандай, тиз-тиз мендәрләргә күгәрченле тышларын кидерергә кереште, куллары белән йомшак кына суккалап, элекке урыннарына куйды.

Җиһан әбинең мендәрләргә укталганын күреп, Вәсим аны карават янына алып килде. Кочаклады әнкәсе мендәрләрне, йөзе белән аларга капланып, бик озак иснәп торды:

− Әткәгез исе сеңеп калган бу мендәргә улым, әткәгез исе, менә ни өчен бик кадерле алар миңа. Ничә еллар күз карасыдай саклап йөрттем мин аларны. Ярый, вакытында бу мендәрләр тарихын сөйләмәгән өчен, ачуланма инде килен, вакытында сөйләсәм, бүгенге хәл, бәлки, килеп тә чыкмаган булыр иде. Икенче көнне улы эшкә киткәч, үз янына дәшеп алды киленен Җиһан әби:

− Бу күгәрченнәр чигелгән мендәрләр белән мин бу нигезгә атлап кердем кызым. Элек сандык тулы чигелгән, тегелгән өй корамалары алып килә иде киленнәр. Яратышып өйләнештек без Габделхәй белән. Менә шушы мин алып килгән мендәрләргә “Мәхәббәт мендәрләре” дип исем кушып куйды ул.

                                            Бервакыт, олы уллары кунакка килгәч, Габделхәйнең әнисе, хөрмәт йөзен-нән, бу матур мендәрләр белән аларга урын салган. Моны күреп, Габделхәй бер агарды, бер күгәрде, ничек итсә итте, мендәрләрне алыштырып алды.

Бер елны, мендәрләрне иртә таңнан җилләтергә куеп, җиләккә чыгып киттем. Көн озыны диярлек йөреп кайтылды. Кайтып керсәм, авылда яңгыр койган гына җилләп, мендәрләрем, икесе ике якта юешләнеп, пычранып, тәгәрәшеп яталар. Мендәрләрне юып, киптереп, элекке хәленә китергәч кенә чырае ачылды Габделхәйнең.

                                            Менә шулай, күпне күргән мендәрләр алар, килен: утта да яндылар, суга да баттылар, менә инде кичә күрше авылда да йөреп кайттылар. Габделхәй белән минеке генә булган “Мәхәббәт мендәрләре” алар.

                                            Габделхәй чирли башлагач, әллә ничек, үләрен сизгәндәй, гел шул мендәрләрдә йокладык. “Сакла, Җиһан, мендәрләрне, миннән башка бер кеше дә башын салмасын бу мендәргә”, – дигәне һаман колак төбендә яңгырап тора. Бергә-бергә яшисе иде дә бит, иртә, бик иртә китте шул картыкаем бу якты дөньялардан. Килен, менә белдең инде бу мендәрләр кыйссасын. Габделхәйне искә алган саен шулар янына киләм, һаман да: “Җиһан, мин дә монда, синең яныңда”, – дип әйткәндәй була.

Җиһан әби, мендәрләренең үз янында булуына сөенеп, акрын гына көйләп алды:

Мендәрләремнең берсенә,

Арыган башымны салдым.

Икенчесе сине көтеп,

Сагышланып ятып калды.

 

Мендәрләрем парлы ла ул,

Минем генә парым юк...

 

                                            Юк, Җиһан әби, елый-елый мендәренә капланмады бүген, олыларча, дөнья булгач, шулай кемдер алдан китәргә тиештер инде дигәндәй, өмет тулы күзләрен килененә төбәде. Җиһан әбинең ни әйтергә теләгәнен, килене генә түгел, без дә аңладык бугай...

Мәрьям ШӘМСИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: