Актаныш

Саттылар... (хикәя)

– Ник, әни, белмисеңмени? Саттык бит инде без йортны! Үзең кул куйдың бит! Оныттыңмы?

Абыйлы-сеңелле Газиз белән Зәринә авылга икесе бер көнне кайтып төште. Сәлимә әби ишегалдында тавыклар ашатып йөри иде, аптырап китте:
– Бәр-рәч! Хәбәрсез-нисез... Бер-бер хәл булмагандыр бит?
Аптырамыйча, алар бит ике-өч айга бер һәркайсы үз гаиләләре белән кайтып төшәләр дә, аласын алып, саласын салып, китеп тә баралар. Бу юлы кызыграк килеп чыкты.
– Әни, сагындык бит, әйдә, кала күчтәнәчләре белән утырып чәй эчик әле! – дип, Зәринә аны кочып ук алды. Әбинең күзләре яшьләнде. 
Газиз өстәл артында озак утырмады.
– Әни, урам як коймаң аварга тора, кая, балта-пычкыларыңны бир әле, рәтләп куйыйм, – дип, урамга ук чыгып китте. Улы балта-пычкы да тота белә микәнни?
Зәринә табак-савытларны да җыештырды, идән-сәкеләрне дә ялт итереп сөртеп чыкты. Үзенең сөйләр сүзләре дә бетмәде. 
– Быел төпчегебез укырга кермәкче иде, баллары җитмәде. Түләүлегә бирми булмый инде. Олысы өйләнмәкче булып йөри. Хәзер бит яшьләрнең  ата-ана белән торасылары килми, ипотека алам ди. Ул ипотека дигәннәренә дә башта күп акча саласы бит әле. Әтиләрен дә эштән кыскарттылар, тегендә-монда сугылып йөри шунда. Менә шулайрак, әни, бездә хәлләр.
Сәлимә әби тыңлап кына утырды, бер сүз дә катмады. Кызы сөйләгәннәр башына барып җитә димени аның! Үзенең балалары мәктәпне бетереп чыгып киткәндә әтиләре исән иде әле, кулларыннан килгәнчә әле акчалата, әле әйберләтә булышкалап тордылар. Башлы-күзле булгач та ташламадылар, кайткан саен машиналары сыгылырлык итеп төяп җибәрәләр иде. Шулай да андый зур суммалар турында сүз чыкканы булмады. Акча өмет итүе түгелдер бит Зәринәнең? Үлемтеккә дип пенсиясеннән әз-әзләп җыя барганын белә инде ул үзе...
Кызы сөйләде-сөйләде дә, «авылны әйләнеп кайтыйм әле», дип чыгып китте. Газиз ишегалдындагы бүрәнәгә утырып тәмәке пыскыта иде, Сәлимә әби дә аның янына төртелде.
– Нихәлләрдә яшәп ятасыз соң, улым?
– Безнеке ярыйсы, әни, менә сине уйлыйм әле. Яшең дә олы, бу кадәр зур хуҗалыкны ничек сөйрәп барасыңдыр? Ул сарык-казларыңны бетерергә дә вакыттыр инде?
Әби дәшмәде. Кайткан саен нәрсә төяп китәрсез соң аннары, дигән уйларын кычкырып әйтмәде.
– Ялгызыңа тормыш итүләре авырдыр, дим. Безнең фатир иркен, әллә соң үзебезгә генә күчеп киләсеңме? Балаларның олылары чыгып китте инде, үз тормышларын корды. Кечесе генә яныбызда. Берүзеңә бер бүлмә булыр. 
Сәлимә әби уйланып алды. Ялгызың авылда көн итүләре җиңел түгел инде анысы. Берүзеңә бер бүлмә... Ул бүлмәдә нишләп кенә булыр икән соң?
Зәринә кайтып кергәндә уйларының шул җирдә сөрлегеп калган чагы иде. Газиз әнисе белән ике арадагы сөйләшүләрен сеңлесенә дә җиткерде.
– Менә әнине үзебезгә яшәргә чакырып утырам әле. 
– Нишләп сезгә! Безнең йортта да менә дигән шартлар бар әни өчен. Каршы килмәсә, үземә алып китәм мин аны.
Көтмәгән иде бит әле Сәлимә әби мондый сөйләшүне. Балаларының башына каян килгәндер ул уй? Алар да олыгаеп бара, күңелләре нечкәрә торгандыр. Дөрес анысы, картаелды, көч кимеде. Иртән уянгач, торыргамы, юкмы дип уйлап яткан чаклар аз түгел. Аяклары да сызлый, таякка калмагае... Икенче яктан... Ире белән бергәләп салган өен калдырып китүләре... Бөтен авылда бер иде ул заманында, зур, биек, бүлмә эчләрендә бүлмә... Әле дә кергән бере сокланып чыгып китә. Калдырып дип... Җәйләрен кайтып торыр, шулай сөйләшерләр.
...Аннан соңгы бер-ике ай төштәге кебек кенә узып китте. Сәлимә әби аңышмый да калды. Күтәрә алганнарын күтәреп, алмаганнарын машинага төяп, Зәринәләр фатирына ничек килеп утырды соң ул? Рәхәтлеккә рәхәт инде анысы, нәрсә ашыйсың килә, кая алып барыйк, дип кенә торалар. Кияүнең дә йөзеннән елмаю китми. Тик менә эшсезлек... Ишегалдындагы эскәмиягә чыгып утырып, күрше әбиләрне тыңлап утырудан башкасы юк. 
Авылын юксынып, кайтасы килүен әйтергә дип авызын ачкан иде, Зәринә аннан алда башкасын ычкындырып өлгерде:
– Әни, бер-ике атна абыйларда торып торырсың, яме. Мин сөйләштем. Монда җиңелчә генә ремонт башламакчы идек.
Сәлимә әбинең йөзенә елмаю җәелде. Ник абыйларына, авылга кайтып китәргә җай чыкты дигән сүз бит!
Бу хакта әйткәч, Зәринә аптыраган кыяфәт чыгарды.
– Ник, әни, белмисеңмени? Саттык бит инде без ул йортны! Үзең кул куйдың бит! Оныттыңмы?
Әби «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтә алмыйча, авызын ачты да катты. Кайчан сатканнар, кем кул куйган? Башында ботка әйләнә башлады, тыны кысылды, күзләре күрмәс булды. 
...Инде менә атналар буе Газизләр фатирының бер бүлмәсендә ауный. Ашарына кертәләр, тамагына ризык үтми. Бераз аңына килгәч, ишегалдына чыгып утыра башлады. Янына килеп сүз катсалар да, юләр кеше кебек тик бер ноктага карап утыра.
Бер көнне улының хатыны белән хәйран әйткәләшүен тыңлап ятарга мәҗбүр булды. Стена аша ишетелми дип уйладылар микән?
– Бер айга дигән идең, ярты ел була бит инде! – дип җикеренә килен. – Мин карарга тиеш что ли синең анаңны!
– Акчасы кирәк булгач, бер дә алай димәдең, карармын, дидең. Йортын саттыру кем башына килде соң иң әүвәл? Синекенә бит!
– Соң кызы да бар бит аның! Хет чиратка салырга иде инде!
Сәлимә әби аларның сатулашуын тыңлап бетермәде, – «чират» дигән сүзләре бигрәк нык тетрәндерде. Әкрен генә киенде дә, төенчеген тотып, урамга чыкты. Зәринәләр ике йорт аша гына, анда бару юлын үзе дә белә ул.
Кызы бик аптырап каршылады. Фатирларында ремонтның исе дә юк иде.
– Ай-яй, абый! Азга гына да түзмәгән! Үзе башлаган эш булды бит бу югыйсә!
Зәринә, җенләнеп барып, телефонына ябышты. Аның кычкырганына теге яктан да ярсып җавап бирә тордылар. Сәлимә әби чишенергә өлгермәгән иде әле, бераз таптанып торды да, кире ишекне ачты...
...Ул ап-ак палата караватында аңына килде. Күзләрен ачканда, янында сөйкемле генә бер яшь хатын утыра иде. 
–  И-и, әбекәй, менә бит, гомерең бетмәгәч! Өч көн рәттән килдем яныңа, һаман йоклый, диделәр. Хәзер яшисең дә яшисең инде.
Сәлимә әбинең тамагы кипкән иде, су сорап алып эчте. Аннан соң гына:
– Кем соң син? Миңа ни булды? – дип сорый алды. 
– Тәслимә исемле мин. Сине ишегалды эскәмиясеннән табып алдым. Табып алдым дип... Селкенми дә утыра идең. Дәшеп тә, төртеп тә карадым, аннары врач чакырттым инде...
Тәслимә көн дә килеп йөрде. Сәлимә әби аңа бар дөреслекне әйтеп сөйләшмәде, үз балаларыңнан зарланып утыру эш түгел бит инде! Торырга урыны юклыгын гына әйтте.
– Үзебезгә кайтасың, – дип өздереп әйтте Тәслимә. Үзе әллә ни төпченмәде. Бар бит дөньяда гаҗәп кешеләр! – 7 яшьлек кызым белән генә торам, безнең янга син дә сыярсың, – диде.
Больницадан чыкканда әби иң әүвәл үзе белән алган төенчеген барлады. Бар да урынында, бер нәрсәсе дә югалмаган. Барса да барды, бармаса да барды Тәслимә артыннан. Бер белмәгән кеше бит ул, белмәссең башында ниләр барын.
Коммуналка дигән җирнең бер кечкенә бүлмәсендә яшиләр икән. Нәрсә дип алып кайтты инде ул аны үзе артыннан?!
Сәлимә әби эченнән генә елады да елады. Кемнәр кулына китереп ташлады бит язмыш! Балаларының адресын белми дә белми инде ул. Белеп ни файда... Ничек яшәп бетерергәдер, бер Ходай үзе белә...
Өрмәгән җиргә утыртмады аны Тәслимә. Кызы шунда ук «дәү әни» дип йөри башлады.
– Детдомда үстем мин, «әти» дип тә, «әни» дип тә әйткәнем булмады, – дип сөйләде Тәслимә. – Бәхеткә тиендем дигәндә, ирем үлеп китте. Менә син безгә әни дә, дәү әни дә булырсың, бик якты кеше син! – диде.
...Сәлимә әби яңа «гаиләсенә» тәмам ияләнеп бетте инде. Аны эзләп килүче булмады. Бәлки, эзләп-эзләп тә таба алмаганнардыр?
Бер көнне Тәслимә үзенең авылда туганлыгын әйткән иде, шуны сылтау итеп, әби әйтә куйды:
– Авылга кайтып яшисең килмиме соң, кызым?
– Килә дә, ничек итеп? Бу бүлмәне саткан акчага гына йорт алып булмыйдыр ул?
– Булыр. – Әби бераз уйланып алды. – Кайда әле минем теге төенчек?
Төенчегендә шактый озак казынды. Аннары йодрык зурлыгындагы төргәк тартып чыгарды. 
– Бабаларымнан калган. Бай булганнар, үзләрен сөргенгә сөргәндә алтын-көмешләрен ышанычлы кешеләргә сакларга калдырганнар. Бер өйлек кенә түгел монда байлык. Балаларга да әйткәнем булмады, мин үлгәч табып алырлар әле дидем...  Әйтәсе булган, йортсыз-җирсез калмас идем, шуларны гына биреп чыгарган булыр идем, – дип, әби елап ук җибәрде.
Тәслимәнең күзләре шар булды.
– Бер белмәгән кешегә бирәсеңме шуны, әбекәй?
Син дә бит бер белмәгән ят карчыкны үзеңә алып кайтып тәрбияләп ятасың... Соңгы көннәремдә синең кулыңа калырга язган, күрәсең. Әйдә, кызым, ятмыйк монда тыгылышып, керешик ниятләгән эшкә. Һавасы күңелләргә май күк ята бит ул безнең авылның...

Чыганак: "Сөембикә"

Автор: Ләлә Сабирова.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: