Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Улымның гамәлләре өчен оят

Улым Иниза белән якынча 2 ел очрашып йөрде. Кызны да без үз итеп өлгердек. Тик араларында ни булгандыр, беркөнне кайтты да, икенче бер кыз белән очрашуын, Иниза белән аерылышуын хәбәр итте.

Әти белән бер-беребезгә караштык та, яшьләр эшенә тыгылмаска булдык. Әмма бер көнне сәүдә үзәгендә йөргәндә, Инизаның дус кызы белән күрештек. Ул сүз арасында Инизаның йөкле булуы турында әйтеп куйды. Мин аңа шалтыратырга тырышып карадым, тик ул телефонны өзеп куя иде. Иниза турында улымнан ни дә булса сорарга тырышып карасам да, ул сүзне икенчегә борды.

Янәсе, Инизаның йөкле икәнен төгәл белми. Әмма кыз аңа шалтыратып йөдәтмәгәч, бу иң кулае дип саный. Без әтисе белән түзә алмадык, Инизаның өенә киттек, кыз теләмичә генә сөйләште. Чыннан да, улыбыздан йөкле булуын әйтте. Әнә шуңа күрә аралары да суынган, улыбыз аның бала көтүен белгәч үк, кызны ташлап киткән. Без оныгыбыздан баш тартмаячагыбызны белдердек. Ярдәм итәрбез, дип ышандырдык. Икенче көнне үк Инизаны алып хастаханәгә киттек. Бөтен кирәкле анализ тапшырып, УЗИ үттек. Оныгыбызның малай буласын белдек. 

Иниза бик кысан фатирда, әнисе, үги әтисе, абыйсы һәм аның хатыны белән яшәвен белдек. Кызга безнең икенче фатирыбызга (аны арендага биреп тора идек) күчәргә тәкъдим иттек. Улыбыз Иниза янына баруыбызны белгәч, җәнҗал куптарды. Янәсе, икенче фатирыбызда яңа кызы белән яшәргә уйлаган. Ә «бала үстерешергә аның уенда да юк, ул әле бик яшь». Әтисе түзмәде, яңагына сугып җибәрде. Улыбыз үпкәләде дә һәм өйдән чыгып китте. Ирем дә сүзендә бик каты торды, кызлар белән йөри белгән бит, җаваплылыкны да үз өстенә алсын, балалыктан чыксын, оныгыбыздан йөз чөермәячәкбез, дип кычкырды. Ә миңа улым кызганыч, ул бездән тәмам ераклашачак бит.

Реклама
РЕКЛАМА
Ә улыбызны тыңласак, оныгыбыздан баш тартачакбыз. Улыбыз берничә көн кайтмый йөргәч, әтиебез үзе шалтыратты аңа. «Иниза белә кире кушыласың да, бергә яши башлыйсың, фатирны да сезгә бирәбез. Яңа кызыңны күземә дә күрсәтәсе булма», дип кырт кисте ул. Улыбыз шуннан соң бөтенләй элемтәгә чыкмый башлады. Миңа да «Минем тормышыма кысыласыз, бөтен хыялларымны челпәрәмә китердегез», дип смс язган. 

Иниза безнең фатирда яши башлады. Шундый мөлаем, тәрбияле кыз инде. Миңа да, иремә дә, «әти-әни» дип эндәшә, хуҗалык эшләрендә булыша. Кайсы җире белән ярамагандыр улыбызга, бу хәлгә карап, йөрәк ярыла. Улым үзенең бәхетенең кулдан ычкындыруын аңламыймы? Хәтта өлкән кызыбыз да Иниза яклы. Һәм без дөрес эшләдек, ди. Ә сез ничек уйлыйсыз? Улыбызны акылга утыртабыз дип, эшне бозып куймасак ярый инде. 

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев