Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

ӘЙ, ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ: Каенатасыннан кыйналып өч ел гомер үткәргән

Хастаханәдә бер бүлмәдә ятарга мәҗбүр булган кешеләр бер-берсен төрлечә кабул итә. Кемдер көне буе китап укый, кемдер кул эшләре белән шөгыльләнә, кайберәүләр бертуктамый йокы симертә.

                   Аеруча бу хәл палатадагылар үзара дус-тату булмаса килеп чыга. Ә менә бер-берең белән аралашып, сөйләшеп тә сүзләр кимемәгән вакытта кешеләр туганлашып бетәләр. Безнең палатада да шулай булды. Һәркемнең үз язмышы. Әмма барыбызны да бер нәрсә берләштерә - без хастаханәгә бер максат белән ятканбыз. Шунда һәркем әкрен-әкрен генә күңел йомгагын сүтә башлады.

               Ике хатын да икенче ирләренә кияүгә чыкканнар икән. Беренчесенең язмышы бик катлаулы булган. Җиде ел торганнар алар ире белән. «Шул җиде ел эчендә нәрсә генә күрмәдем. Эх, кызлар, аны дошманыңа да теләмәссең», - дип башлады ул сүзен. Ире каты куллы, аз сүзле, кырыс холыклы булган. Кайвакыт салгалап та кайткан. Өйләнешкәнче бик яратып йөргән кебек булса да, туйдан соң хәлләр үзгәргән. Юк-барга сүзгә килә идек, башта тавышын гына күтәргән булса, соңрак кул күтәрә башлады, дип сөйли палатадашым. Мин шунда: «Ничек түздең?» - дип сорап куйдым.   «И Алла диген», - дип җавап бирде ул миңа. Тик минем күңелгә корт керде. Ничек инде ул үзен-үзе кыйнатып, начар сүзләр ишетеп тә, еллар буе шул иренә түзә алган? Кайберәүләр хатын-кыз бала хакына түзә, диләр бит. Ә боларның балалары да булмаган. «Әллә син аны ярата идеңме?» - дип сорадым аптырагач. «Ярату да булгандыр инде, күбрәк әти-әниемнән кыенсындым. Безнең авылда кызлары аерылып кайтканнарга ямьсез караш ташлыйлар. Алар минем өчен оялмасын дидем», - дигән җавапны алгач та, тынычлана алмадым.   «Интегеп яшәгәнеңне белсәләр, алар сине кире бормас иде. Бер ата-ана да баласына начарлык теләми», - дигәч тә ул җавап бирергә ашыкмады. Моңсу күзләрен тәрәзәгә төбәп, сүзсез калды. Аннары гына: «Беләсеңме, мин хәзерге тормышымнан бик канәгать, һәр көнем сөенеп уза. Бәлки менә бу бәхетле минутлар шул вакытта тешемне кысып түзгәнем өчен бирелгәндер. Әти-әниемә авырлык китермәскә иде, ир хакы дигәне дә бар бит, дип уза иде һәр көнем», - диде ул. Беренче ире бу дөньядан вакытсыз киткәч, ул икенче гаилә корган. «Әмма беренче иремә тамчы да рәнҗешем юк. Ул бит мине мәҗбүриләп тотмады, үзем түздем. Ә аның язмышы шундый, гомере кыска булган», - ди. Көн дә беренче иренә багышлап дога укый.  

                   Палатадагы икенче хатын иреннән түгел, каенатасыннан кыйналып өч ел гомер үткәргән. Үзенә әле нибары егерме ике яшь. Ике сменада эшләп, беркайда эшләргә теләмәгән иренә сүз әйтмичә, аның гаиләсенә акча алып кайткан ул. Ә каенатасы: «Җүнле хатын булсаң, бу мәхлукка кияүгә чыкмас идең», - дип, аңа кул күтәрергә дә күп сорамаган.   Үз улын шундый сүз белән атаган кешедән өметен өзгән Сания каенанасына да зарланып караган. Каенанасы: «Безнең гаиләне җимерәсең киләмени әле синең», - дип, үзе аңа ташланган. Әмма һаман бер урыннан икенче урынга китеп эш алыштырып йөргән иренә дә, күрше авылда яшәүче үз әнисенә дә берни әйтмәгән ул. Түзгән... Ул да нәкъ беренче танышымның сүзләрен кабатлап: «Хәзерге тормышыма сөенәм. Менә түзгән өчен әҗерен дә алдым», - дип куйды. Ирен наркотиклар таратуда гаепләп төрмәгә утыртканнар, шунда барып ул аның белән аерылышып кайткан. «Аерылышканда җансыз калган кебек булдым. Вакыт дәвалый диләр, дөрес икән», - ди ул. Бүген Сания үзенең чын мәхәббәте, язмышы белән икенче гаилә корган.   Гаҗәп, дип уйлап куясың, ике хатында да охшаш язмышлар. Икесе дә: «Ничек түздең?» - дигән сорауны яратмыйлар. Бәлки, чыннан да сабыр итүләре хакына бүген әҗерен алалардыр?  

Реклама

Рәзинә, Казан шәһәре.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X