ӘЙ, ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ: Күкләрдә язылган тәкъдирне үзгәртеп буламы-сездән хатлар көтәбез!
Язмышлар күкләрдә языла да–җирдә хөкем ителә алар, диләр. Тәкъдир бизмәннәренең үлчәмнәренә нинди генә хәл-вакыйгалар, ялгышлыклар, ялкынлы мәхәббәт, аянычлы мизгелләр, гаилә тарихлары күңелле һәм шатлыклы вакытлар салынмый?!
Сайтыбызның хөрмәтле укучылары, каләм осталары!
Сезне өр-яңа “Әй, язмыш, язмыш” рубрикасына чакырабыз. Күкләрдә язылган язмышыгызны үзгәртергә көчегез җиттеме, я булмаса "Тәкъдирем шулдыр!" дип кемдер сызган эздән тайпылмыйча яшисезме? Сездән бу хакта хатлар көтәбез. Күңел кичерешләрегезне хикәя, шигырь, очерк, нәсер, истәлек итеп яза аласыз.
Язмаларыгызны "Актаныш-информ"ның ВК сайтына хат итеп юллый аласыз. Шулай ук airs16@mail.ru электрон почтасына да җибәрсәгез, без шунда ук сайтыбызга урнаштырырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев