Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

ӘЙ, ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ: МӘХӘББӘТ МИҢА СУЛАР ҺАВА УЛ!

"Актаныш-информ" журналистлары язмышларын тезгенләп тоткан райондашларыбызның гомер юлларын сүтә. Безнең сайтны, "Актаныш-информ" социаль челтәрләрен карап барыгыз. Беренче язмышыбыз сурәтләмәсе- ерак Тыва якларында гомер кичерүче Актаныш кызы Лилия Лазарева-Гыйльмуллина турында.

                  Язмыш, язмыш?  Сине авторларың ничек итеп кенә язмый?! Егылса да, абынса да, сәбәбен синең белән бәйли. Ә менә бәхеткә ирешсә, сиңа рәхмәтлеме кеше?

 

            “Актаныш-информ”ның ВК социаль  челтәрендә сораштыру уздырган идек. Ул әле дә дәвам итә. Катнашучыларның 73,12 проценты тормышта сөйгән ярың белән гаилә коруны мөһимрәк саный, ә респондентларның 26, 88 проценты өчен карьера мөһимрәк. 


                  Язмам герое Лилия дә яшьлегендә сөйгәне белән кавышуны беренче урынга куя. Мәхәббәте аша бәхетен таба-ике як әти- әнинең каршы торуына карамастан, сөйгәне белән кавыша, бәхетле гаилә кора, яраткан һөнәре буенча укып карьера төзү юлында ул. 

                                 Руслан тотып калды

            Әллә кайда, бик еракта, шаманнар илендә –Тывада яши Лилия. Янәшәдә яратканы булмаса, 1 минут та түзмәс иде тау-ташлар салкынына. Ә җан сөйгәне өчен Каф таулары артында да куркыныч түгел аңа. 

 

-    Әни, кияүгә чыгам дип кайткач, син җүләрме әллә, кем 18 яшендә кияүгә чыга, дип бик каты ачуланды. Ә мин аңа күз яшьләрем аша, “Безнең Руслан белән мәхәббәт!”, дип җавап бирдем. Әни аптырап, ”Нәрсә соң ул мәхәббәт?” дип һаман мине сүгә. “Мәхәббәт – һава ул!” дигәч, артына авып китә язды. 21 ел бергә без, 18 яшемдә әйткәнне мин хәзер дә авыз тутырып кабатлыйм: Руслан миңа һава кебек кирәк, ул –минем мәхәббәт!

 

            Лилиянең генә түгел, Русланның да әти-әнисе бу никахка бик каршы була: янәсе, нигә кирәк ул бала-чага сиңа, беткәнмени акыл утырткан кызлар!

 

- Руслан белән танышуыбыз бик кызык булды. Кичләрен авылга Актаныш егетләре килә иде. Мин клубка чыккан көнне район үзәге егетләре арасында ул да булган. Ишектән кергәндә аягыма абынып егыла яздым. Егылып та китә идем -Руслан тотып калды. Менә шуннан таныштык. Яшь арабыз шактый гына: миңа 15, ә аңа 22 яшь. 


                            Башы. Язманың дәвамы- иртәгә, нәкъ шушы сәгатьтә aktanysh-rt.ru сайтында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев