Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

ӘЙ, ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ: "Әти күрше йортта икенче хатын белән яшәде..."

Илнат Фәрхуллин бала чагы хатирәле белән уртаклаша.

Илнат Фәрхуллин... Эх шуның тавышы күңелләргә үтеп кереп, күптән онытылган хисләрне дә кузгата ала. Үзе чибәр, үзе моңлы... Әмма татар эстрадасының бу йолдызының балачагы җиңел узмаган икән...

– Өченче сыйныфтан колхозда эшләдек, көтү көттек, комбайнда йөрдек. Абыйлар фермада сыер да сауды. Миңа 5 яшь булганда, әти белән әни аерылышты. Әти икенче хатынга өйләнде, алар берникадәр вакыт күрше йортта яшәде. Ул хатынның минем белән бер яшьтә баласы бар иде. Ялгышмасам, исеме Рөстәм бугай. Минем аны хәзер күрәсем килә. Ул бездә үсте, әни аны ашата, юындыра иде. Бездә кунып калган чаклары да булды. Әни шундый киң күңелле кеше, никадәр генә авыр булса да, беркайчан да беркемгә сиздермәде.
Җиденче сыйныфта укыганда, әти авариягә очрап һәлак булды. Ул вакытта кесә телефоннары сирәк иде әле, әмма миндә бар иде. Сирәк кенә булса да, әти белән шул телефон аша сөйләшеп тордык. Соңгы тапкыр шалтыраткан кешесе мин булганмын. Ә минем “Йолдызлык” фестиваленнән кайтып килүем иде, юлда телефоным тотмаган. Шул шалтыратудан соң, 20 минут узгач, әти вафат булган, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев