Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Актаныш автотуташларын туктаттылар һәм...

Бәлки, кемдер бу юлларны укыгач әйтер–“әллә юл кагыйдәләрен бозучылар күпме?” Юк, Актаныш чибәрләрен тәбриклиләр!

                       ЮХИДИ инспекторлары календарьдагы “кызыл даталар”га игътибар иткәннәре юк, алар һәрчак безнең иминлек сагында.  Бүген, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көнне ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге, Актанышның 2нче санлы мәктәбенең  “Крутые педали” юл хәрәкәте иминлегенең яшь инспекторлар отряды, инспекторлар белән берлектә "Автотуташларга-сюрприз" профилактик акциясенә кушылдылар. Әлеге чара барышы белән безнең иҗади төркем дә танышты. 
Район хакимияты буе, Ленин проспекты – Актанышның иң күп машиналар хәрәкәте булган юл. ЮХИДИ инспектор егетләре Дилфат Иргалин, Илнур Нуретдинов жезл белән гүзәл затларны тукталар. Туктатылган автотуташларга бәйрәмнең иң матур символы булган тюльпаннар, тематик истәлекле бүләкләр бирелде.
Ренат Шәсиев, Актаныш районының ЮХИДИ башлыгы:

– Традицион рәвештә Халыкара гүзәл затлар бәйрәме уңаеннан быел да махсус рейд үткәрдек. Машина йөртүче хатын-кызларны тәбрикләдек, чәчәкләр бүләк иттек, исән-имин өйләренә кайтып җитүләрен теләдек. Юлларда кагыйдәләрне бозмыйча гына йөрик, райондашлар!


ЮХИДИ Актаныш районы буенча юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән әңгәмәләшәбез:

– ЮИД отрядларындагы яшь инспекторларыбыз белән актив эшлибез, бөтен игълан ителгән акцияләрдә һәм конкурсларда даими катнашып киләбез. Бүгенгесен дә бик матур үткәрдек. Актанышның 2нче мәктәбенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгының яшь инспекторларына, аларның җитәкчеләре Ләйсән Идрис кызы Ибраһимовага чиксез рәхмәтләрем. 
Хатын-кызларга бүген генә түгел, ә һәрчак имин юллар, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф телисе килә.


Мин туктатылган шофёр ханымнарның мондый күңелле акциягә мөнәсабәтләрен дә белергә булдым. Алар ни дияр икән?

Автотуташ Альбина Исламова:

– Сәламәтлек телим, дөньяларыбыз тыныч булсын, гаиләләребез бәхетле булсын! Барлык билгеләгән максатларыгызга ирешергә язсын!
Шулай итеп, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм яшь инспекторлар туктатып чәчәк, бүләк бирүгә нинди карашыгыз, Альбина?
Шатмын, көтелмәгән хәл. 8 Март бәйрәме белән барлык хатын-кызларны тәбрик итәм! Ирләргә – сабырлык(елмаеп)! Аларның тормышын без матурлап торып, эшләрендә булышып, хыялларына ирешергә ярдәмләшеп яшәүләр насыйп булсын берүк. 
ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә сабырлык һәм түземлек телим, эшләре бик авыр, уңышлар телим!

– Мондый кызыклы, яхшы кәеф бүләк итүче акциягә юлыгуыма сөенәм. Рәхмәт сезгә, рәхмәт яусын, балалар,  диде тәҗрибәле автотуташ Айгөл Галиҗанова.


Чираттагы автотуташ белән сөйләшик. Туктаткач нинди хисләр кичердегез?

– Иң башта борчылдым, әллә кагыйдә бозып җибәрдем микән, дип тә уйлап куйдым. Аннан соң хикмәтен белгәч куандым. 11нче ел рульдә йөрим, юлларда тәртип бозганым юк, ди Альбина Хәсәнова.


                      Руль артындагы нәфис затларыбызның һәрберсе инспекторларга, укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм автомобиль йөртүче ир-атлар өчен үрнәк булырга ышандырдылар.
Ахырдан районыбызның ЮХИДИ башлыгы Ренат Радикович рейдта катнашучы кызларны, шул исәптән безнең редакция журналистларын матур бәйрәм белән ихлас тәбрик итте, хөрмәтен белдерде.
Менә шундый күңелле рейд ясалды бүген. Чын-чыннан сюрприз булды Актаныш сылукайларына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев