Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Актаныш- Иске Байсар юлында фаҗига: Өлкән яшьтәге шоферны БСМПга озатканнар (фото)

Бүген Актаныш-Мөслим юлының 26 нчы километрында төшке аш вакытында Лада-Калина һәм Форд-фокус автомобиле бәрелешә.

Бүгенге һава торышы турында инде кичәдән бирле һәрьяклап чаң сугып торсалар да, юлчылар кисәтүләрне колак аша уздырып җибәргән. Юлларда бозлавык, кар көртләре- мондый юлларда иң тәҗрибәле шоферларга да автомобильне иярләү җиңелләрдән түгел. Өлкән яшьтәгеләргә бигрәк тә. 

Бүген Актаныш-Мөслим юлының 26нчы километрында төшке аш вакытында Лада-Калина һәм Форд-фокус автомобиле бәрелешә. Машина йөртүченең игътибарсызлыгы, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве күңелсез хәлләргә сәбәп булган.

Калина автомобилен йөртүче олы яшьтәге шофер тән җәрәхәтләре белән Ашыгыч ярдәм машинасында Чаллыдагы БСМП хастаханәсенә озатылды.

- Бозлавыклар башланды, кар ява. Мондый һава торышында юлларда ипләп кенә йөрергә кирәк. Бүгенге һәлакәтнең сәбәбе- Байсарга таба баручы Лада Калина йөртүчесе каршы як полосага чыккан. Актанышка юл алган Форд -фокус автомобиле белән шул рәвешле бәрелешәләр. Ике автомобильгә дә җитди зыян килгән. Иң куркынычы- 70-80 яшьлек агайның аяклары сынып имгәнүе, -дип мәгълүмат бирде юл-патруль хезмәте инспекторы полиция лейтенанты Инсаф Мингазов. 

Әлеге һәлакәт буенча тикшерү эшләре бара.

Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр!

Һава торышы ел фасыллары алышынганда юлларда аеруча куркыныч тудыра. Бигрәк тә хәзер бозлавык, сулы кар катнашмасы автомбиль тәгәрмәчләрен уйната, буран үткер күзләрне дә томаларга сәләтле. Кичектергесез эшләрегез булмаса, олы юлларга чыгудан тыелып торыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юллар тиешенчэ чистартылмый!