Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Актаныш районының ЮХИДИ профилактика бүлеге яңалыклары: «Куркынысыз көпчәк» һәм ифрат әһәмиятле очрашулар

Яз җиткәнен укучылар көтеп ала, алар инде велосипедларын карап, әзерләп куйдылар, чөнки апрель ае ахырында гадәттәгечә «Куркынычсыз көпчәк»республикабыз күләмендә гамәлгә чыгарылучы конкурска күңелле әзерлек эшләре әледән үк башланып китте.

Кичә "Имин көпчәк" бәйгесенең район этабына Актанышның 1нче санлы мәктәбендә старт бирелде. Бу матур чара барышында ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова болай сөйли:
- Балаларыбыз бу бәйгене аеруча ярата. Кызыксынулары көчле, алар иптәшләре белән үзләренең осталыкларын чагыштыралар, белемнәрен ныгыталар. Бары тик исән-имин йөрергә язсын балаларыбызга. Бәйге агымдагы елны да югары әзерлек белән гамәлләштерелә.

***
Яңа Әлем мәктәбенең юл хәрәкәте иминлегенең яшь инспекторлар төркеме урындагы китапханәдә  ЮХИДИ инспекторы Дилфат Иргалин белән очраштылар. Очрашу барышында әңгәмә узды, алдагы планнарга кагылышлы фикер алышу оештырылды. Язучыларыбызның юл хәрәкәте иминлегенә багышланган китап-иллюстратив материалларны карадылар. Шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга тулы җаваплар алдылар.

***
Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары Актаныш районының ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы белән очраштылар һәм викторина оештырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев