Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Ямьле җәй ямьсезләнмәсен өчен(+видеолар, +фотолар)

Җәйге каникуллар дәвам итә һәм балалар күпчелек вакытларын урамда үткәрәләр.

Мондый шартларда, кызганычка, юл-транспорт һәлакәтенә эләгү куркынычы алар өчен шактый арта. Шуңа күрә ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге бихисап чараларны гамәлгә ашыра.

ЮХИДИ безнең район буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова «Бүләк» аланында үткәрелгән чираттагы файдалы чара хакында:

 

— Кичә, 18 июльдә «Бүләк» лагерендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара оештырылды, 10 баладан торган 6 отряд катнашты барлыгы.

Юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшереп ныгыттылар, стена газетасы чыгарып, дуслары игътибарына тәкъдим иттеләр. 

Очрашу вакытында укучыларның игътибарын кадәр куркынычсыз маршрутка, юлда очрашырга мөмкин булган юл тозакларына юнәлтелә һәм алардан ничек качарга кирәклеге турында аңлатылды. Шулай ук җәяүлеләр һәм велосипедчылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның төп төрләре, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллану, юл билгеләренең әһәмияте һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләшүләр булды.

Чара ахырында катнашучыларга файдалы бүләкләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев