Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

«Иминлек каешы» гамәлияте бара: ременьне эләктереп йөрегез(+фоторепортаж, +видеорепортаж)

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшен көчәйтү максатында 17 июльдән алып 24 июльгә тиклем республиканың бөтен территориясендә «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик операция үткәрә.

Актаныш районының ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмисиев билгеләвенчә:

— Төп максат — административ хокук бозуларны профилактикалау, кисәтү. Россия Федерациясендәге юл хәрәкәте кануннарының 2.1.2 пункты нигезендә механик чара транспорты идарәчесе иминлек каешлары белән җиһазландырылган транспортның, техниканың руле артында булган очракта каешларны эләктерергә тиеш. Куркынычсызлык каешларны бәйләүне үзенең пассажирларыннан да таләп итәргә тиеш. Иминлек каешларын куллануны бозу яки бөтенләй санга сукмау видеофиксация комплексларының теркәү корылмалары белән гамәлгә ашырыла. 

Юл транспорты хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны административ җаваплыкка тарту каралган. Бүген безнең иҗат төркеме Актаныш урамнарында эшләгән ЮХИДИ экипажлары белән  «Иминлек каешы» исеме астында узучы рейдка чыкты. Профилактика чара барышында иминлек каешын эләктермәгән шоферлар һәм пассажирлар гына түгел, балаларын махсус утыргычтан башка йөртүчеләр дә контрольгә алынды. Шулай ук водитель таныклыгы да игътибарсыз калмады. Әлеге вакытта безнең оператив информация буенча Актанышның 4 урынында мондый махсус экипажлар эшчәнлеген алып бара. Район чигендә булучы зур юлларыбыздагы закон бозулар да читтә калмый! 


Өлкән ЮПХ инспекторы Артур Җиһаншин һәм юл йөрү куркынычсызлыгы өлкән инспектор Дилфат Иргалин эшләрен җиренә җиткереп башкара торган егетләр.

ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова туктатылган шофёрларга профилактик әңгәмә ясап, имин юллар теләп брошюралар тапшырды. Әйтергә кирәк, әлеге профилактик белешмәлекләрнең әһәмияте гаять олы!

Инспекторларыбыз туктаткан шофёрлар арасында иминлек каешларын эләктермәүчеләр дә булгалады. Алар исә болай акланырга омтылдылар:

— Кибеткә тиз генә чыгып керергә уйлаган идек. 

— Якын арага гына юлга чыккан идем, башка чакны гел каптырып йөри идем ул.

Юл кагыйдәләрен бозучыларның яшьләре төрле иде, араларында 1986нчы елгыларны да, яшьрәк шофёрлар да очрадык. Шулай да күпчелек шофёрларыбыз тәртип ягында!!!

Җәүдәт Заһидуллин — мәсәлән Түбән Камадан булып чыкты, без аның белән тиз генә аралашып алырга булдык:

— Күпчелек водительләр «поворотникларын» күрсәтми... Тукталыш ярамаган җирдә туктаучыларны еш күрәм. Иминлек каешын гел каптырып йөрим. Каптырмыйча йөреп тә булмый бу яңа машиналарда! Системасы «кычкыра» башлый бит(көлә)!

Җәүдәт Сәетович, күптәннән руль артындамы сез?

— 37 ел инде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, игътибарлы йөрсеннәр иде бөтен халык!

Розалия ханым Гәрәева 25 ел буена руль артында:

— Машинада ипләп кенә, ашыкмыйча йөрү мөһим! Каешны эләктереп йөрү — минем гадәткә кергән инде! Юлларда, трассаларда да хәтта ки уйнаучы, йөгереп йөрүче балаларга мөрәҗәгать итәсем килә, аларның ата-аналарына! Игътибарлы һәм сак булыгыз! Юл кануннарын үтәмәүчеләргә булган бәхетсезлек очраклары сабак түгел микән?! 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерәсем һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакырам, дип әйтте «Актаныш-информ» журналистына район башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге мөдире Назил Латыйпов.


Әйткәндәй, Назил Назыйф улы — үрнәкле җитәкче генә түгел, РФ юл кануннарына төгәл буйсынып йөрүче, юлларда күңелсез очракларга бер дә юлыкмаган шофёр да әле!

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләренә караганда, куркынычсызлык каешын куллану алгы утыргыч йөртүчесе һәм пассажиры өчен юл-транспорт һәлакәтләре вакытында һәлакәт ихтималын — 50%ка, арткы утыргыч пассажирлары өчен — 25%ка киметә. Һәлакәт булып очракта куркынычсызлык каешын таккан вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арта. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясенең районыбыз бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә ала һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди.

«Иминлек каешы» операциясе кысаларындагы бу рейд барышында ЮХИДИ Актаныш районы буенча бүлеге башлыгы Ренат Радик улына тагы сорауларыбызны бирергә булдык.

Ренат Радикович, видеорегистраторлар һәм «ДПС» машинасы муляжлары турын сөйләп китегезче. 

— Күп орчракта бу видеорегистратор корылмасы кагыйдәләр бозылышын фиксацияләү өчен бик яхшы ярдәм итә. Автоматик рәвештә фиксация ясала. Безнең район эчендә барлыгы 7 стационар һәм 2 күчмә комплекс эшләп килә. Муляж безнең әлеге вакытта бер җирдә генә. Алга таба муляжлар кирәк булса — арттырылачак. 

Ә менә иминлек каешын эләктермәү белән ничә фаҗига теркәлгән быел?

— Хәзерге көнгә берничә шундый юл һәлакәте теркәлде. Берсе аның шушы Татарстан һәм Юбилей урамнары киселешендә булды. «Renault Duster» шофёры куркынычсызлык каешын эләктермәү сәбәпле тән җәрәхәтләре алды. 

Кызганычка каршы, Актанышбашта булган очрак буенча әйтә алам: андагы пассажир каешын эләктермәгән иде һәм бу эш үлем белән тәмамланды...

Каеш эләктерергә иренмәсәк иде, иптәшләр! Юлларда сак булыгыз! Балаларны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев