Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова: Юлда сак булырга кирәк!

Ямьле җәй айларында аеруча!

Мәктәп яны лагерьларендә дә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә багышланган чаралар һәрчак көнүзәк булып кала. Актанышның 2нче санлы мәктәп яны лагерында юл билгеләрен искә төшереп, аларны хәтерләрендә тагын бер кат ныгыттык. Балалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган газета чыгардылар, анкеталар тутырып, кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.

Биредә Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да катнашты, ял итүче бала-чага белән ихлас аралашып, аңлатмалыклар, брошюралар һәм башка төр иллюстратив материаллар өләште. Шулай ук җәйге чорда юлда бик сак булырга, велосипедта йөрү буенча да киңәшләрен җиткерде.

Чараны әйдаманнар Нәбиева Зинаида Ринатовна, Ваншина Эльмира Гыйлемҗановна, Белоусова Илиза Фәнисовна һәм Миңнаҗева Раушания Котдусовна әзерләгән иделәр. Бик күңелле, ифрат кызыклы үтте ул.

Машиналар юлында хәвефсезлекне тәэмин итү, даими игътибарлы булу мәсъәләсенең әһәмиятлелеген тормыш үзе әледән-әле дәлилләп тора. Урамнар һәм юллар яшь буын өчен куркынычсыз булсын өчен нәрсә эшләргә соң?

Балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә алып бару, әлбәттә, кирәкле эш. Әмма алар иминлек таләпләрен тизрәк аңласын һәм үзләштерсен өчен бу теманы әкият формасында, яки викторина, уен, эстафета рәвешендә яктырту кулайрак булыр.

Шулай иткәндә балалар юл хәрәкәтен яхшы истә калдырачак, кайда һәм кайчан куркынычсыз уйнау мөмкинлеген дә аңлаячак. Бу чара да нәкъ кызыклы уен, шөгыль форматында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев