Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Качкында фаҗига: 1941 елгы ир-ат балык тотарга баргач суга төшеп вафат булган

24 апрель көнне ГЛОНАСС 112 системасына Качкын авылы янындагы Биҗады елгасына балык тотарга барган 1941 елда туган ир-атның югалуы турында хәбәр килә.

Чакыру урынына Актаныш муниципаль районының оператив хезмәтләре чыкты. Оператив хезмәтләр фаҗига булган урынга барып җиткәндә, туганнары ярдан бер метр ераклыкта югалган ир-атның гәүдәсен табалар. Үлем сәбәбен ачыклау бара.

Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен Актаныш районында яшәүчеләрне ялгыз гына, бигрәк тә  төнлә балык тотарга йөрмәскә чакырабыз. Әгәр ялгышлык белән суга төшсәгез, шунда ук ярга чыгып, ничек тә җылынырга тырышырга кирәк.

Елның хәзерге вакытында су температурасы тормыш һәм сәламәтлек өчен аеруча куркыныч. Ярдәм кирәксә, оператив хезмәтләрне чакыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев