Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Күрсәткечләр район файдасына: Юллар ремонтлана, утлар кабына!

Юл хәрәкәте иминлеге берникадәр юлларның, тротуарларның төзеклеге белән дә бәйле шул.

Бүген хакимияттә узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең утырышы барышында инфраструктур факторлар, нинди эшләр башкарылганы турында Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Гарипов Руслан Илус улы бәян итте. 

Актаныш районының гомуми кулланылыштагы җирле әһәмияткә ия юлларында юл эшләрен башкару программасына кертелгән юллар хәтсез булып чыкты. 


Алар мәсәлән, Актаныш районы үзәгендәге Салих Сәйдәшев урамы, Юбилей урамындагы квартал эчендәге тротуар, Актанышның 2нче санлы балалар бакчасы яны, Түке авылының Ленин урамы, Урамнарда ут проблемасын хәл итү дә — алда булган максатларның берсе!

Иң мөһиме — юл кагыйдәләрен искәртүче знаклар да кирәк булган, таләп ителгән җирләрдә куела, разметкалар булдырыла. Шулай да хәл ителәсе проблемалар бар, ләкин алар да уңай чишелеш алуына иманыбыз камил.

Иң аянычы, район үзәге урамнарына — зур йөк машиналары, зур габаритлы техника керә. Бу техника асфальт катламнарына да начар тәэсире бар, зыяны саллылардан исәпләнә. Бала-чага уйнаган урыннарда килеп чыгуы да ихтимал. Бу сорау да комиссия утырышы вакытында — көнүзәк сорауларның берсе булып күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев